Үрмәкүч-кеше
Үрмәкүч-кеше (ингл. Spider-Man), чын исеме Пи́тер Па́ркер (ингл. Peter Parker) — Marvel Comics нәшрияте комиксларының супергерое, Стэн Ли һәм Стив Дитко тарафыннан уйлап чыгарылган персонаж. Беренче тапкыр 1962 елның август аенда Amazing Fantasy комикслары битләрендә чыкканнан бирле популяр супергеройларның берсенә әверелде.

Хикәяләрдә Үрмәкүч-кеше псевдонимы астындагы Питер Паркер, ата-анасы — Ричард белән Мэри Паркер, самолёт һәлакәтендә вафат булганнан соң, Нью-Йоркта яшәүче Бен абыйсы һәм Мэй апасы тарафыннан тәрбияләнгән ятим. Ли белән Дитко аңа яшүсмер чактагы авырлыкларны, финанс мәсьәләләрне үтәргә булыша; һәм аны Дж. Дж. Джеймсон, Һарри Озборн, Гвен Стейси кебек дус персонажлар белән; Яшел Гоблин, Доктор Сигезаяк, Веном кебек дошман персонажлар белән озата. Аның килеп чыгыш тарихы буенча ул үзенең көчләрен генетик яктан үзгәртелгән үрмәкүч тешләгәннән соң ала; моңа өслеккә ябышу, кешенекеннән күпкә зуррак көч белән җитезлек һәм «үрмәкүч сизгерлеге» ярдәмендә куркыныч барлыгын белү керә. Соңыннан ул кулларга утыртыла торган «веб-шутер» җайланмасы уйлап чыгара.
1960 нчы елларда, Үрмәкүч-кеше барлыкка килгәнче, супергеройлар турындагы комиксларда яшүсмерләр гадәттә ярдәмчеләр генә була. Үрмәкүч-кеше турындагы комикслар, тәҗрибәле остазы булмаган ялгыз яшүсмер героен тәкъдим итеп, бу стереотипларны тар-мар итәләр. Бен абыйсы үлгәннән соң Питерга мөстәкыйль рәвештә «зур көч белән зур җаваплылык килә» икәнен белергә туры килә.
Marvel Үрмәкүч-кеше турында күп комикслар чыгарды, шуларның иң беренчесе — The Amazing Spider-Man (тат. Гаҗәеп Үрмәкүч-кеше) — 2012 елның декабренә кадәр чыкты. Аңа алмашка The Superior Spider-Man (тат. Искиткеч Үрмәкүч-кеше) комикслар сериясе килә. Серия 31 нче номерда тәмамланып, аны The Amazing Spider-Man дигән өченче том алыштырды. Secret Wars (тат. Яшерен Сугышлар) вакыйгаларыннан соң комикс тагын яңартылды. Үзенең яшәгән елларында Питер Паркер урта мәктәпнең кыюсыз укучысы да, катлаулы колледж студенты да, өйләнгән укытучы да, мультимиллиард компания башлыгы да, Үчалучылар, Яңа Үчалучылар һәм Фантастик дүртлек кебек берничә супергеройлар командалары әгъзасы да булды. Үрмәкүч-кеше тормышыннан тыш Питер Паркерның иң характерлы образы — бәйсез фотограф — ул күп еллар дәвамында комиксларда кулланылды.
Фильмнар Үзгәртү
Үрмәкүч-кеше турында күп фильм төшерелгән. Алар арасында иң танылганы — Сэм Рэйми трилогиясе. Анда төп рольне Тоби Магуайр уйный.
Sony ширкәте трилогиядән соң фильмнар сериясе яңадан төшерергә карар кыла. Режиссёр һәм актёрлар төркеме тулысынча алышына. Яңа фильмда Үрмәкүч-кеше ролен Эндрю Гарфилд башкара.
Тышкы сылтамалар Үзгәртү
- Үрмәкүч-кеше(ингл.) Marvel Comics рәсми сайтында
- Үрмәкүч-кеше(ингл.) Marvel Universe wiki сайтында