Marvel Comics
Marvel Comics (ингл. marvel сүзеннән — «могҗиза») — комикслар бастырып чыгара торган АКШ ширкәте, «Marvel Entertainment» корпорациясенең бүлекчәсе. Табынучылар арасында «Фикер йорты» кушаматын йөрткән «Marvel» шушы комикслар сериялары белән аеруча танылган: «Гаҗәеп дүртлек», «Үрмәкүч-кеше», «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Башкисәр», «Көмеш Сёрфер», «Өрәк-узышчы», «Доктор Стрәнҗ», «Тор», «Капитан Америка», «Икс-кешеләр», «Җәзалаучы», «Галактиканың сакчылары», «Кырмыска-кеше» һәм «Дэдпул». «Marvel» комиксларындагы персонажларның күбесе, Җир-616 дигән атаманы алган, уйлап чыгарылган галәмдә яшәйләр.
Marvel Comics | |
![]() | |
Тармак | comics industry[d] һәм матбагачылык[d] |
---|---|
Нигезләнү датасы | 1939 |
Рәсми исем | Marvel Worldwide, Inc.(Marvel comics), Marvel Publishing, Inc. һәм Marvel Comics Group |
Нигезләүче | Мартин Гудмен[d] |
Дәүләт |
![]() |
Хуҗасы | The Walt Disney Company |
Ана ширкәт | Marvel Entertainment[d] |
Бәйле оешмалар | Male Publishing Corporation[d], Marvel Press[d], Epic Comics[d], MAX Comics[d] һәм Marvel Music[d] |
Моның хуҗасы | Amazing Fantasy[d], Tales of Suspense[d], Tales to Astonish[d], Strange Tales[d], Super Conan[d] һәм Welsh Publishing[d] |
Бизнес-бүлекчәләр | Marvel Music[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Әүвәлгесе | Timely Comics[d] һәм Atlas Comics[d] |
Рәсми веб-сайт | marvel.com(ингл.) |
Иҗтимагый челтәрләрендәге хисап язмасы | Kahoot![d] |
Һәштәге | marvelcomics |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 13 879 702 һәм 2 474 367 |
![]() |
1960-нчы еллардан бирле Marvel Comics комикслар чыгара торган ике иң эре АКШ ширкәтләренең берсе, ул DC Comics белән беррәттән тора (DC Comics-ның иң танылган персонажлары: ул «Супермен» һәм «Бәтмен», һәм шулай ук «Могҗиза-хатын», «Фләш» һәм «Яшел ук»).
2009 елның азагында «The Walt Disney Company» ширкәте «Marvel»-ны сатып алуы турында игълан итте[1]. Килешү 2009 елның декабрь азагында узды. Аның бәясе 4,24 миллиард доллар булды[2].
Төп мөхәррирләрҮзгәртү
- Җоу Саймон (1939—1941)
- Җәк Көрби (1940—1970)
- Стән Ли (1941—1972)
- Винсент Фаго (Ли армиядә хезмәт иткән чакта мөхәррир вазифасын вакытлыча үтәде) (1942—1945)
- Рой Томас (1972—1974)
- Лен Вин (1974—1975)
- Марв Вулфмен (1974—1975 елларда аклы-каралы журналлар өчен җавап тоткан; 1975—1976 елларда бөтен ширкәтнең баш мөхәррире)
- Җерри Конвэй (1976)
- Арчи Гудвин (1976—1978)
- Җим Шутер (1978—1987)
- Том ДеФалкоу (1987—1994)
- Бердәм баш мөхәррир булмаган (1994—1995)
- Марк Грүнвалд
- Боб Һаррас
- Боб Бүдиәнски
- Бобби Чейз
- Карл Поттс
- Боб Һаррас (1995—2000)
- Җоу Кесада (2000—2011)
- Әксел Алонсоу (2011—2017)
Marvel галәме персонажларыҮзгәртү
Үзенең озын тарихы эчендә «Marvel Comics» бик күп киң танылган персонажлар ясады, мәсәлән:
- Үрмәкүч-кеше
- Капитан Америка
- Һалк
- Росомаха
- Тимер кеше
- Башкисәр
- Блейд
- Җәзалаучы
- Тор
- Локи
- Доктор Стрәнҗ
- Дэдпул
- Кара тол-хатын
- Өрәк-узышчы
- Капитан Марвел
- Фантастик әфәнде
- Кырмыска-кеше
- Ефәк
- Сугыш машинасы
- Баки Барнс
- Лачын күз
һәм бик күп башка персонажлар.
Marvel галәме төркемнәреҮзгәртү
Marvel галәменең күп персонажлары, гомуми дошманнары белән сугышыр өчен, төркемнәргә кушылалар. Киң танылган супербатырлар төркемнәре турында аерым комикслар бар. Иң танылган һәм популяр төркемнәр:
- Үч алучылар
- Гаҗәеп дүртлек
- Икс-кешеләр
- К.А.Л.К.А.Н.
- Иллюминатлар
- Күк күкрәтүчеләр
- Галактиканың сакчылары (1969, 2008)
- Кеше-түгелләр
- Кодрәтле Үч алучылар
- Яклаучылар
- Яшерен Үч алучылар
- Басып алучылар
- Нова корпусы
- Ultimates
һ.б.
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Компания Walt Disney покупает Marvel Entertainment
- ↑ Disney Completes Marvel Acquisition. Marvel.com (31 декабря 2009). әлеге чыганактан 2012-02-18 архивланды.