Викибирелмәләрнең буш элементы

Исәк мәктәбеТатарстан Республикасы Буа районы Исәк авылында урнашкан мәктәп.

Исәк мәктәбе
Ябылган:

2014

Телләр:

инглиз теле, рус теле, татар теле

Мәктәп тарихы үзгәртү

Татарстан Республикасының иң олы татар мәктәпләренең берсе. Тарихы 1911 нче елның 1нче сентябрендә Казан губернасы Тәтеш өязе Әлки вулысте Исәк авылында ачылган рус-татар мәктәбеннән башлана. Мәктәп ачтыру эшен халык телендә “урыс мулла” исеме алган, төбәкнең танылган мәгърифәтче-мулласы Мөхәммәтзәки Бакиев башлап йөри. Өяз Земство Управасы акчасына голландия мичләре белән җылытыла торган дүрт бүлмәле мәктәп бинасы төзелә. Укытырга Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган мөгәллим чакырыла.
Сәвит хәкимияте урнашкач, 1920 нче елдан уку йорты Исәк бер баскычлы совет мәктәбе исеме белән эшләп китә. Мәктәпкә укырга Исәк авылы балалары гына түгел, ә Чуваш автономияле өлкәсе Яльчек районы Кәвәл авылы балалары да килә. 1920 нче елда мәктәптә 118 малай, 104 кыз бала укыса, ә 1921 нче елның язына 150 малай, 136 кыз бала белем алалар.
1930 нче елдан уку йорты бер баскычлы Исәк крестьян яшьләре мәктәбе дип атала. Уку йортын тәмамлаган укучыларның бер төркеме Буа районы Нариман исемендәге тулы булмаган Аксу урта мәктәбендә укуларын дәвам итәләр. Ара ерак булу сәбәпле, укучыларның күбесе укуларын ташлыйлар.
Буа районы мәгариф идарәсе карары белән 1934нче елның 1нче сентябрендә Исәк авылында тулы булмаган урта белем бирүче мәктәп ачыла. Уку йортына С.М. Киров исеме бирелә. Мәктәпкә Буа районы авылларыннан: Исәк, Әлки, Атабай-Әнкәбә, Тутай, Югары Лашчы һәм Чуваш АССР Ялчек районы Кәвәл авылыннан 299 бала укырга килә.
1937 нче елда эчке бәдрәфле, ике катлы, күләме 4460 куб. метрлы булган заманча мәктәп бинасы төзелә.
1941 нче елдан 1943 нче елга кадәр мәктәп бинасы хәрби объектка әверелә. Мәктәп түбәсенә һавадагы очкычларны күзәтүче хәрби элемтәчеләр урнаша Мәктәп Бөек җиңүгә үз өлешен кертә: “Татарстан Пионеры” самолёт эскадрильясенә иганә җыю буенча өмәдә, фронтка җылы киемнәр әзерләүдә һәм кырдагы уңышны җыюда катнашалар.
Сугыштан соңгы елларда да мәктәп ил өчен әһәмиятле чараларның үзәгендә була. Яткын һәм чирәм җирләрне үзләштерүчеләр өчен бүләкләр һәм “Дуслык” нефть үткәргече өчен металл ватыклары җыялар.
1961 нче елдан уку йортының исеме тагын үзгәрә: Исәк сигезьеллык мәктәбе дип атала. Әлки авылыннан килеп укучы балалар өчен интернат һәм ашханә төзелә.
1983 нче елдан мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә, ул елда укырга 200 бала килә.
1986 нчы елда 320 балага исәпләнгән заманча мәктәп бинасы төзелә.
Мәктәп тарихы белән вакыйгалар: 1997 нче елда мәктәпнең 85-еллыгы, 2012 нче елда 100-еллыгы Исәк авылында зурлап бәйрәм ителә. Мәктәпкә багышлап “Гасыр кичкән Исәк мәктәбе” дип исемләнгән китап языла. Китапның авторы Линар Бәдретдин улы Зиннәтуллин.
Буа районы мәктәпләре арасында уку йорты бик күп күрсәткечләр буенча аерылып тора. Иң көчле шахмат, шашка, хоккей командалары, Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк, йомгаклау этапларында җиңүчеләр Исәк мәктәбе укучылары булалар.
2012-2014 нче елларда Исәк мәктәбе, чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ тапшыру күрсәткечләре буенча, Татарстан Республикасы мәктәпләренең беренче унлыгына керде.
2014 нче елда балалар саны аз булганга, Исәк урта мәктәбе ябыла.

Мәктәпнең беренче укытучылары һәм җитәкчеләре үзгәртү

  • Вәли Хәлиулла улы Әбелханов (Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган, 1911-1916 нче елларда эшләгән)
  • Хәлирахман Камалетдин улы Бакыев (Казан укытучылар мәктәбен тәмамлаган, 1916-1918 елларда эшләгән )
  • Сыгъда Мөхәммәтзәки кызы Бакыева (Чирмешән рус-татар мәктәбен һәм Тәтештә укытучылар курсларын тәмамлаган, 1918-1922 елларда эшләгән)
  • Әхмәт Фәхретдин улы Хәсәнов (Әчтерхан укытучылар мәктәбен тәмамлаган, 1920-1925 нче елларда укыткан)
  • Гариф Садыйк улы Садыйков (Тәтештә укытучылар курсларын тәмамлаган, 1921-1926 елларда укыткан)
  • Зариф Сабир улы Сабиров (Тәтештә укытучылар курсларын тәмамлаган, 1927-1929 елларда эшләгән)
  • Рашат Сабир улы Сабиров(Тәтештә укытучылар курсларын тәмамлаган, 1929-1931 нче елларда эшләгән)
  • Зәки Гыйлман улы Гыйлманов (Тәтештә укытучылар курсларын тәмамлаган, 1929-1931 нче елларда эшләгән)

Мәктәп директорлары үзгәртү

  • Шәйхи Йосыф улы Аюпов (1934-1936)
  • Сабир Садыйк улы Садыйков (1935-1938гг.)
  • Шәйхетдин Низаметдин улы Шәмсетдинов (1938-1939)
  • Сәлах Шигап улы Курамшин (1939-1942)
  • Хәтимә Насыйбулла кызы Курамшина (1942-1943)
  • Мөнәвәрә Идият кызы Халитова (1943-1945)
  • Зәки Гыйльман улы Гыйльманов (1945-1946)
  • Александр Иванович Иванов (1946-1957)
  • Мәсхүт Сәед улы Хәбибуллин (1957-1959)
  • Мөнир Ярыймөхәммәт улы Закиров (1959-1974)
  • Әбрар Миңнегали улы Рәхмәтуллин (1974-1975)
  • Раиса Александровна Иванова (1975-1979)
  • Рафак Әсхадулла улы Гарифуллин (1979-2009)
  • Линар Бәдретдин улы Зиннәтуллин (2009-2014)

Бөек Ватан сугышында һәлак булган укытучылар үзгәртү

  • Сәлах Шихап улы Курамшин
  • Кәмәретдин Каюм улы Каюмов
  • Шәрифҗан Низам улы Низамов

Гомерен мәктәпкә багышлаган һәм аның данын күтәргән укытучылар үзгәртү

Татарстан Республикасының атказанган укытучылары үзгәртү

  • Рәхилә Зиннәтуллина
  • Линар Зиннәтуллин

Хезмәт ветераннары үзгәртү

  • Мәрьям Бабужина
  • Асия Мәликова
  • Таисия Карасёва
  • Факихә Каюмова
  • Банат Мусина
  • Әминә Гәләлова
  • Фәхирә Исмәгыйлова
  • Зәйтүнә Хәтәмова
  • Сәгыйт Галимов
  • Николай Буздунов
  • Фоат Валиев
  • Мәсхүдә Шәрәфетдинова
  • Илһамия Солтанбекова
  • Таисия Иванова
  • Роза Шаммасова
  • Мария Дәүләтшина
  • Лидия Дәүләтшина
  • Рифкать Шәрәфетдинов
  • Николай Соловьев
  • Җәвидә Сибгатуллина
  • Дамирә Бахавиева
  • Ильяс Кәримов
  • Зифа Закирова (Гафиятова)
  • Роза Низамова
  • Валентина Васильева
  • Талия Зиннәтҗанова
  • Сания Кыямова
  • Зөһрә Гарифуллина
  • Миләүшә Зиннәтуллина

Мәктәптә укыган танылган шәхесләр үзгәртү

  • Фатыйма Җамалиева, СССР Югары Советының I чакырылыш депутаты
  • Һади Сабир улы Вәлиев, техник фәннәр докторы, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе
  • Тәлгатъ Гәләветдин улы Гәләветдинов, икътисадый фәннәр докторы
  • Ирек Мөнир улы Закиров, «Татагропромстрой» чикләнгән җәмгыяте директоры, икътисадый фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе
  • Раил Шәһәретдин улы Зыятдинов, «Татплодоовощпром» чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры, РФ нең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
  • Сөнгатов Вәгыйз Сәгыйт улы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
  • Зөфәр Мәсхүт улы Насыйбуллин, Россиянең атказанган икътисадчысы, «Татнефть»чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе урынбасары, «Девон-кредит» банкасына нигез салучы
  • Азат Тәлгать улы Галимов, Татарстанның мактаулы нефтьчесе, «Татнефть» чикләнгән җәмгыятенең мәгълүмати-технология бүлеге җитәкчесе
  • Барлас Хәмит улы Камалов (Барлас Камал), СССР язучылар союзы әгъзасы

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. ТР МА, ф.160. Тасв.1, Сак. Бер1704
  2. ТР МА, ф.160. Тасв.1, Сак. Бер1620.4б.
  3. ТР МА, ф.160. Тасв.1, Сак. Бер1520.4-5б.
  4. ТР МА, ф.160. Тасв.1, Сак. Бер1909.1-86б.
  5. БР А, ф3 Тасв.1, Сак. Бер8
  6. Мизгел һәм бөтен тормыш. Фәридә Бакеева истәлекләре. Беларарусь. Глубокое шәһәре. 2002 ел.
  7. Гасыр кичкән Исәк мәктәбе.Казан: “Сүз” нәшрияте, 2011. -216 б. + 16 б.вкл.

Сылтамалар үзгәртү