Модест Михайлович Ильин (1889 елның 17 октябре, Гура-Кальвария, Варшава губернасы, Россия империясе1967 елның 9 мае) — совет ботанигы, биология фәннәре докторы, профессор[1].

Модест Ильин
Туган 17 октябрь 1889(1889-10-17)
Гура-Кальвария[d], Гура-Кальвария[d], Пясечинский повет[d], Мазовия воеводалыгы[d], Польша
Үлгән 9 май 1967(1967-05-09) (77 яшь)
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре ботаник, биолог, университет профессоры
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Модест Михайлович Ильин 1889 елның 17 октябрендә Варшава губернасының Гура-Кальвария шәһәрендә туа. Гаилә Красноярскка күчеп килә, анда Модест башлангыч белем ала. Красноярск музее директоры Аркадий Тугаринов йогынтысында табигый фәннәр, бигрәк тә ботаника белән кызыксына башлый. 1909 елда Томск университетының медицина факультетына укырга керә. Анда ул танылган ботаник Василий Сапожниковның лекцияләренә йөргән.

1912 елда Ильин Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетының табигый фәннәр бүлегендә укуын дәвам итәргә карар кылып, Санкт-Петербургка күчеп килә. Шулай ук Петербург университеты Гербариенда (хәзер — Россия фәннәр академиясенең Ботаника институты Гербарие) Владимир Комаров һәм Борис Федченко ассистенты булып эшли. 1916 елда Модест Михайлович Петербург университетын тәмамлый һәм Гербариядә сакчы булып эшли башлый.

Модест Ильин озак вакыт Ленинград университетында укыта, әмма даими рәвештә тикшеренүләр белән дә шөгыльләнә. Ул күп томлы «ССРБ флорасы» монографиясе өчен күп төрле үсемлекләр эшкәртүнең авторы була. 1935 елда Ильин диссертация якламыйча, биология фәннәре докторы дәрәҗәсе ала.

М. М. Ильин, төрле гаиләләреннән торган күп төр үсемлекләрнең күп санлы яңа төрләрне тасвирлап, Урта Азия флорасы буенча бик күп эшләр язган, ул үсемлекләрнең төрле гаиләләреннән күп санда яңа төрләрне тасвирлаган.

Модест Михайлович Ильин 1967 елның 9 маенда вафат була.

Бүләкләр үзгәртү

 

Фәнни эшләр үзгәртү

  • Ильин М. М. Сем. LIII. Маревые — Chenopodiaceae Less. // Флора СССР : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1936. — Т. 6 / ред. тома Б. К. Шишкин. — С. 2—354. — 956, XXXVI с. — 5200 экз.
  • Ильин М. М. Сем. C. Мальвовые — Malvaceae Juss. // Флора СССР : в 30 т. / начато при рук. и под гл. ред. В. Л. Комарова. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1949. — Т. 15 / ред. тома Б. К. Шишкин, Е. Г. Бобров. — С. 23—184. — 742 с. — 4000 экз.
  • Ильин М. М. Каучуконосность флоры СССР // Каучук и каучуконосы. — 2. — М.Л., 1953. — С. 9—104.
  • Ильин М. М. Роды 1584—1588. // Флора СССР : в 30 т. / начато при рук. и под гл. ред. В. Л. Комарова. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1962. — Т. 27 / ред. тома Б. К. Шишкин, Е. Г. Бобров. — С. 538—713. — 653 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Гуков Г.В. Модест Михайлович Ильин // Чье имя ты носишь, растение?. — Владивосток: «Дальнаука», 2001. — С. 241—244.

Искәрмәләр үзгәртү