Зиннур Хөснияр
Зиннур Хөснетдинов, Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов, әдәби псевдонимы Зиннур Хөснияр (1961 елның 18 июле, ССРБ, РСФСР, Биектау районы, Бикнарат) — язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2001), Ш. Маннур, Ф. Хөсни (2001), Г. Исхакый (2008) исемендәге әдәби, М. Сәлимҗанов исемендәге театр (2019), М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр (2009) премияләре лауреаты[1]. Татарстанның Язучылар (1990 елдан) һәм Театр әһелләре (2017 елдан)[2] берлекләре әгъзасы.
Зиннур Хөснияр | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов |
Псевдонимнар: | Зиннур Хөснияр |
Туу датасы: | 18 июль 1961 (63 яшь) |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Бикнарат |
Ватандашлык: | СССР→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы, мөхәррир |
Иҗат итү еллары: | 1989—х. в. |
Юнәлеш: | проза |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Таң ата да кич була» (1989, ТКН) |
Премияләр: | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Муса Җәлил премиясе Марсель Сәлимҗанов премиясе Шәйхи Маннур премиясе Гаяз Исхакый премиясе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1961 елның 18 июлендә Татарстан АССР Биектау районы Бикнарат авылында туган. Әтисе Зыятдин — балта остасы, тимерче; әнисе Һәдия күмәк хуҗалыкта эшләгән. Зур Битаман урта мәктәбен (1978), Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» балалар журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. 1985—1987 елларда армиядә хезмәт итә, Брест шәһәрендә офицерлар мәктәбен тәмамлый. Армиядән соң 1989 елга кадәр «Татарстан» радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли.
1989 елның октябрендә З. Хөснияр инициативасы буенча Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе – эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә балалар өчен төсле-бизәкле «Салават күпере» журналы оештырыла, 1990 елның 1 мартында нәшер ителә башлый[3][4]. 1997 елда ул зур тиражлы «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасын, бер елдан соң «Җүләр чак» яшьләр газетасын, «Әбүгалисина» медицина газетасын, «Яучы» социаль – көнкүреш газеталарын оештыра[5]. 2001 елда «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналына нигез салына.
2001 елда ««Ак Барс» нәшрият йорты» исемендә коммерцияле нәшрият (ҖЧҖ) оештыра һәм З. Хөснияр тарафыннан гамәлгә куелган барлык басмалар үзе директор булган әлеге нәшриятта басыла. Әлеге нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар да бастыра.
Иҗаты
үзгәртүСтудент елларында институтның «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив катнаша, түгәрәкнең җитәкчесе була. Хикәяләр, повестьлар яза, аларның егермеләбе ТКНда 1989 елда чыккан «Таң ата да кич була» беренче җыентыгына кертелгән. Беренче хикәяләрендә автор авыл җиренә, гади эшче халыкка дан җырлый.
«Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары авторы. «Два билета на трагедию» (2007), «Хуш, авылым!» (2011), «Гарасат» (2014) кебек романнарында әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтыла[6]. Балалар әдәбиятында да актив эшли, алар өчен хикәяләр, әкиятләр, пьесалар яза. 1996—2004 еллар арасында кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыккан.
2018 елда «Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2012), «Гарасат: роман-дилогия» (Казан, «Хозур» нәшрияты 2014) һәм «Көмеш чыбыркы: повестьлар һәм романнар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2016) китаплары өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителгән булган[7].
Китаплары
үзгәртүКитаплары |
---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2001 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — «әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен» (ТР Президенты Указы, 22.03.2001)
- 2001 — Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе — ««Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен»
- Шәйхи Маннур исемендәге премия
- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2009 — М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе — ««Сәхнә», «Салават күпере» журналларын чыгарудагы хезмәтләре өчен» (ТР министрлар кабинеты карары 13.02.2009 № 79)
- 2008 — Г. Исхакый исемендәге әдәби премия — «әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен»
- 2019 — Марсель Сәлимҗанов премиясе — «Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен»[8]
Гаилә хәле
үзгәртүӨйләнгән. Хатыны Нурия: 1986 елның августында өйләнешкәннәр. Кызы Зилә (Зилә Яз), «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире[9]; улы Булат.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зиннур Хөснияр. «Сәхнә» журналы сайты
- ↑ Язучы Зиннур Хөснияр Театр әһелләре берлегенә кабул ителде. Татар-информ, 13.11.2017
- ↑ Как это было - кто мы? 2020 елның 27 октябрь көнендә архивланган. Татмедиа сайты(рус.)
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Балалар журналы – «акыллы» уенчык. «Атна вакыйгалары», 2020 ел, № 21 (328), 29 май—4 июнь, 9нчы бит
- ↑ Хуснияр Зиннур (Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович). izi.travel(рус.)
- ↑ Зиннур Хөснияр. Рәсми сайты
- ↑ Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды. Татар-информ, 1.03.2018
- ↑ МАРСЕЛЬ СӘЛИМҖАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЛАРЫ ИСЕМНӘРЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ. Камал театры сайты, 07.11.2019
- ↑ Зилә Хөснетдинова
Сылтамалар
үзгәртү- Зиннур Хөснияр. Рәсми сайт
- Зиннур Хуснияр. ВКонтакте