Илья Векуа (гөрҗ. ილია ნესტორის ძე ვეკუა; 6 май 1907 ел — 2 декабрь 1977 ел) — совет галиме, математик һәм механик.

Илья Векуа
Туган телдә исем гөрҗ. ილია ვეკუა
рус. Илья Несторович Векуа
Туган 23 апрель (6 май) 1907[1]
Шешелета[d], Кутаиси губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 2 декабрь 1977(1977-12-02)[1] (70 яшь)
Тбилиси, СССР
Күмү урыны Мтацминда[d][2]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Тбилиси дәүләт унивирситеты[d][1]
Һөнәре математик, университет профессоры, сәясәтче
Эш бирүче РФА Математика институты[d], Грузиянең Милли фәннәр академиясе[1], Тбилиси дәүләт унивирситеты[d][1], Тбилиси физик күзәтүханәсе[d][1], Мәскәү дәүләт университеты[1] һәм Новосибирск дәүләт университеты[d][1]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d][1]

 Илья Векуа Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Илья Несторович Векуа 1907 елның 6 маенда Шешелета дигән абхаз авылында (авыл әлеге вакытта өлешчә танылган Абхаз Республикасына керә) крестьян гаиләсендә туа.

Тбилиси дәүләт университетын тәмамлый (1930). 1930-1933 елларда — Ленинград дәүләт университеты докторантурасында. Физика-математика фәннәре кандидаты (1937).

1940 елда физика-математика фәннәре докторы һәм профессор була.

1944 елда — Грузин ССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, 1946 елда гамәли әгъзасы итеп сайлана. Шул ук 1946 елда СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, 1958 елда гамәли әгъзасы итеп сайлана.

19511957 елларда Мәскәү физика-техника институтының теоретик механика кафедрасы мөдире булып эшли. 19541959 елларда — В. А. Стеклов исемендәге Мәскәү математика институтының директор урынбасары.

1955 елда "Өч йөзнең хаты"на култамгасын куя.

ССРБ Теоретик һәм кулланма механика буенча милли комитетының беренче составына керә (1956).

Новосибирск дәүләт университетының беренче ректоры (1959-1965)[3].

Грузин ССР Фәннәр академиясенең вице-президенты (1964-1965).

1965-1972 елларда — Тбилиси дәүләт университеты ректоры.

1972 елның 3 маеннан 1977 елның 2 декабренә кадәр — Грузин ССРы Фәннәр академиясе президенты.

1943 елдан ВКП(б) әгъзасы. Грузия Коммунистлар фиркасе Үзәк комитеты әгъзасы (1966-1977). 7-9 чакырылыш ССРБ Югары Советы депутаты (1966-1977).

1977 елның 2 декабрендә вафат була.Тбилисидә Мтацминда тавында җирләнә.

 
Мтацминда пантеонында академиклар Векуа һәм Мусхелишвили каберләре

Гыйльми кызыксынулары үзгәртү

Төп хезмәтләре математик физиканың төрле фәнни юнәлешләренә карый. Аерым чыгарылмалар белән дифференциаль тигезләмәләр өлкәсендәге эшләре башлыча эллиптик типтагы тигезләмәләрнең киң классының аналитик теориясен эшләүгә нигезләнгән. Векуа бер үлчәмле сингуляр интеграль тигезләмәләр теориясенә зур шактый зур өлеш кертә. Механикада Векуа сыгылмалы тышлыклар математик теориясенең яңа вариантын тәкъдим итә.

Хәтер үзгәртү

  • Тбилиси университетының Кулланма математика институтында, шулай ук Тбилисидәге 42-нче физика-математика мәктәбенә һәм Сухуми физика һәм технология институтына И. Н. Векуа исеме бирелгән (домашняя страница (инг.)) 2014 елның 29 май көнендә архивланган.
  • Новосибирск дәүләт университеты бинасында Векуа истәлегенә мемориаль тактаташ куела[4]
  • И. Н. Верканың тууына 100 ел тулуга багышлап Новосибирск дәүләт университетында «Дифференциальные уравнения, теория функций и приложения» халыкара конференциясе үткәрелгән.
  • 2007 елдан ел саен Грузиядә һәм Русиядә бер үк вакытта Векуа кубогына Программалау буенча халыкара олимпиада үткәрәрелә[5]
  • Абхазиянең Гал шәһәрендә хакимият йорты янында И. Н. Векуага һәйкәл куела.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1950)[6] («Новые решения эллиптических уравнений» 1948) монографиясе өчен)
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1984 — вафатыннан соң) («Некоторые общие методы построения различных вариантов теории оболочек» (1982) монографиясе өчен)
  • Социалистик Хезмәт Герое (1969)[7]
  • Ленин премиясе (1963) («Обобщенные аналитические функции» (1959) эшчәнлеге өчен)
  • алты Ленин ордены (1959, 1961, 1966, 1969, 1975, 1977)[8]
  •  «Хөрмәт Билгесе» ордены (1946)[9]
  • «Кавказны обороналаган өчен» медале (1946)
  • «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен» (1946)
  • Грузин ССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1950).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  2. 2,0 2,1 Find A Grave — 1996.
  3. Атмосфера: 9 апреля 1959 года первым ректором НГУ назначен академик Илья Нестерович Векуа 2010 елның 17 июль көнендә архивланган.
  4. Памяти академика И. Н. Векуа 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган.
  5. Vekua Cup — 2007, archived from the original on 2014-05-12, retrieved 2021-11-29 
  6. Векуа Илья Нестерович
  7. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 13 марта 1969 г. в Высокая оценка достижений советской науки // Вестник АН СССР, 1969, № 4
  8. Институт гидродинамики им. М. А. Лаврентьева СО РАН 2009 елның 29 август көнендә архивланган.
  9. Илья Векуа (1907—1977). Биобиблиография, Тбилиси, 1987 2015 елның 22 декабрь көнендә архивланган. на сайте Национальной академии наук Грузии

Сылтамалар үзгәртү

Векуа Илья Несторович. «Герои страны» сайты.