Елга тамагы

елганың соңгы өлеше

Елга тамагы — елганың соңгы өлеше, сусаклагычка, күлгә, диңгезгә яки икенче елгага кушылу урыны[1] (заманча терминология буенча).

Кечкенә елганың тамагы
Бхагиратхи һәм Алакананда елгалар кушылган урын

Елга тамагының төрләре үзгәртү

Елганың тамагына килеп тоташкан өлеше дельта[2] яки эстуарий[3] ясарга мөмкин.

Әгәр су буга әйләнү нәтиҗәсендә, сугаруга алып бетерү сәбәпле яки туфракка саркыганда су юкка чыкса, моның турында «сукыр елга тамагы» диләр.

Кайбер елгаларда даими елга тамагы булмавы ихтимал. Мәсәлән, Окаванго дигән елганың ахыры Калахари чүленең төньяк-көнбатыш ягында сазлыкта югала. Ә Чу елгасы Казакъстанның көньягындагы комнарда кибә һәм бары тик су басу вакытында гына Акжайкын күленә кушыла. Хәзерге вакытта шулай ук Амудәрья суы Арал диңгезенең калдыгына агып җитми, кайвакыт кына барып җитәргә мөмкин.

Кайбер елгалар кипмиләр, әмма сезонга карап, үзәнен (һәм тамагын) үзгәртәләр. Кирегә ага торган елгалар да бар.

Топонимика үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү