Рәисә Ишморатова

(Ишморатова Рәисә битеннән юнәлтелде)

Рәйсә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) — татар драматургы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Рәйсә Ишморатова
Туган телдә исем Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова
Туган 20 июль 1917(1917-07-20)
Татарстанның Чистай шәһәре
Үлгән 1997(1997)

Ул 1917 елның 20 июлендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Җидееллык мәктәп һәм рабфакны тәмамлагач, Мәскәүдә азык-төлек институты каршындагы курсларда укый, 1937 елда Казан тегермәннәр трестында лаборант булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Рәисә Ишморатова Арчадагы госпитальгә урнаша, 1943 елда фронтка җибәрелә, 1945 елга кадәр Украинада Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында оператив бүлектә хезмәт итә. Казанга кайткач, шушы системада эшләп ала, 1952 елдан әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Беренче пьесасын ул 1952 елда яза. “Бай кияү” исемле бу әсәр Әлмәт профессиональ театрында сәхнәләштерелә. Бу уңыштан канатланып, тагы әсәрләр языла – “Омтылыш”, “Директор хатыны”, “Фирая”, “Куркыныч авыру”, “Өйрәнелгән гадәт буенча”, “Туганнар” пьесалары Татарстан һәм Башкортстан һәвәскәр драма түгәрәкләрендә яратып уйналалар.

1955 елда Рәисә Ишморатова студент яшләр тормышы турында “Тормыш юлында” дигән дүрт пәрдәлек драма яза. Бу әсәре дә Татарстан Республика Күчмә театрында, Башкортстан дәүләт академия театрында, Ауыргазы, Салават күчмә театрларында, Чуашия, Мари Ил театрлары сәхнәләрендә куела.

1960-1970 елларда инде Рәисә Ишморатова тамашачылар белән очрашып, тормышның төрле якларын өйрәнеп иҗат итә, әсәрләре дә татар драматургиясендә лаеклы урын ала. “Әйтер идем йөрәк серемне” комедиясе, “Яшьлек канат җәйгәндә” пьесасы Республика театрларында куелган уңышлы спектакльләрдән саналалар, китап булып басылып чыгалар.

Ул 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Рәисә Ишморатова 1997 елда вафат булды.

Шулай ук карагыз

үзгәртү