Илфат Абдуллин

Казакъстан спортчысы (җәядән ату)

Илфат Абдуллин[1], Илфат Ринат улы Абдуллин (Ильфат Ринатович Абдуллин; 1998 елның 9 гыйнвары, Казакъстан, Алматы өлкәсе, Талдыкорган районы, Караболак) ― казакъстанлы спортчы (җәядән ату). Олимпия уеннарында катнашучы. Җәядән ату буенча Казакъстан Республикасының халыкара класслы спорт мастеры[2].

Илфат Абдуллин
Туган телдә исем Илфат Ринат улы Абдуллин
Туган 9 гыйнвар 1998(1998-01-09) (26 яшь)
Казакъстан, Алматы өлкәсе, Ескелде районы[d], Караболак
Ватандашлыгы Казакстан байрагы Казакъстан
Һөнәре спортчы (җәядән ату[d])
Бүләк һәм премияләре Казакъстанның халыкара класслы спорт мастеры

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1998 елның 9 гыйнварында[3] Казакъстанның Алматы (2022 елдан Җидесу) өлкәсе Талдыкорган (2000 елдан Ескелде) районы үзәге Караболак бистәсендә (2016 елдан авыл) татар гаиләсендә туган [4][5]. Әти-әнисе чыгышы белән Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Татар һәм казакъ телләрен белә[6]. Югары белемле: Талдыкорганда Алматы өлкәсенең югары спорт осталыгы мәктәбендә дүрт ел укып, аны тәмамлаганнан соң, Җидесу дәүләт университетында укуын читтән торып дәвам итә[7].

Спорт карьерасы

үзгәртү

Анталиядә (Төркия) Җәядән ату буенча Дөнья кубогының[d] өченче этабында чыгыш ясаган. Рейтинг раунды нәтиҗәләре буенча, анда Казакъстан укчысы 651 очко җыя һәм 79нчы урынны ала, ул белорус Антон Прилепов[d] белән беренче раундта туры килгән һәм аңа 2:6 оттырган[8].

2017 елда Даккада (Бангладеш) узган Азия чемпионатында Абдуллин 1/32 финал стадиясенә кадәр барып җитә.

2018 елда Джакартада (Индонезия) узган Азия уеннарында[d] Абдуллин дүртенче урынны яулаган. Ярымфиналда ул Ли Ву Сокка[d] (Көньяк Корея), ә бронза медаль өчен көрәштә Риау Сальсабиллага[d] (Индонезия) 2:6 исәбе белән җиңелгән[9]. Шулай ук ул ир-атлар командасы составында бишенче урынны һәм катнаш парлар турнирында тугызынчы урынны алган[3].

Шул ук елны ул Дөнья кубогының өч этабында катнаша: Шанхайда ул шәхси турнирда 57нче һәм катнаш команда составында тугызынчы була, Анталиядә беренче матчларда оттыра һәм шулай ук 57нче була. Иң яхшы нәтиҗәне Берлинда күрсәткән: шәхси турнирда 1/16 финалга кадәр барып җиткән[3].

2019 елда Абдуллин Хертогенбостагы (Нидерланд) Дөнья чемпионатында 1/32 стадиясендә оттыра һәм ир-атлар командасы составында алтынчы урын ала. Шанхайдагы Дөнья кубогында 1/32 финал стадиясендә төшеп кала, Анталиядә 1/16 финалга кадәр барып җитә. Шулай ук Төркиядә ул катнаш парлар турнирында шул ук стадиядә төшеп калган. Бангкокта Азия чемпионатында 1/16 финалга кадәр барып җиткән[3].

2021 елда Илфат Дөнья Кубогында иң яхшы нәтиҗә күрсәтә: Парижда 1/8 финалга кадәр барып җитә. Шулай ук ул катнаш парлар турнирында тугызынчы була. Лозаннадагы этапта 1/32 финал стадиясендә оттырган[3].

Коронавирус пандемиясе аркасында 2021 елга күчерелгән, Токиодагы Җәйге Олимпия уеннарында Санжар Мусаев[d] һәм Денис Ганькин[d] белән ир-атлар команда турнирында җыелма команда составында 1/8 финалда Һиндстан җыелмасына оттырган[3]. Шәхси турнирда 1/8 финалга кадәр барып җитә һәм рәттән атышта британияле Джеймс Вудгейтны[en] һәм нидерландлы Стив Вайлерны[d]ны җиңә[3], кытайлы Цзялунь Лига[d] оттыра[10].

2024 елгы Җәйге Олимпиадада[d] Илфат Абдуллин ялгыз чыгышлар стартында оттырган [11]. Дөнья рейтингында 26нчы урынны биләүче Абдуллинның 1/32 финал стадиясендә көндәше дөнья чемпионатының көмеш призеры Канада укчысы, дөнья топының бишенче номеры Эрик Питерс[d] булган. Беренче сессиядә канадалы җиңгән (28:27). Икенче сессиядә тигез исәп теркәлгән (28:28). Өченче сессиядә укчылар шулай ук тигез бара (29:29). Дүртенче сет Илфат файдасына була (29:28). Бишенче сетта Питерс җиңә (28:26). Йомгаклау исәбе канадалы файдасына ― 6:4, ул 1/8 финалга чыккан[12].

Спорт уңышлары

үзгәртү
  • Берничә тапкыр Казакъстан Республикасы чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчесе һәм призеры
  • Халыкара һәм республика турнирларының берничә тапкыр җиңүчесе һәм призеры
  • 2019 ― Бангкокта (Таиланд) узган Азия Кубогы җиңүчесе
  • 2019 – Голландиядә Дөнья чемпионатының ярымфиналына үтә һәм Токиодагы ХХХІІ Җәйге Олимпия уеннарына юллама ала
  • 2020 – Бангкокта (Таиланд) узган Азия Кубогының көмеш призеры
  • 2021 – Токио шәһәрендә узган ХХХІІ җәйге Олимпия уеннарында катнашучы
  • 2024 – Париж шәһәрендә узган ХХХІІІ җәйге Олимпия уеннарында катнашучы

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Олимпистер анкетасы.
  2. Абдуллин Ильфат Ринатович. Олимпистер анкетасы(казакъ)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Archery ABDULLIN Ilfat.
  4. Гульназ Бадретдин, Айрат Нигматуллин. 27 татар-олимпийцев в Токио: от правнука Галимджана Ибрагимова до сержанта армии США. Бизнес-Онлайн, 23.07.2021(рус.)
  5. Ilfat Abdullin. Olympedia
  6. Ильфат Абдуллин ― спортсмен, будущий олимпийский чемпион. Вконтакте, 17.08.2021
  7. «Тренировки ― это моя свобода». Олимпийская история Ильфата Абдуллина. olympic.kz, 25.02.2020(рус.)
  8. Hyundai Archery World Cup - Stage 3 (PDF) pp. page 42.
  9. Казахстанский лучник уступил в борьбе за медаль Азиады-2018 (2018-08-28). әлеге чыганактан 2021-07-31 архивланды. 2024-08-12 тикшерелгән.
  10. Казахстанский лучник Ильфат Абдуллин нашел объяснение поражению на Олимпиаде-2020.
  11. Лион Ерметов. Казахстанские лучники завершили свои выступления на Олимпиаде-2024. nur.kz, 1.08.2024(рус.)
  12. Зарина Кусанова. Казахстанский лучник Ильфат Абдуллин завершил выступление на Олимпиаде-2024. nur.kz, 30.07.2024(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү