Иван Ефремович Жуков (1899 елның 16 июне, Мамадыш, Казан губернасы, Россия империясе1952 елның ноябре, Мәскәү) — совет дәүләт куркынычсызлыгы органнары эшлеклесе, Кыргызстан АССР буенча УНКВД башлыгы.

Иван Жуков
Туган 16 июнь 1899(1899-06-16)
Мамадыш, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән ноябрь 1952 (53 яшь)
Мәскәү, СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр

Тормыш юлы үзгәртү

Иван Жуков 1899 елның 16 июне Казан губернасының Мамадыш шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1919 елның ноябреннән РКП(б) әгъзасы (1941 елның августында ВКП(б) сафларыннан чыгарыла, 1943 елның ноябрендә яңадан партия тәҗрибәсен өзмичә торгызыла). 1914 елда Мамадышта югары башлангыч училищены тәмамлый, 1940—1941 елларда ВКП(б) Мәскәү шәһәр комитеты каршындагы ике еллык марксизм-ленинизм университетында укый.

1914—1915 елларда — Мамадышта почта-телеграф конторасы телеграфисты укучысы, аннары Мамадыш өязенең Соколка авылында почта-телеграф конторасы телеграфисты. 1916 елдан Казанда почта-телеграф конторасының 6 разрядлы чиновнигы — телеграфист. 1917 елдан Уфа шәһәрендә почта-телеграф конторасы телеграфисты[1]. 1918—1919 елларда — РСФСР почта һәм телеграфлар Халык комиссариатының Уфа округ конторасы секретаре.

1919 елның апреленнән ЭККАда хезмәт итә: 5 нче армиянең 26 нчы укчы дивизиясе телеграфисты, 1919 елның сентябреннән 5 нче армия штабы каршындагы «С» почта конторасы хәрби комиссары (Көнчыгыш фронт).

1919 елның ноябреннән дәүләт куркынычсызлыгы органнарында[2]. 1919 елдан 5 нче армиянең махсус бүлегенең хәрби-цензура идарәсе башлыгы ярдәмчесе, 1920 елдан — идарә башлыгы, 1921 елдан — шәхси состав башлыгы, оештыру бүлеге начальнигы (бер үк вакытта Иркутск губернасы ревтрибуналының җаваплы әгъзасы).

1934—1936 елларда — Кыргыз АССР буенча УНКВД башлыгы, аннары ССРБ НКВД карамагында була.

1936 елның маеннан — Мәскәү-Киев тимер юлы НКВД ДУГБ юл-транспорт бүлеге башлыгы (Калуга шәһәре), 1936 елның декабреннән Куйбышев өлкәсе буенча УНКВД башлыгы ярдәмчесе.

1941—1944 елларда — Урта Идел елга пароходчылыгының юридик бүлеге башлыгы.

Дәүләт куркынычсызлыгы майоры (1935).

Бүләкләр үзгәртү

  • «ВЧК — ДПУ Мактаулы хезмәткәре» билгесе (1931, 1934).

Әдәбият үзгәртү

  • «Советская деревня глазами ОГПУ», том 2. 1923—1929, Документы и материалы. / Редакционная коллегия тома: А. Берелович (ответственный редактор), В. Данилов (ответственный редактор), Н. Верт, В. Виноградов, Е. Тюрина.
  • Служба организационно-кадровой работы ФСБ РФ. Служебная карточка на Жукова И. Е.; Центральный государственный архив политических движений Киргизской Республики. Ф. 10. Оп. 15. Д. 1003. Л. 3 — 6 об; СОГАСПИ. Ф. 898. Оп. 8.Д. 116.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898 - 1991
  2. ЖУКОВ ИВАН ЕФРЕМОВИЧ