Кайман утраулары
Кайман утраулары — Кариб диңгезендә, Вест-Индиядә Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.
| |||||
Кайман утраулары милли һимны | |||||
![]() | |||||
Рәсми тел | инглиз теле | ||||
Башкала | Җорҗтаун | ||||
Кыйралбикә Губернатор Премьер-министр |
Елизавета II Һелен Килпатрик Олден Маклафлин | ||||
Мәйдан • Барлыгы |
264 км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
54 397 | ||||
Акча берәмлеге | доллар Каймановых островов[d] | ||||
Интернет-домен | .ky | ||||
ISO коды | KY | ||||
ХОК коды | CAY | ||||
Телефон коды | +1345 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC−05:00 |
Биләмә Зур Кайман, Кече Кайман һәм Кайман-Брак утрауларыннан гыйбарәт. Гомуми мәйданы 264 км. Халык саны — 54 397 кеше (2010[1], мулатлар, ак тәнлеләр, негрлар). Халыкның 80%-ы Зур Кайман утравында яши.
Административ үзәк — Җорҗтаун шәһәре. Рәсми тел — инглиз теле. Халкының төп шөгыльләре — туристларга хезмәт күрсәтү, ташбакларны үстерү. Эре оффшор үзәге.
Утрауларны 1503 елда Xристофор Колумб ачкан.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ The Cayman Islands 2010 Population and Housing Census: Preliminary Report. Economics and Statistics Office (2011-02-07). 2011-06-02 тикшерелде.