Marvel Comics

(Һалк битеннән юнәлтелде)

Marvel Comics (ингл. marvel сүзеннән — «могҗиза») — комикслар бастырып чыгара торган АКШ ширкәте, «Marvel Entertainment» корпорациясенең бүлекчәсе. Табынучылар арасында «Фикер йорты» кушаматын йөрткән «Marvel» шушы комикслар сериялары белән аеруча танылган: «Гаҗәеп дүртлек», «Үрмәкүч-кеше», «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Башкисәр», «Көмеш Сёрфер», «Өрәк-узышчы», «Доктор Стрәнҗ», «Тор», «Капитан Америка», «Икс-кешеләр», «Җәзалаучы», «Галактиканың сакчылары», «Кырмыска-кеше» һәм «Дэдпул». «Marvel» комиксларындагы персонажларның күбесе, Җир-616 дигән атаманы алган, уйлап чыгарылган галәмдә яшәйләр.

Marvel Comics
Тармак comics industry[d] һәм матбагачылык[d]
Нигезләнү датасы июнь 1961
Логотип
Рәсми исем Marvel Worldwide, Inc.(Marvel comics), Marvel Publishing, Inc. һәм Marvel Comics Group
Нигезләүче Мартин Гудмен[d]
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Хуҗасы The Walt Disney Company
Ана ширкәт Marvel Entertainment[d]
Бәйле оешмалар Male Publishing Corporation[d], Marvel Press[d], Epic Comics[d], MAX Comics[d], Marvel Music[d], Ultimate Marvel[d], Вселенная Marvel 2[d], Ultimate Universe[d], Amalgam Comics[d] һәм Рыцари Марвел[d]
Моның хуҗасы Amazing Fantasy[d], Tales of Suspense[d], Tales to Astonish[d], Strange Tales[d], Super Conan[d] һәм Welsh Publishing[d]
Бизнес-бүлекчәләр Marvel Music[d]
Штаб-фатирының урнашуы Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Алыштырган Atlas Comics[d]
Жанр фантастик[d]
Рәсми веб-сайт marvel.com(ингл.) һәм marvel.com(ингл.)
Иҗтимагый челтәрләрендәге хисап язмасы Kahoot![d]
Һәштәге marvelcomics
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 13 879 702 һәм 2 474 367
 Marvel Comics Викиҗыентыкта

1960-нчы еллардан бирле Marvel Comics комикслар чыгара торган ике иң эре АКШ ширкәтләренең берсе, ул DC Comics белән беррәттән тора (DC Comics-ның иң танылган персонажлары: ул «Супермен» һәм «Бәтмен», һәм шулай ук «Могҗиза-хатын», «Фләш» һәм «Яшел ук»).

2009 елның азагында «The Walt Disney Company» ширкәте «Marvel»-ны сатып алуы турында игълан итте[1]. Килешү 2009 елның декабрь азагында узды. Аның бәясе 4,24 миллиард доллар булды[2].

Төп мөхәррирләр үзгәртү

  • Марк Грүнвалд
  • Боб Һаррас
  • Боб Бүдиәнски
  • Бобби Чейз
  • Карл Поттс

Marvel галәме персонажлары үзгәртү

Үзенең озын тарихы эчендә «Marvel Comics» бик күп киң танылган персонажлар ясады, мәсәлән:

һәм бик күп башка персонажлар.

Marvel галәме төркемнәре үзгәртү

Marvel галәменең күп персонажлары, гомуми дошманнары белән сугышыр өчен, төркемнәргә кушылалар. Киң танылган супербатырлар төркемнәре турында аерым комикслар бар. Иң танылган һәм популяр төркемнәр:

һ.б.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү