Исмехан Госманлы
Исмехан Госманлы, Исмехан Мөхәммәт углы Госманлы (әзери. İsmixan Məhəmməd oğlu Osmanlı, 1959 елның 1 июне, СССР, Әрмәнстан ССР, Спитак районы, Сарал) ― Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең Низами Гәнҗәви исемендәге әдәбият институтының әйдәп баручы гыйльми хезмәткәре, филология буенча философия фәннәре докторы (Filologiya üzrə fəlsəfə doktoru). Урта гасырлар төрки халыклар әдәбиятлары буенча белгеч. Азәбайҗан Журналистлар берлеге әгъзасы. [1]
Исмехан Госманлы | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. İsmixan Məhəmməd oğlu Osmanlı |
Туган | 1 июнь 1959 (65 яшь) СССР, Әрмәнстан ССР , Спитак районы, Сарал |
Ватандашлыгы | СССР Әзербайҗан |
Һөнәре | инженер, соңрак филолог |
Бүләк һәм премияләре | Мәхтүмколый Фраги медале (2014, Төрекмәнстан) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1959 елның 1 июнендә Әрмәнстандагы Спитак районы (ru) Сарал (хәзерге исеме Нор-Хачакап) авылында туган.[1] Әбисе Фатыйма татар, әбисенең әтисе Шәрип Хәлилов гаиләсе белән Казаннан Кавказга килеп төпләнгән булган. [2]
Азәрбайҗан политехника институтын (1993 елдан Азәрбайҗан техник университеты ) «бик яхшы»га тәмамлаган. Нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгатендә инженер, цех башлыгы, бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Сәнәгатьтә 48 рационализаторлык тәкъдиме кулланылышка алынган.[3]
Исмехан Госманлы ― гомеренең шактый өлеше узгач кына гуманитар фәннәр өлкәсенә килгән, әмма тиз арада төрки дөньяда танылу алган абруйлы белгеч. 1991 елның 18 октябрендә Азәрбайҗан мөстәкыйльлек алгач, кечкенәдән төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган Исмехан филология фәне белән шөгыльләнергә дигән карарга килгән. 2016 елда «Төрки халыклар әдәбиятлары» белгечлеге буенча ««Угыз-каһан турында хикәят»тә әдәби-мифологик мотивлар» дигән темага диссертация яклаган (җитәкчесе академик Теймур Кәримле, М. Физули исемендәге Кулъязмалар институты генераль директоры).[3]
Беренче хезмәте ― «Әбелгази Баһадур хан. «Шәҗәрә-и теракиме». Бакы: «AME» NPB нәшрияты, 2002 ел (тәрҗемәче, кереш сүз авторы, шәрехләү-комментарийларны һәм библиографияне төзүче И.М.Госманлы). Галим Әбелгази Баһадур ханның (1603–1664) «Шәҗәрә-и теракиме» («Төрекмән тарихы», 1659–1661) һәм «Шәҗәрә-и төрки» («Төркиләр тарихы», 1663―1664) хезмәтләрен өйрәнеп, төрекмән халкына үзләренең дастаннарда, мифологик аңда сакланган борынгы тарихын кайтарып бирә.[3]
Икенче хезмәте ― тарихчы Рәшид Әд-Дин Фәзлүллаһның иҗатын өйрәнеп, «Рәшид әд-Дин. Угыз-намә» китабын әзерләп бастыра (Бакы: «AME» NPB нәшрияты, 2003 ел; тәрҗемәче, шәрехләү-комментарийларны һәм библиографияне төзүче И. М. Госманлы). Зәки Вәлидинең фарсы теленнән төрек теленә тәрҗемәсеннән (1972) файдаланганга күрә, китапның тышлыгына З. Вәлидинең якты истәлегенә багышлана дип язган. 2005 елда Бакуның «Ulu» нәшриятында «Угыз-намә» текстының шигъри версиясен бастырып чыгарган.[3]
2010 елны Бакуда, «Ulu» нәшриятында төрекмән шагыйре Нурмөхәммәд-Гариб Гандәлиб (1710/1711―1770/1780) иҗат иткән «Угыз-намә» текстын азәрбайҗан телендә бастыра. 2011 елда «Мөтәрҗим» нәшриятында Нурмөхәммәд Гандәлибнең (ru) сайланма әсәрләре 2 томда азәрбайҗан телендә дөнья күрә.[3]
2011 елда Баяти Гасан Мәхмүд оглының әсәрләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемә итеп бастыра. 2014 елда Бакудагы «Элм и Тахсил» нәшриятында Мәхтумкули Фрагиның (1724–1807) азәрбайҗан телендә сайланма әсәрләре, 2014 елны «Диван»ы комментарийлар белән бастырыла. [3]
2021 елда Г. Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап, Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясе азәрбайҗан һәм рус телләрендә «Тукай һәм Азәрбайҗан» (Бакы: Гыйлем вә тәхсил, 2021. 536 б.) китабын нәшер иткән. Авторлары ― Азәрбайҗан академиясенең президенты И. Габиббәйле һәм И. Госманлы. Шул ук авторлар татар шагыйренең 137 еллыгына «Габдулла Тукай һәм «Молла Насретдин»» монографиясен басмага әзерли.[3]
2022 елда «Чагыштырма әдәбият белеме» халыкара журналының 2нче санында ««Казан» журналында (1970–1980) Г. Тукай әдәби мирасын бастыру һәм өйрәнү» дигән мәкаләсе басылган. И. Госманлы Г. Тукайның поэмаларын азәрбайҗан теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. [3]
Гыйльми хезмәтләре
үзгәртүГыйльми хезмәтләре |
---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2011 ― Азәрбайҗан Журналистлар берлегенең «Алтын каләм» бүләге – Нурмөхәммәд Гандәлибнең сайланма әсәрләре өчен [3]
- 2014 ― Мәхтүмколый Фраги медале (ru, Төркмәнстан) ― «Әбелгази Баһадур хан. «Шәҗәрә-и теракиме» (Бакы: «AME» NPB нәшрияты, 2002 ел) хезмәтен әзерләп бастырган өчен[4] [1]
- 2016 ― Төркмәнстанның Әзербайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчелеге дипломы [1]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Osmanlı İsmixan Məhəmməd oğlu. Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең рәсми сайты(азәр.)
- ↑ Татардан бигрәк, азәри кыяфәтле. ВКонтакте, 14.04.2023
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 3,8 Дания Заһидуллина. Азәрбайҗандагы тукайчы-галим. Казан утлары, 2023 ел, апрель, 177-180нче бит.
- ↑ Төркмәнстан Президентының 2014 елның 10 декабрендәге 6666 номерлы Указы
Әдәбият
үзгәртү- Дания Заһидуллина. Азәрбайҗандагы тукайчы-галим. Казан утлары, 2023 ел, апрель, 177-180нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Osmanlı İsmixan Məhəmməd oğlu. Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең рәсми сайты(азәр.)