Инфлатон - фараз ителә торган элементар кисәкчек, скаляр инфлятон кырның кванты, бозон.

Инфлатон
Төзелеш

Элементар кисәкчек

Гаилә

Бозон

Төркем

скаляр кисәкчек

Тәэсир итешүләрдә катнаша

гравитация

Статус

фараз ителгән

Масса

1016 ГэВка җитә ала

Атама сәбәбе

инфлатон кырның кванты

Спин

0 ħ

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү
Галәм 1 млрд яктылык елы кысаларында. Инфляция теориясе буенча башлангыч инфлатон кырның квант флуктуацияләре бик тиз киңәеп, соңрак галактикалар тупланышларына әйләнгән. Сурәт нәкъ квант флуктуацияләренә охшаш

Инфляция теориясе буенча баштарак матдәсез, нурланышсыз вакуум булган, бөтен фәза инфлатон кыр белән тулган булган һәм очраклы рәвештә инфлятон кырның 10−33 см зурлыктагы бериш халәте килеп чыккан, нәкъ шул мизгелдән бирле Галәмебез тарихы башланган. Әлеге фәза өлкәсе бик тиз киңәя башлаган (инфляция чоры), инфлатон кыр энергиясе минимумга омтылган. Инфляция чоры 10−35 сек сузылган һәм нәтиҗәдә инфлатон кырның потенциаль энергиясе минимумга җиткән, ә кинетик энергиясе тиз хәрәтләнгән элементар кисәкчекләргә әйләнгән, ә Галәм зурлыгы 1 сантиметрга җиткән - Зур Шартлау дәвере башланган.

Инфлатон кырның ялган вакуумыннан чын вакуумына күченеп, бөтен элементар кисәчекләргә әйләнгән ягъни Зур Шартлауны тудырган.

Квант карашы буенча инфлатон кырның чын вакуумы инфлатон кисәкчекләре белән тулган халәт - ялган вакуумына туры килә. Инфлатон кырның 10−33 см (Планк озынлыгы) зурлыктагы өлкәдә инфлатоннар таркалып, хәрәкәтләнгән элементар кисәкчекләргә (шулай ук кара матдә кисәкчекләренә) әйләнгән, шулай итеп Зур Шартлау килеп чыккан. Ягъни инфлатоннар таркалып, Галәмебезне тудырганнар.

Инфлатон - скаляр кисәкчек, бозон, аның энергиясе 1016 ГэВка җитә ала.

Бер гипотеза буенча Һиггс бозоны инфлатон була ала.

Хәзер Планк галәми обсерваториясе (Европа) һәм Һарвард астрофизика үзәге реликт нурланышның В-модасын эзлиләр, ачылу очракта инфлатон кыр, инфляция теориясе, инфлатон булуы, квант гравитациясе мөмкинлеге, реликт гравитацион дулкыннар булуы, Зур Шартлау сәбәпләре табылыр.

Әдәбият үзгәртү