Иштуган (Кукмара районы)

ИштуганТатарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл.

Иштуган
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Нырьинское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422123
Карта

Халык саны — 94 тирәсендә. Почта индексы — 422123.

Геграфия

үзгәртү

Шәһәр тибындагы Кукмара посёлогыннан 25 км көнбатыштарак, Бөре елгасының югары агымы буенда.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]

XVIII гасырда нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда Иштуган Пүчинкәсе исеме белән мәгълүм. 1860-елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлекчелек, йон тетү, киез итек басу белән шөгыльләнә. 20 йөз башында Иштуганда вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире (Иске Кенә-Юмья авылы җирләрен дә кертеп) 1306 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостенда; 1920 дән ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Кукмара, 1963 нең 1 февраленнән - Саба, 1965 нең 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
116 169 208 230 257 186 164 139 155 127 100 94

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): арлар.

Икътисад

үзгәртү

Халкының төп шөгыле - кырчылык.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.