Сармаш (елга)

елга (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Сармаш (рус. Сармаш)[1]Татарстанның Зәй районы территориясендә агучы кече елга, Кече Ирнә елгасының уңъяк кушылдыгы. Озынлыгы ― 14 км. Су бассейнының мәйданы ― 45 км²[2].

Сармаш
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°11'26"тн, 52°14'20"кнч
РДСР 10010101512111100029577
Нинди сулыкка коя Кече Ирнә Edit this on Wikidata
Карта

География үзгәртү

 
Сармашбаш авылы янында елга һәм аның аша салынган күпер

Елганың югары өлеше (елга башы) ― Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк итәгендә, Калиновка аймагында, диңгез өсте тигезлегеннән 200 м өстәрәк башлана. Кече Ирнә елгасына Апач авылы янында кушыла.

Агым юнәлеше ― төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба.

Елга башы белән тамагы арасында биеклектә аерма зур булу сәбәпле, су агымы көчле.

Үз юлында елгага берничә исемсез кечкенә инеш һәм чишмә кушыла.

Елганың уң яры биек, сул яры сөзәк. Елга башында урманы, агым уңаена куаклыклары, буа бар.

Елга җир асты суларыннан, кар һәм яңгыр сулары белән туена. Күпчелек елга төбе комлы.

Сармаш елгасы ярында һәм бассейнында Сармашбаш, Кәдек, Федоровка, Апач (Түбән Сармаш) [3] авыллары, элекке «Чапаев» күмәк хуҗалыгы (үзәге Сармашбаш) һәм район «Сельхозхимия» призводство берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы (үзәге Федровка) җирләре урнашкан. Елга башында, Сармашбаш авылыннан 3 км читтәрәк, 1980-елларда беткән Калиновка һәм Екатериновка исемле рус авыллары урнашкан булган. 1918 елга кадәр Екатериновкада эре җирбиләүче алпавыт В. П. Мельгуновның утары булган, анда су тегермәне эшләгән [4].

Зәй районы су чыганакларына шактый бай. Районның су объектларында суның сыйфаты атмосфера явым-төшеме, предприятиеләрнең чистартылмаган агынты сулары, торак пунктлардан, авыл хуҗалыгы җирләреннән аккан шакшы сулар, шулай ук елгалар агымы белән пычратучы матдәләрне транзит рәвешендә күчерүдән (чикаша күчерү) килә торган пычрату йогынтысында формалаша[2].

Этимология үзгәртү

Елга атамасы кеше исеменнән алынган. Җирле риваять буенча, Сармашбаш авылының беренче исеме авылны нигезләүче рус крестьяны исеменнән Исак (рус. Исаково) булган. Бераздан бу җирләргә 9 чирмеш гаиләсе күчеп утырган. Ләкин аларны Сармаш атлы карт куып җибәргән. Елга исеме әлеге карт исеме белән аталган[5].

Чыганаклар үзгәртү

  • Сармаш Баш. Сармаш-по-Ирне. // Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 504. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  • Сармаш. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 209.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сармаш. Гидроним. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
  2. 2,0 2,1 Водные ресурсы Заинского района(рус.)
  3. Сармаш-по-Ирне. Tatarica. Татарская энциклопедия
  4. Сармаш. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 209
  5. Немного о нашей деревне. Сармаш-Баш. Сармаш-Башская СОШ(рус.)