Иван Дмитриев
Иван Дмитриев, Иван Иван улы Дмитриев, рус. Дмитриев Иван Иванович (1760 елның 10 (21) сентябре, Казан губернасы — 1837 елның 15 октябре, Мәскәү) — рус шагыйре, Россия империясенең юстиция министры (1810-1814) һәм генерал-прокуроры. Россия император академиясенең хокукый әгъзасы. Мәскәү, Харковь, Казан император университетларының шәрәфле әгъзасы.
Иван Дмитриев | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Иван Иван улы Дмитриев |
Туу датасы: | 21 сентябрь 1760 |
Туу урыны: | Казан губернасы |
Үлем датасы: | 15 октябрь 1837 (77 яшь) |
Үлем урыны: | Мәскәү |
Милләт: | рус |
Ватандашлык: | Русия империясе |
Эшчәнлек төре: | шагыйрь, сәясәтче |
Иҗат итү еллары: | 1777-1810 |
Юнәлеш: | лирика, сентиментализм |
Жанр: | поэма, шигырь, мәсәл |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | «Надпись к портрету князя А.Д. Кантемира» (1777) |
Бүләкләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1760 елның 10 (21) сентябрендә Казан (соңрак Самара) губернасы Богородское авылында (хәзерге Самара өлкәсе Троицкое авылы) туган. 8 яшенә кадәр Сызраннан ерак булмаган гаилә утарында әбисе тәрбиясендә үсә. Аннары Казанга әнисе ягыннан бабасы — отставкадагы полковник А.А. Бекетов кул астына җибәрелә. Казанда Манженның француз пансионында укый.
1772 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күчә. Әтисе улын Семенов полкына рядовой итеп яздырта. Әлеге полкта полковник дәрәҗәсенә кадәр үсә. 1796 елда, 22 ел хәрби хезмәттә булганнан соң, отставкага чыга. Ләкин таҗ кидерү тантанасында Павел Iгә һөҗүм әзерләгән дигән ялган әләк буенча кулга алына. 3 көннән ялган ачыла, И. Дмитриев азат ителә. Павел I кыерсытылган шагыйрьне үзенә якынайта, сенатта обер-прокурор итеп, бераздан уделлар министры иптәше итеп билгели. 3 айдан дәүләт киңәшчесе (= генерал) дәрәҗәсе бирелә. И. Дмитриев намуслы хезмәт итәргә тырыша, ләкин интрига аркасында 1799 елның декабрендә отставкага китәргә мәҗбүр була. 1806 елда янәдән дәүләт хезмәтендә — Мәскәү сенаторы итеп билгеләнә. 1808 елда император аны Рәзәнгә, аннары Костромага губернаторларның кырын эшләрен тикшерергә җибәрә.
1810 елның 1 гыйнварыннан Дәүләт шурасы әгъзасы, Россия империясенең юстиция министры, генерал-прокурор. 1812 елда башланып киткән Ватан сугышы И. Дмитриевның суд һәм прокуратура эшчәнлеген яхшырту буенча җәелдергән эшчәнлеген юкка чыгара. 1816 елда Александр I И. Дмитриевны Ватан сугышында зыян күргән мәскәүлеләргә ярдәм итү комиссиясе башлыгы итеп билгели. Мәскәү император университеты попечителе булу тәкъдименнән баш тарта.
Иҗаты
үзгәртү1777-1810 елларда иҗат итә. Ләкин, дәүләт хезмәтенә бүленгән елларны чигергәч, актив иҗат иткән еллары 11 генә кала. Беренче шигырьләре Казанда укыган үсмер елларына туры килә. Солдат хезмәте вакытында да шигырьләр язуын туктатмый. Яратып иҗат иткән әдәби жанрлары — әкият, сатира һәм мәсәл. Шулай ук җырлар да яза. Кайбер җырлары (мәсәлән, «Сизый голубочек» (тат. Күк күгәрчен) җыры) авторының исемен югалтып, халыкныкы булып киткән. Ерак туганы булган Николай Карамзинның аның иҗатына тәэсире һәм китапларын нәшер итүдә ярдәме зур була.
Беренче шигырьләр җыентыгы — «И мои безделки» (тат. Минем дә вак-төягем) (1795).
И. Дмитриевның иҗатын А.С. Пушкин югары бәяли, аның исемен «Евгений Онегин» романында телгә ала. И. Дмитриевның «Взгляд на мою жизнь» (тат. Тормышыма бер караш) автобиографик китабын (1825) үзенең «История Пугачева» (тат. Пугачев тарихы) (1833) китабын язганда файдалана.
Иҗатында шигырь белән язылган әкиятләр, одалар, эпиграммалар, дусларча багышлаулар, яхшылыкка өндәүче дүртьюллыклар зур урын алып тора. Мәсәлләре шулай ук уңыш казана. И.И. Дмитриев киләчәктә данлыклы мәсәлче булып китәчәк И.А. Крыловка яхшы рекомендация бирүче дә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Изге Анна ордены
- Изге Владимир ордены
- Изге Александр Невский ордены
- Россия император академиясенең хакыйкый әгъзасы
- Казан император университетының шәрәфле әгъзасы
- Мәскәү император университетының шәрәфле әгъзасы
- Харковь император университетының шәрәфле әгъзасы
Әдәбият
үзгәртү- Флер Багаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010. ISBN 978-5-298-01883-8
Сылтамалар
үзгәртү- Иван Иванович Дмитриев 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртүЭлгәре: Пётр Лопухин |
Россия империясе юстиция министры Идарә итүче Сенат генерал–прокуроры 1810—1814 |
Аннары: Дмитрий Трощинский |