Евгения Фигнер



Евгения Николаевна Фигнер (кияүдә Сажина; 1858, Мамадыш, Казан губернасы, Россия империясе1931 елның 19 ноябре, Мәскәү, ССРБ) — рус инкыйлабчысы, народница, «Халык иреге» партиясе әгъзасы.

Евгения Фигнер
Туган 1858
Мамадыш, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 19 ноябрь 1931(1931-11-19)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Халык иреге[d]
Җефет Сажин, Михаил Петрович[d]
Кардәшләр Вера Фигнер

Тормыш юлы

үзгәртү

Евгения Фигнер 1858 елда Казан губернасының Мамадыш шәһәрендә туа. Әтисе — Николай Александрович Фигнер (1817—1870), 1847 елдан отставкадагы штабс-капитан, Казан губернасының Тәтеш өязендә дәүләт мөлкәте министрлыгы вәкиле булып, аннары Тәтеш һәм Мамадыш өязләрендә урманчы булып хезмәт иткән. Әнисе — Екатерина Христофоровна Куприянова (1832—1903). Бертуганнары: Лидия, Пётр, Николай, Вера, Ольга[1].

Казан Родионов затлы кызлар институтында укыган, гаилә Казанга күчкәч — Казан хатын-кызлар гимназиясендә, Санкт-Петербургка күчкәч Коломна гимназиясендә укуын дәвам итә һәм тәмамлый.

Гимназияне тәмамлаганнан соң ярты ел Швейцариядә әнисе белән яши, кайбер политэмигрантлар белән танышкан, алар белән аралашу аның дөньяга карашына йогынты ясаган. 1876 елның икенче яртысында Петербургка кайта.

Царицында фельдшерлыкка укыган һәм Саратов табиблар идарәсе каршында фельдшерлыкка имтихан тапшыра. Петербургта Калинкин акушерлык курсларын тәмамлый. Курсларны тәмамлаганнан соң, Вязьмино авылына (Саратов губернасы Петровск өязе) күчеп килә, анда апасы Вера белән бергә фельдшер булып эшли һәм крестьяннар өчен мәктәп ача.

1879 елның мартында Фигнерлар янына император Александр ІІгә һөҗүм итү алдыннан террорчы Соловьев А. К. килә. Александр II үтерелгәннән соң һәм Соловьевны кулга алганнан соң, апалар легаль булмаган хәлгә күчәргә мәҗбүр булган.

1879 елның көзендә «Халык иреге» (рус. Народная воля) партиясенә керә. Легаль булмаган әдәбият тарату, партия өчен акча җыю белән шөгыльләнә.

1879 елның 27 ноябрендә фатирында кулга алына. Тентү вакытында динамит, «Халык иреге» газетасының номеры, типография кәгазе табылган[2].

1880 елның 25-30 октябрендә Санкт-Петербург хәрби-округ судында узган 16 нчы процесста Себергә 16 елга сөргенгә хөкем ителә[3]. Иркутскта төрмәдә чабыртмалы тиф белән авырый башлый, терелгәч, аны Киренскка җибәрәләр.

Киренскта халык хәрәкәтендә катнашучы Михаил Петрович Сажинга (1845—1934) кияүгә чыга. Тиздән алар Лена алтын приискаларына күчәләр.

1896 елда сөргеннән кайта, ире белән Ригада, Түбән Новгородта яши. 1906 елдан Санкт-Петербургта яши, Н. А. Некрасов исемендәге эш клубында китапханә мөдире була.

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң амнистияләнгәнгәр өчен ярдәм комитеты эшендә катнаша, сәяси үзгәртеп кору темасына халык өчен листовкалар чыгара торган төркем составына керә.

1917 елның октябренең беренче яртысында Грозныйда нефть промыселында эшләгән улы янына китә. 1920 елның июнендә Мәскәүгә күчә.

1931 елның 19 ноябрендә вафат була. Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Ире — Сажин Михаил Петрович. Дүрт улы булган

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. www.rusdeutsch-panorama.ru/jencik_statja.php?mode=view&site_id=34&own_menu_id=2859, archived from the original on 2013-07-28, retrieved 2022-01-12 
  2. Народная Воля — Фигнер Е.Н, archived from the original on 2013-04-17, retrieved 2022-01-12 
  3. А. Д. Михайлов Письма 3. әлеге чыганактан 2012-12-22 архивланды.