Зәңгәр күлләр (Татарстан)

Зәңгәр күлләр ( тат. Зәңгәр күлләр) Казан шәһәре территориясендә (шәһәр читендәге Авиатөзелеш районына караган Щербаково һәм Крутушка авыллары янында) һәм Татарстан Республикасының Биектау районындагы күлләр системасы, шулай ук, күлләр белән чиктәш сазлык һәм урман мәйдандарында урнашкан табигать тыюлыгы. Тыюлыкның мәйданы 1910 гектар, күлләрнең гомуми мәйданы — 0,3 гектар. Зәңгәр күлләр — 1972 елдан табигый һәйкәл. [1] 1994нче елда табигатьне саклау максатында табигать тыюлыгының статусы ныгытылды — «Зәңгәр күлләр» комплекслы юнәлешле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы» [2] . Күлләр Казанның табигый истәлекле урыннары дип санала.

Зәңгәр күлләр
Сурәт
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме категория МСОП III: памятник природы[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Карта
 Зәңгәр күлләр Викиҗыентыкта

Система өч үзара бәйләнмәгән күлдән — Олы Зәңгәр (M7 автомобиль юлының Казан әйләнеш юлындагы Казансу елгасы аша күпердән астарак), Агынты һәм Кече Зәңгәр (Казансу елгасы агымы буйлап күпердән өстәрәк).

Күлләр якында гына агучы Казансу елгасының иске үзәне булып тора, һәм алар карст чыганаклары белән катлауланган. Карст чокырлары бу өлкәдә якынча 200 ел элек барлыкка килгән. [3]

Күлләрнең өске кушылдыгы юк, алар, каналлардан Казансуга агып (600 л/сек кадәр) төшкән җир асты сулары белән тукланалар. Җәй көне бу су Казансуны сизелерлек суындыра, ә кышын аны җылытып, түбән агымда боз барлыкка килүдән саклый. Күлләрдәге су абсолют үтә күренүчәнлек һәм линзаның оптик эффекты белән аерылып тора, анда тирәнлек чынбарлыкка караганда күпкә әз кебек тоела. Күлләрнең тәме диңгез суы кебек каты, ачы тозлы, минеральләшкән суында калий-кальций, сульфит-сульфат тозлары югары дәрәҗәдә, аларның төбендә, зур участокларда, зәңгәр төстәге ләмле тозлы пычрак күренеп торган өчен күлләрне Зәңгәр күлләр дип атаганнар да инде. Суның төсе ел мизгеленә һәм һава торышына зәгәрледән лазурный кара төскә үзгәрә. Көчле суыкларда күлләрнең суы җирле түбән томан белән көчле күтәрелеп оча. Якындагы «Крутушка» санаторийында һәм оештырылмаган халык тарафыннан су һәм пычрак псориаз һәм башка тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла. [4] Зәңгәр күлләрнең беренче кыскача тасвирламасын 1829нчы елда Казан галиме, КДУ ректоры һәм җирле тарихчы Карл Фукс бирде.

Олы Зәңгәр күл үзгәртү

Беренче чыганакларда Зур Зәңгәр күлнең элеккеге исеме бирелә: Яктыкүл. [5]

Олы Зәңгәр күлнең күпчелек мәйданында уртача тирәнлеге 1-3 метр, ләкин анда ике—Олы һәм Кече Чоңгыл дип аталган карст чокыры бар. Олы Чоңгылның тирәнлеге 18 метр, Кече Чоңгылның тирәнлеге—6 метр. Күлнең төньяк-көнбатыш түгәрәк өлешендәге Олы Чоңгыл төбендә гипс белән баетылган чишмәләр (250 л/сек кадәр) ага. Күлнең тирән түгәрәк өлешендәге су температурасы ел мизгеленнән аз үзгәрә һәм җәй 5-7 градустан кышка 3-4 градуска кадәр тирбәлә. Тирән түгәрәк өлешеннән күл бормаланып Казансу эргәсеннән үтә һәм ике кечкенә шарлавык аша елгага агып төшү белән тәмамлана [6] .

Күлнең тирән түгәрәкләнгән өлеше янында басмалар корылган, бу ел әйләнәсе моржларның кышкы йөзүе һәм ел әйләнәсенә төрле федерацияләрдән һәм оешмага тупланмаган казанлыларның да, читтән килүче драйверларның яраткан Олы Чоңгылга сикерү урыны [7]. Монда аларның атна саен диярлек күнекмәләре һәм формаль булмаган очрашулары, аерым алганда, йола буенча Яңа елга бизәлгән Яңа ел чыршысын соңгылга чумдыру һәм су астында шампан эчү бәйрәме үтә. [8]

Зәңгәр күл шулай ук төнге суга сикерү өчен бик яхшы урын. Фонарь яктылыгында чишмә чыганакларының күл төбендә шактый тирәнлектә үзара бәйләнгәнлеген күреп була. Йолдызлы күкнең бөтенләй үтә күренмәле линзасы аша футуристик картина пәйдә була. Йолдызлар һәм ай салават күперенең барлык төсләре белән балкып тора [9] .

Зур Зәңгәр күлгә үтү Кече Зәңгәр күлгә үтүгә караганда катлаулырак, һәм, нәтиҗәдә, казанлыларга аз билгеле, аларның күбесе Зәңгәр күл дип (күл системасының формаль булмаган исеме шулай берлек санда гына кулланыла), беренче чиратта, Кече Зәңгәр күлне генә атый. Олы күлнең түгәрәгерәк өлешенә Щербаково авылы төпкеленнән грунт юл илтә, ә шарлавыкка — Кадышево авылыннан асфальт юл алып бара. Күлнең шарлавык өлешендә кечкенә торак пункт — хутор урнашкан һәм анда элек «Зәңгәр күл» исемле ял йорты булган.

Кече Зәңгәр һәм Агынты күлләре үзгәртү

 
Казансу елгасы аша Агынты һәм Кече Зәңгәр күлләренә чыгу юлы булган М-7 трассасындагы күпер

Кече Зәңгәр күл мәйданы буенча байтакка кечрәк, тирәнлеге 4 метрга кадәр. Күлнең Казансуга агып төшкән ике урыны бар, шул исәптән берсе шарлавыклы [10] Күл һәм аның тирә-ягы ял итү һәм ел әйләнәсендә кышкы йөзү өчен җиһазландырылган — йөрү өчен басмалар һәм кием алыштырып алырлык кабиналар корылган. Җиһазландырылган төп Кече күлдән башка, Казансу елгасының агымы буйлап астарак тагын бер, зурлыгы кечрәк, аерым агышка ия һәм тирәнлеге дә кимрәк, Агынты күле бар. Кече күлдә җәй көне су температурасы Зур Зәңгәр күлдәге кебек диярлек, ә Агынты күлдә — бераз югаррак.

M7 автомобиль юлының Казан әйләнеш юлындагы Казансу елгасы аша күпердән, Щербаково авылыннан соң, Агынты күле аша Кече күл юнәлешендә асфальт юл бар, аннары берничә дистә метр ераклыктагы машина кую урыны белән тәмамлана. Соңыннан күлгә җәяүлеләр сукмагы алып бара. Икенче яктан, «Крутушка» шифаханәсеннән һәм «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагереннән грунт төшү юлы һәм «Крутушка» халыкара этник фестивале чараларының бер өлеше үткәрелә торган алан бар[11] [12]. Кече Зәңгәр күл Олы Зәңгәр күл белән M7 күпере астыннан Казансу буйлап узучы җәяүлеләр сукмагы һәм велосипед грунт юлы белән тоташа.

Озак вакыт күлне тутырган чишмәләрнең энергиясен таш тегермәне, соңрак — кечкенә ГЭС (1950нче елларга кадәр) файдаланган. 1928 елда Казансу елганы күлдән аеручы биген юа, һәм күл агып китә. Тоташтырып торучы бикне тергезеп, ярны ныгыту эшләре башкарылганнан соң, күл торгызыла. [4]

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы үзгәртү

Тыюлык территориясендәге урманнарда каен, усак һәм нарат үсә; күлләр эргәсендә 97 төрдән артык су, яр һәм җир өсте үсемлекләре — үткен һәм яр күрәне, болын кыяк үләне баҗат , күл камышы, тар һәм киң яфраклы җикән йөзүче шаугамыш яки комай үләне, елтыр сары вак чәчәкле агулы үлән — каты яфраклы лютик, су нараты һәм башкалар бар.

Татарстанның Кызыл китабында күрсәтелгән хайваннардан тыюлыкта сөт-ак төстәге ерткыч планария һәм су чаяны (күл суында), матәм күбәләге, олы бакрак бөркет, нарат чыпчыгы яки яшелкош. Түбән температура һәм тозның күп булуы аркасында күлләр суында балык табылмый. Күлләр ярында бакалар, тузбаш еланнар, кечкенә ак су тычканнары (котура), ондатра һәм кондызлар очрый.[1]

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 «Голубые озёра». Татарская энциклопедия. Казань: Институт Татарской Энциклопедии Академии Наук Республики Татарстан. 2002.
  2. Постановление КМ РТ от 12 декабря 1994 г. № 581, Постановление КМ РТ от 16 июня 2003 г. № 324
  3. В Татарстан " Голубое озеро Казани. әлеге чыганактан 2010-12-23 архивланды. 2011-06-19 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 «Филькина Грамота». Статья № 38. «Голубое озеро». 2019-11-08 тикшерелгән.
  5. Список населённых мест Казанской губернии (1859). 2019-11-08 тикшерелгән.
  6. https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/golubye-ozera Татарская энциклопедия
  7. Погружение в Большое Голубое озеро. 2019-11-08 тикшерелгән.
  8. Голубое озеро, неподалеку от Казани. 2019-11-08 тикшерелгән.
  9. Дайвинг на Голубом Озере в Казани.. әлеге чыганактан 2012-02-14 архивланды.
  10. Спортивная карта Голубых озёр.
  11. Международный этнический фестиваль «Крутушка» — Место проведения. әлеге чыганактан 2019-11-02 архивланды. 2019-11-08 тикшерелгән.
  12. «Каждый элемент работает на общую атмосферу».. 2019-11-08 тикшерелгән. О том, как устроен фестиваль «Крутушка»