Валерий Иванович Грубов (1917 елның 3 феврале, Сольцы, Новгород губернасы, Россия империясе2009 елның 2 феврале, Санкт-Петербург, Россия) — совет һәм Россия ботанигы, биология фәннәре докторы (1963), Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1996), В. Л. Комаров исемендәге премия лауреаты (1984).

Валерий Грубов
Туган 3 февраль 1917(1917-02-03)
Сольцы, Порхов өязе[d], Пску гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 2 февраль 2009(2009-02-02) (91 яшь)
Санкт-Петербург, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре ботаник
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Валерий Грубов 1917 елның 3 февралендә Новгород губернасының Сольцы шәһәрендә туган. Ленинград дәүләт университетында укый, 1940 елда биология һәм туфрак белеме факультетын тәмамлый[1].

Университетны тәмамлаганнан соң Грубов В. Л. Комаров исемендәге Ботаника институтында эшли.

Валерий Грубов 1941 елның маенда армиягә алына. Кече лейтенант исемендә Төньяк-Көнбатыш фронтта сугыша. Фронтның хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан өчен Кызыл Йолдыз һәм 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән.

1942 елда ССРБ фәннәр академиясенең ботаника институты Уфага эвакуацияләнә, соңрак Башкортстанга күчкән галимнәргә Валерий Иванович та кушыла. Валерий Грубов, Модест Ильин, Ипполит Крашенинников һәм Уфа ботаника бакчасының фәнни хезмәткәре Евгения Алисова, 1959 елда төгәлләнгән, әмма 1966 елда гына нәшер ителгән «Башкорт АССР үсемлекләрен билгеләүче» китабын бастру белән шөгыльләнәләр.

1963 елда Валерий Иванович биология фәннәре докторы була, 1979 елда профессор исемендә раслана.

1984 елда «Монголиянең тамырлары үсемлекләрен билгеләү» эше өчен Грубовка В. Л. Комаров исемендәге премия бирелә.

Валерий Иванович Грубов 2009 елның 2 февралендә Санкт-Петербургта вафат була. Санкт-Петербургның Төньяк зиратында җирләнгән.

2011 елда алман ботаниклары Гудрун Кадерайт һәм Хельмут Фрайтаг Grubovia Урта Азия үсемлекләренең яңа нәселен бүлеп биргән. Элек аның төрләре хәзер таркалган Кохия нәселенә кертелгән. Алар бу нәселне «күптән түгел вафат булган Россия Ботанигы Валерий Иванович Грубов (1917—2009) хөрмәтенә» атаганнар.

Фәнни эшләр үзгәртү

  • Грубов В. И. Монографический обзор рода Rhamnus L. s.l. // Труды Ботанического института АН СССР, сер. I. — Т. 8. — С. 241—423.
  • Грубов В. И. Конспект флоры Монгольской Народной Республики. — М.—Л., 1955. — 308 с.
  • Грубов В. И. Определитель сосудистых растений Монголии (с атласом). — Л., 1982. — 441 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Яковлев Г. П., Бородина-Грабовская А. Е. Памяти Валерия Ивановича Грубова (1917—2009) // Ботанический журнал. — Т. 94. — № 7. — С. 1082—1093.
  • Камелин Р.В. Валерий Иванович Грубов: к 70-летию со дня рождения / Р.В. Камелин, Н. Улзийхутаг, И.А. Губанов // Ботанический журнал. – 1988. – Т. 73, № 5.
  • Премия им. В.Л. Комарова – В.И. Грубову // Вестник АН СССР. – 1988. – № 4.
  • Gubanov I.А. Valerij Ivanovič Grubov: 70 Jahre alt / I.А. Gubanov, W.Hilbig // Erforsch. biol. Ress. MVR, Halle (Saale). – 1989. – Bd. 6.
  • Бородина-Грабовская А.Е. Грубов Валерий Иванович // Биология в Санкт-Петербурге. 1703–2008: энциклопедический словарь / ответственный редактор Э.И. Колчинский, составители: Э.И. Колчинский, А.А Федотова. – СПб.: Нестор-История, 2011. – С.158-159.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Грубов Валерий Иванович