Илья Максимов

рәссам, педагог

Илья Максимов, Илья Николай улы Максимов (Илья Николаевич Максимов; 1963 елның 6 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Тәмте) ― рәссам, педагог, 2009 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе һәм югары категорияле укытучысы (2000)[1]. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2019). Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Илья Максимов
Туган телдә исем Илья Николаевич Максимов
Туган 6 август 1963(1963-08-06) (61 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Тәмте
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган сәнгать эшлеклесе – 2019

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1963 елның 6 августында Татарстан АССР Саба (1991 елдан Теләче) районының[2] Тәмте авылында туган. Башлангыч мәктәптә рәсем ясау нигезләрен үзләштерә башлаган. 1982 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган.

Хезмәт юлы

үзгәртү

1982―2000 елларда Алабуга шәһәренең мәдәният бүлегендә рәссам-бизәүче булып эшләгән.

2000 елдан ― И. И. Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбе[3] укытучысы.

2005 елда Яр Чаллы педагогия институтының сәнгать-график бүлеген тәмамлаган[1].

2009 елдан ― Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Дизайн» бүлеге җитәкчесе. Педагог тарафыннан укытыла торган дисциплиналар: Сынлы сәнгать (ИЗО) укытучысы, Укытучы – Рәсем, Рәсем сәнгате, Дизайн-проектлау[1].

  Тышкы рәсемнәр
  Кайбер картиналары.

Илья Максимов иҗаты этник темага ясаган картиналары белән кадерле. Аның күпчелек хезмәтләрендә ― керәшеннәрнең тарихы, җаны һәм язмышы. Картиналары тамашачыны үзенең эмоциональлеге белән җәлеп итә[4].

Күргәзмәләре

үзгәртү
  • 2013 ― «Минем дөньям» (рус. Мой мир) шәхси күргәзмәсе (экспозиция рәссамның 50 еллык юбилеена һәм аның иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган)[5].
  • 2013 ― Илья Максимовның картиналары «Хәзинә» галереясендә эшләүче «Керәшен сәнгате» күргәзмәсендә катнашкан.
  • 2019 ― Алабуга шәһәр мәдәният йортының мәрмәр залында «Арт-галерея» проекты кысаларында «Язмыш бүләге» (рус. Дар судьбы) күргәзмәсе[6].
  • 2020 – Илья Николаевич Максимовның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Яков Емельянов исемендәге Мәдәни үзәктә (Җырчы Җәкәү җортында) керәшен рәссамнары картиналарыннан зур күргәзмә оештырыла[7].
  • 2021 елда, керәшен мәдәниятенә багышлап, этнорәссамнарның республика күләмендәге «Безнең ил» пленэры уздырыла. Пленэр нәтиҗәсендә, Зәй төбәге матурлыгын чагылдырган 40тан артык сәнгать әсәре ясалган[7].
  • 2024 ― Баулының туган якны өйрәнү музеенда рәссам Хәмит Латыйпов белән берлектә үткәргән күргәзмәсе [8].


  Һәр кеше — ниндидер халык вәкиле. Мин керәшен, шушы мохиттә үстем һәм тәрбияләндем. Һәм миңа калса, һәр рәссам үз халкына, шул халык хакына эшләргә тиеш. Бу – минем күңел халәте. Һәм мин моны эшләргә, моны күрсәтергә тиешлегемне тоям[9]
Илья Максимов
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү