Игорь Носов
Игорь Носов, Игорь Николай улы Носов (рус. Носов Игорь Николаевич, 1978 елның 20 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2022 елның 8 феврале, РФ, Мәскәү) — юрист, «“Иннополис” АИЗ» ААҖ генераль директоры (2013 ―2018). Түбән Новгород өлкәсе (Түбән Новгород өлкәсе) губернаторы урынбасары (2018―2021). «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы.
Игорь Носов | |
---|---|
Туган телдә исем | Игорь Николай улы Носов |
Туган | 20 апрель 1978 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 8 февраль 2022 (43 яшь) РФ, Мәскәү |
Яшәгән урын | Горький урамы, 17[1] |
Милләт | рус-татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | 39 нчы мәктәп һәм Мәскәү дәүләт юридик университеты |
Һөнәре | юрист |
Эш бирүче | Корпорация развития Дальнего Востока и Арктики[d][2] |
Балалар | ике баласы |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1978 елның 20 апрелендә Казанда туган. Казанның 39нчы мәктәбен, РФ эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтын (2012 елдан РФ ЭЭМның В. Я. Кикоть исемендәге Мәскәү университеты, рус. МосУ МВД РФ), Colorado State University (АКШ) бизнес-мәктәбен (Executive MBA дәрәҗәсе белән) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1999-2002 Татарстан сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгының беркетмә бүлегендә әйдәүче белгеч.
- 2002-2007 Philip Morris International компаниясенең РФдәге вәкиллегендә (Мәскәү) эшли.
- 2007-2008 «Алабуга» АИЗ җитәкчесе урынбасары.
- 2008-2009 Аерым икътисадый зоналар (АИЗ) белән идарә итү федераль агентлыгының Татарстан буенча җирле идарәсе башлыгы — «Алабуга» АИЗ җитәкчесе.
- 2010, февраль-ноябрь «Аерым икътисадый зоналар» ААҖ (Мәскәү) генераль директоры урынбасары.
- 2010-2012 Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары, «“Алабуга” АИЗ» ААҖ директорлар шурасы рәисе.
- 2012-2013 Мәскәү шәһәре хакимиятенең фән, сәнәгать сәясәте һәм эшмәкәрлек департаменты җитәкчесе урынбасары.
- 2013 елның мартыннан «“Иннополис” АИЗ» ААҖ генераль директоры.
- 2018 елның июль аеннан Түбән Новгород өлкәсе губернаторы (Глеб Никитин) урынбасары[3]
- 2021 елның маеннан 2022 елның 7 февраленә кадәр ― Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканың үсеш корпорациясе (Корпорация развития Дальнего Востока и Арктики ) генераль директоры (Мәскәү)[4].
2022 елның 8 февралендә 43 яшендә инсульттан үлгән [5][6]. Казанның Арча зиратында җирләнә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1999 РФ фәннәр академиясе президиумының яшь галимнәр өчен премиясе һәм алтын медале.
Сылтамалар
үзгәртү- Иннополис рәсми сайты 2015 елның 8 апрель көнендә архивланган.
- Игорь Носов ТР эшлекле үзәге сайтында 2015 елның 28 апрель көнендә архивланган.
- Игорь Носов Иннополис турында тәфсилле сөйли. Business-gazeta, 20.05.2014
Кызыклы факт
үзгәртүИгорь Носов ТР инвестицияле үсеш агентлыгы (ИҮА) коллегиясендә татарча чыгыш ясап, татар телендә эшлекле сөйләшү алып барырга мөмкин булганын исбатлады[7].
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://zhituli.rosfirm.info/m/kazan?g-recaptcha-response=03AGdBq26iRLwfm90nDGlOxVhRCzkp71r5A1PvlT9_VT9HfLjNIvx943UqxL4KhZuWR7nPnhq0q46ZFMdYimeUSlpXN4hlOhJbhxh6t6XPD6ZMSSGVxZRCA95KIChJiQLrUJCjrFjVn9PNqxSVEDUnQi0dvgqTwHGLtRkneFHFzhpjTa6C2f1WmJGY4C7sKhJ0dnWTXn5KvgRnfUfshh9SV4r2eDSy5msvbp4ln81nUnAgatOIuvTKJlDCxovnOXVXgScMfvF0Ps6Jl5nAE2wCirb8g8VGElrPw8TAjVk0i7Yi3riKL5Bn1PptzcqkaGF-FuRmqndXa-ym5_fwlgIqCFttJuSxiOE_0YXGAZwkM3YHi6t8bTEDvyWdt8ydo1M1ASXaMkcurLoDzvUb5mZVIsRVncA6nylLy-303emeqH9mjYb31ECYm0VKuQgK1i5ZRs3BppBIH4vfP9IkA0Er67FMGFQj2CnUrQ&action=validate_captcha&fio=%ED%EE%F1%EE%E2+%E8%E3%EE%F0%FC+%ED%E8%EA%EE%EB%E0&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+
- ↑ https://fortune.com/2022/09/13/russian-businessman-death-putin-boat-ukraine/
- ↑ "Иннополис" мэры Игорь Носов Түбән Новгород өлкәсе губернатор урынбасары итеп билгеләнде. Азатлык радиосы. 02.07.2018
- ↑ Соболезнования в связи со скоропостижным уходом из жизни Игоря Носова. 2022 елның 8 февраль көнендә архивланган. Министерство Российской Федерации по развитию Дальнего Востока, 8.02.2022
- ↑ Медиа: Иннополис шәһәренең элекке җитәкчесе Игорь Носов вафат. Азатлык радиосы, 8.02.2022
- ↑ Скончался бывший гендиректор ОЭЗ «Иннополис» и «Алабуга» Игорь Носов. business-gazeta.ru, 8.02.2022(рус.)
- ↑ Самар татарлары сайтында(үле сылтама)