Ирем Карамете (төр. İrem Karamete; 1993 елның 20 июне, Истанбул, Төркия) — рапираларда Төркия фехтовкалаучысы. 2013 елгы Урта диңгез уеннарының бакыр призёры. 2016 һәм 2020 еллардагы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы[6].

Ирем Карамете
Туган телдә исем төр. İrem Karamete[1]
Туган 20 июнь 1993(1993-06-20)[2][3] (30 яшь)
Истанбул, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Özyeğin University[d][4] һәм Бостон үнивирситите[d]
Һөнәре кылычбаз
Җефет Андреа Бальдини[d][5]
Ата-ана

 Ирем Карамете Викиҗыентыкта

Тормыш юлы һәм карьера үзгәртү

 
2016 елгы Олимпия уеннарында

Ирем спортчылар гаиләсендә туа — аның әтисе Мәхмәт Карамете Алмания җыелма командасын һәм 1976 һәм 1984 еллардагы Олимпия уеннарында чыгыш ясаган хатыны Нилины күнектергән. Иремнең шулай ук фехтовкалау белән шөгыльләнүче һәм ил җыелма командасы өчен чыгыш ясаучы Мерве исемле өлкән апасы бар. Истанбулда Özyeğin университетын тәмамлаган[7].

Ирем 10 яшендә фехтовкалау белән шөгыльләнә башлый[8]. 2008 елда халыкара ярышларда дебют ясый. 2013 елдан башлап фехтовкалау буенча дөнья чемпионатларында даими чыгыш ясый. 2014 елда ул Төркия чемпионы була[9]. Фехтовкалау буенча 2015 елгы дөнья Кубогы этапларында берничә призлы урын яулый.

2016 елда Рио-де-Жанейрода узган дебют Олимпия уеннарында Ирем 3 нче секциянең 1/16 финал стадиясендә француз рапирачысы Изаора Тибюска 6:15 исәбе белән оттырып, көрәштән төшеп кала.

Төп нәтиҗәләр үзгәртү

Ел Ярыш Үткәрү урыны Урын
2013 Урта диңгез уеннары Мәрсин, Төркия   3
Дөнья чемпионаты Будапешт, Венгрия 54
2014 Дөнья чемпионаты Казан, Россия 79
2015 Ауропа чемпионаты Монтрек, Швейцария 35
Ауропа уеннары Бакы, Азәрбайҗан 60[10]
Дөнья чемпионаты Мәскәү, Россия 61
2016 Ауропа чемпионаты Торунь, Польша 24
Олимпия уеннары Рио-де-Жанейро, Бразилия 27
2017 Дөнья чемпионаты Лейпциг, Алмания 44

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү