Искиткеч Һалк (фильм)

2008 елның фильмы

«Искиткеч Һалк» (ингл. «The Incredible Hulk») — Marvel нәшриятенең шул ук исемле комиксы буенча төшерелгән 2008 елның фантастик атыш-чабыш фильмы. Бу фильм Marvel кинематографик галәменә керде — гомуми эчтәлекле фильмнар сериясенә. Фильмның режиссёры Лүи Летерье булып чыкты. Сценаричы Зәк Пенн булды. Танылган актёрлардан фильмда төштеләр: Эдвард Нортон, Лив Тайлер, Тим Рот, Тим Блейк Нелсон, Тай Баррелл һәм Уильям Хөрт. Фильмда Брүс Бәннернең Һалкка әйләнүенең яңа төрле тарихы күрсәтелде. Брүс Бәннер чарасыздан гамма-нурландыру ярдәме белән суперсолдат ясау тәҗрибәсе корбаны була. Качу да булган чакта, Беннер үзенең эчендәге монстрдан котылырга тырыша. Беннерны аның иске дошманы Тәддеус Росс һәм тәҗрибәле солдат Эмил Блонски эзәрлекләйләр. Блонски соңыннан Һалкка охшаган җанварга әйләнә.

Искиткеч Һалк
ингл. The Incredible Hulk
Жанр атышлы-чабышлы фильм[d][1][2][3][…], маҗаралы фильм[d][4][2], фәнни-фантастик фильм[d] һәм супербатырлар турындагы фильм[d]
Режиссёр Лүи Летерье
Продюсер Ави Арад
Гейл Әнн Хөрд
Кевин Файги
Сценаричы Зәк Пенн
Баш ролләрдә Эдвард Нортон
Лив Тайлер
Тим Рот
Тим Блейк Нелсон
Тай Баррелл
Уильям Хөрт
Оператор Питер Мензис[d]
Монтажчы Җон Райт[d], Винсент Табайллон[d] һәм Рик Шэйн[d]
Көйязар Крейг Армстроң
Киноширкәт Дистрибьюция:
UIP Duna[d], Universal Subscription[d][5], Sony Pictures Entertainment[d][6] һәм Netflix
Нәрсәгә
нигезләнгән
Брүс Бәннер / Һалк
Озынлык Театраль юрама:
114 мин
Киңәйтелгән юрама:
145 мин
Бюджет 150 млн $
Җыемнар 263 427 551 $
Ил АКШ АКШ
Тел инглизчә
португалча
испанча
Дөнья күрү 13 июнь 2008[7][8][9] (Америка Кушма Штатлары), 20 июнь 2008[10] (Испания), 13 июнь 2008[11] (Швеция), 10 июль 2008[12] (Алмания),
Алдагы
фильм
Тимер кеше
(МКГ вакыт сызыгында)
Киләсе
фильм
Тимер кеше 2
(МКГ вакыт сызыгында)
IMDb ID 0800080
Рәсми сайт(ингл.)

«Marvel Studios» ширкәте 2003 елда «Һалк» фильмы чыкканнан соң персонажга хокукларын кире түләп үзенә кайтарды. Пенн, аның сүзләре буенча, комиксларга һәм телесериалларга шактый якынрак сценарий язды. Летерье Ротның персонажын эшкәртте: ул аңа — яшел гуманоид монстырына — сөяк чыгынтылары өстәгән. Төшерүләр күбесенчә Торонтода 2007 елда булдылар.

«Искиткеч Һалк» фильмының беренче тапкыр куелуы 2008 елның 8 июнендә Калифорниядә Гибсон амфитеатрында булды. Зур экраннарга фильм 2008 елның 13 июнендә чыкты. Касса җыемнары 263 млн доллардан артык булды, шулай итеп 2003 елдагы Һалк турындагы фильмның җыемын узып китте. «Үч алучылар» (2012) фильмында, һәм башка Һалк катнашкан булачак фильмнарда да Нортон Һалк ролен уйнар иде дип көтелгән иде, әмма студия белән каршылыклары өчен актёр төшүләрдән баш тартты[13]. Аны Марк Руффало белән алмаштырдылар. Руффало барлык булырга мөмкин дәвамнарда Һалк ролен башкару өчен килешүгә имза куйды. «Искиткеч Һалк» фильмы 2003 елдагы «Һалк» фильмының дәвамы түгел[14]. Һалк Marvel кинематографик галәменә керде, әмма аерым фильмны тәгәрәтү хокуклары һаман да Universal Pictures-та кала.

Актёрлар үзгәртү

Актёр Роле
Эдвард Нортон Брүс Бәннер / Һалк Брүс Бәннер / Һалк
Тим Рот Эмил Блонски / Җирәнгеч Эмил Блонски / Җирәнгеч
Лив Тайлер Элизабет «Бетти» Росс Элизабет «Бетти» Росс
Уильям Хөрт Тәддеус Росс генерал Тәддеус Росс
Тим Блейк Нелсон Сәмүэл Стернс Сәмүэл Стернс
Тай Баррелл Леонард Сәмсон доктор Леонард Сәмсон
Лу Ферриньо каравылчы / Һалкның тавышы
Роберт Дауни-кече Тони Старк Тони Старк (кәмео)
Стән Ли лимонад белән агуланган карт (кәмео)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.nytimes.com/2008/06/13/movies/13hulk.html
  2. 2,0 2,1 http://www.nytimes.com/2008/06/13/movies/13hulk.html?_r=0
  3. https://www.filmaffinity.com/en/film182008.html
  4. http://www.imdb.com/title/tt0800080/
  5. 5,0 5,1 Kit B. Marvel Studios outlines slew of superhero titles // The Hollywood Reporter / J. MinLA: Penske Media Corporation, 2006. — ISSN 0018-3660
  6. 6,0 6,1 Detalles de la películaMinistry of Education, Culture and Sport.
  7. The Incredible Hulk Teaser to Debut Wed., March 12!.
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  10. El increíble Hulk.
  11. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  12. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  13. Finke, Nikki (2010-07-23). Toldja! Marvel & Ruffalo Ink Hulk Deal. Deadline. әлеге чыганактан 2011-04-25 архивланды. 2012-05-13 тикшерелгән.
  14. Scott Huver. The incredible Hulk: A smashing sampling of scenes, SuperheroHype.com (2008-05-27). 27 май 2008 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2008-05-29, retrieved 2018-04-22 

Сылтамалар үзгәртү