Ипполит Крашенинников

Ипполит Михайлович Крашенинников (1884 елның 19 сентябре (2 октябре), Чиләбе, Россия империясе1947 елның 27 октябре Ленинград, ССРБ) — совет ботанигы һәм фитогеографы. Биология фәннәре докторы (1936), профессор (1939)[1].

Ипполит Крашенинников
Туган 19 сентябрь (1 октябрь) 1884
Чиләбе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 27 октябрь 1947(1947-10-27) (63 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре ботаник, географ
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Иполит Крашенинников 1884 елның 19 сентябрендә (2 октябрь) Чиләбе шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Мәскәү реаль училищесында укый. 1905 елда Мәскәү югары техник институтына укырга керә, ләкин Мәскәү университетының физика-математика факультетының табигый бүлегендә укуын дәвам итә, 1914 елда аны тәмамлый. Шуннан соң 5 ел дәвамында Санкт-Петербург ботаника бакчасында эшләгән. 1920 елга кадәр Дон политехника институтында ассистент була. 1920—1921 елларда Крашенинников Яңа Черкас педагогика институтында укыта, шуннан соң, Баш ботаника институты хезмәткәре булып, Мәскәүгә күчеп килә.

Иполит Крашенинников Уралга күп кенә фәнни экспедицияләр катнашучысы һәм оештыручысы булган. 1905 елда ук ул күлләрне тикшерү өчен Урал аръягына Мәскәү табигать белеме яратучылар җәмгыяте тарафыннан җибәрелә. 1909 елда Крашенинников Аргунь бассейнын өйрәнә. 1928—1931 һәм 1934—1936 елларда ул ССРБ фәннәр академиясенең Урал экспедицияләре белән җитәкчелек итә. Ипполит Крашенинников, Валерий Грубов, Модест Ильин, һәм Уфа ботаника бакчасының фәнни хезмәткәре Евгения Алисова, 1959 елда төгәлләнгән, әмма 1966 елда гына нәшер ителгән «Башкорт АССР үсемлекләрен билгеләүче» китабын бастру белән шөгыльләнәләр.

1934 елның көзендә Крашенинников диссертация якламыйча, биология фәннәре докторы дәрәҗәсе ала. 1939 елның декабрендә профессор дәрәҗәсен ала.

Ипполит Михайлович Крашенинников 1947 елның 27 октябрендә Ленинградта вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

Фәнни эшләр үзгәртү

  • Опыт филогенетического анализа некоторых евразиатских групп рода Artemisia в связи с особенностями палеогеографии Евразии. 1946.
  • Географические работы. 1954.
  • Роль и значение ангарского флористического центра в филогенетическом развитии основных евразиатских групп Польшей подрода Euartemisia. 1958.

Хәтер үзгәртү

Мәкәү дәүләт университетының җир өйрәнү музеенда (төп бинаның 24 катында) И. М. Крашенинников бюсты урнаштырылган[2].

И. М. Крашенинников хөрмәтенә аталган үсемлекләрнең нәселе һәм кайбер төрләре:

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Крашенинников Ипполит Михайлович (1884–1947)
  2. Музей Землеведения МГУ - Крашенинников Ипполит Михайлович

Әдәбият үзгәртү

  • Боже. В. С. Летописцы земли уральской: материалы к истории челябинского краеведения / Центр ист.-культ. наследия г. Челябинска. — Челябинск, 1997. — С. 151. — 173 с.
  • Гуков, Г. В. Ипполит Михайлович Крашенинников // Чьё имя ты носишь, растение?. — Владивосток: Дальнаука, 2001. — С. 232—234. — 398 с.