Кайман утрауларында ислам

Кайман утрауларында азчылык дине

Кайман утрауларында ислам (ингл. Islam in the Cayman Islands, гарәп. الإسلام في جزر كايمان‎) ― азчылык дине. Ил халкының (67 277 кеше, 2022 елга) 0,20 % ы ― мөселманнар [1] [2].

Кайман утрауларында ислам
Дәүләт  Бөекбритания
Административ-территориаль берәмлек Кайман утраулары
Бу мәкалә Ислам турында
Тышкы рәсемнәр
Джорджтаун мәчетендә намаз вакыты фотосурәте.
Тышкы рәсемнәр
Кайман утрауларындагы бердәнбер мәчеттә ачык ишекләр көне фотосурәте.
Кайман утраулары картада

Кайман утрауларында христианнар күпчелекне тәшкил итә (67,8 % ы ― протестантлар, 14.1 % ы ― католиклар), атеистлар ― 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Бәһаи һ. б.) ― 7 %. Кайман утраулары кешеләре диндарлыгы белән аерылып тора: портлар якшәмбе һәм христиан бәйрәмнәрендә ябылалар. Ил башкаласы Джорджтаунда(ингл.) яһүд җәмгыятенең гамәлдәге синагогасы, мөселманнарның җайлашкан бинада мәчете, Бәһаи һәм Һинд динендәгеләрнең гыйбадәт кылу өчен урыннары бар [3].

Тарих үзгәртү

Бөекбританиянең Вест-Индиядә, Кариб диңгезе бассейнында урнашкан диңгез арты территорисе саналучы Кайман утрауларында мөселманнар 1970-еллар башыннан бирле яшиләр. 1981 елның декабрендә биредә мөселман гаиләләре бик аз яшәгән һәм аларның күбесе Халыкара кредит һәм сәүдә банкы(ингл.) (Bank of Credit and Commerce International, BCCI) холдингының Зур Кайман(ингл.) утравында урнашкан бүлекчәсендә (BCCI Overseas) эшләгән. Банк ябылганнан соң (1991), күп кенә мөселман гаиләләре утраудан китә.

Җомга намазлары Халыкара кредит һәм сәүдә банкы бүлекчәсендә хезмәт куючы бер мөселманның шәхси фатирында укылган, әмма әлеге мөселман хезмәте буенча чит илгә күчерелгәннән соң, бергә җыелып гыйбадәт кылу тукталып калган.

1992 елдан җомга намзларын уку икенче бер мөселманның фатирында башланып киткән. Ул вакытта җомга намазында катнашучылар саны нибары берничә кеше (3 яки 4 кеше) тәшкил иткән. Индонезиядән күчеп килгән мөселманнар да кушылгач, җәмгыятьнең эшчәнлеге җанлана, ислам дине турында белем-мәгълүмат тарату мөмкин була. Нәтиҗәдә, утраудагы мөселманнарның күбесе җомга намазларына даими йөри башлый [4].

Берничә елдан соң Ислам якшәмбе мәктәбе (Islamic Sunday School) оештырыла. Баштарак мәктәп ил башкаласы Джорджтаун(ингл.) ратушасында (town hall in GeorgeTown) оештырыла, әмма аренда хакы югары булу һәм бинага үтеп йөрү кыен булу сәбәпле, ислам мәктәбе өчен башка бина табарга кирәк була. 10 ел буе мәктәп бер мөселманның шәхси йортында урнашып тора, шул вакыт эчендә Коръән-хафизлар классы, гарәп теле курслары эшли, көндәлек биш намаз укыла. 5 бала әлеге мәктәптә Коръәнне өйрәнеп тәмам итә.

2004 елның сентябрендә Кайман утрауларына ябырылган һәм утрау халкына зур җимерүләр китергән, 85 % бинага зыян салган «Айван» ураганы(ингл.) сәбәпле, берничә ай җомга намазларына күмәкләп җыелу тукталып тора [5].

2007 елда мәчет итеп файдалану өчен бина сатып алына, анда шулай ук көндәлек намаз уку оештырыла.

Соңгы 20 елда утрауда мөселманнар саны шактый арткан. Кайман утрауларының Инсаалаво университетында (Cayman University Insaalawo) белем алу өчен мөселман студентлар теләп килә [6] [7].

Ислам җәмгыяте үзгәртү

Кайман утрауларының Ислам җәмгыяте (Islamic Society of the Cayman Islands, ‘ISCI’) Кайман утраулары мөселманнарын берләштерү һәм оештыру өчен булдырылган. Кайман утрауларының мөселман җәмгыяте башка илләр белән чагыштырганда бик кечкенә. Ислам җәмгыятенә Әфганстан, Индонезия, Һиндстан, Пакистан, Көньяк Африка, Маврикий, Гайанадан күчеп килгән һәм Кайман утрауларының ислам динен яңа кабул иткән җирле халкы вәкилләре керә. Җәмгыять җитәкчесе ― Кайман утрауларында 35 ел яшәүче Мозаффар Соомро (Muzaffar Soomro) [8].

Мәчет үзгәртү

Кайман утраулары башкаласы Джорджтаунда Бизнес-үзәк бинасында (George Town, Huldah Avenue, Cayman Business Park) илдә бердәнбер мәчет урнашкан. Ул 2011 елда ачылган. Бирегә 40 мөселман даими йөри. Бөекбританиянең Питерборо шәһәрендә яшәүче имам Мәхмүд Коли (Mahmood Kohli), алтынчы тапкыр Рамазан аенда Кайман утрауларына килеп, ай буе намазларны оештыра һәм мөселман булмаганнар өчен мәчеттә «Ачык ишекләр көне» уздыра, килүчеләрне ислам дине нигезләре белән танышытыра [9].

Билгеле мөселманнар үзгәртү

  • Әнвәр Чоудхури(ингл.) (1959 елның 15 июнендә туган) ― Бангладешта туган Бөекбритания дипломаты, Кайман утраулары губернаторы (2018 ел, март―сентябрь) Бөекбританиянең Перудагы илчесе (2014–2018).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү