Иван Аношин
Иван Аношин (рус. Иван Семёнович Аношин, 17 ноябрь 1904, Шепелёвка[1], Сарытау губернасы, Рәсәй империясе — 1 сентябрь 1991, Мәскәү), Совет фирка‑дәүләт эшлеклесе. Генерал‑лейтенант (1945).
Иван Аношин | |
---|---|
Туган | 17 ноябрь 1904 Шепелевка[d], Чернавское муниципальное образование[d], Турки районы, СССР |
Үлгән | 1 сентябрь 1991 (86 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Троекуров зираты[d] |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Әлма-матер | РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d] һәм Кызыл профессура институты[d] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | |
Хәрби дәрәҗә | генерал-лейтенант |
ССРБ һәм РСФСР ЮШның 1‑че һәм 2-че чакырылыш депутаты.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүКерәстиян гаиләсендә туган. 10 яшьтән таза тормышлы керәстияннәрдә көтүче, батрак булып эшләгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган.
1919-1926 елларда комсомол ячәйкәсе сәркәтибе, комсомолның вулыс комитеты җаваплы сәркәтибе. 1926 дан Кызыл Гаскәрдә, ББСИ чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары (1930 га хәтле) фирканең Махачкала шәһәр кәмититендә эшли. 1930-32 елларда БК(б)Ф ҮК каршысындагы Кадрлар әзерләү институтында укый. 1932—35 елларда БК(б)Фнең Чита шәһәр кәмититендә бүлек мөдире. 1937 дә Кызыл профессура икътисад институтын тәмамлый. 1938 дән алып — Идел буе алманнары АССРы БК(б)Ф өлкә кәмититенең, 1939 ның ноябреннән башлап Башкортстан өлкә кәмититенең беренче сәркәтибе. 1943 дә Фрунзе ис. Хәрби академиясе каршысындагы Махсус курсларны тәмамлый, аннары хәрәкәттәге әрмедә: 37‑че гаскәрнең Хәрби шурасы әгъзасы, 3‑че Украина фронты, Мәскәү хәрби округынең сәяси идарәлекәре җиткәчесе. 1947—68 елларда Одесса хәрби округы гаскәре командиры урынбасары, Ерак Көнчыгыш хәрби округынең Хәрби шурасы әгъзасы, ССРБ КК Генераль штабы Хәрби‑топография идарәлеге башлыгы урынбасары. 1939—52 елларда БК(б)Ф Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы. 1968 елдан пинсәдә.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Башкорт энциклопедиясе 2016 елның 6 апрель көнендә архивланган.