Бөтендөнья мирасы

(Дөнья Мирасы Исемлеге битеннән юнәлтелде)

ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы ( инг. World Heritage, фр. Patrimoine Mondial, исп. Patrimonio de la humanidad, алман. Weltkulturerbe) — табигый яки кеше тарафыннан булдырылган һәм, ЮНЕСКО фикеренчә, үзенчәлекле мәдәни, тарихи, экологик әһәмияте гаять зур булу сәбәпле, популярлаштыру һәм саклау мәсьәләләре өстенлекле булган объектлар.

ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты туграсы

2015 елда Бөтендөнья мирасы исемлегендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау конвенциясе (1972) әгъзасы булып торучы 163 илдә урнашкан 1031 объект бар иде. Шуларның 802се — мәдәни, 197се — табигый һәм 32се катнаш объект дип теркәлгән[1].

Оештыру принциплары үзгәртү

1972 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау конвенциясен кабул итте, конвенция 1975 елда гамәлгә керде. 2012 елның сентябренә аны конвенциядә катнашучы 190 ил ратификацияләде

Бөтендөнья мирасы комитеты, объектларга "бөтендөнья мирасы" статусын бирү өчен, ел саен сессияләр уздыра.

"Бөтендөнья мирасы объекты" статусы табигый мирас объектларына түбәндәге өстенлекләр бирә:

  • кабатланмас табигый комплексларның бөтенлегенә һәм сакланып калуына өстәмә гарантия;
  • территорияләрнең һәм алар белән идарә итүче оешмаларның абруен күтәрү;
  • исемлеккә кертелгән объектларны популярлаштырырга һәм табигый ресурслардан файдалануның башка ысулларын (беренче чиратта, экология туризмын) үстерергә ярдәм итү,
  • бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектларын саклау өчен финанслар җәлеп итүдә (беренче чиратта, Бөтендөнья мирасы фондыннан) өстенлекләр булдыру;
  • табигый объектларның саклануын күзәтеп баруны һәм тикшереп торуны оештырырга булышлык күрсәтү.

Үз территориясендә бөтендөнья мирасы объектлары урнашкан дәүләтләр аларны саклау буенча үз өстенә йөкләмәләр ала.

Төп исемлек белән бергә куркыныч астында булган бөтендөнья мирасын билгеләүче өстәмә өлеше дә бар. Аңарга төрле табигый яки кеше тарафыннан тудырылган сәбәпләр, хәрби низаглар һәм сугышлар, җир тетрәү һәм башка табигый бәла-каза, экологик пычрану, браконьерлык һәм тәртипсез рәвештә алып барылган төзелеш аркасында вакытлыча куркыныч астында калган объектлар кертелә.

Әйтик, 2007 елда гарәп ориксының резерваты (Оман), тыюлык территориясенең кечерәйтелүе һәм ак ориксны аулауның дәвам иттерелүе сәбәпле, ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасыннан чыгарылды. 2009 елда Эльба елгасының Дрезден шәһәре янындагы үзәне дә (Алманиядә), культуралы әйләнә-тирә мохитне саклау зонасында автомобиль күпере төзелү аркасында, исемлектән төшеп калды.

Билгеләмәләр үзгәртү

Бөтендөнья мирасы исемлеген төзүнең төп максаты — үз төрендә уникаль булган объектларны таныту һәм саклау. Моны күздә тотып һәм гаделлеккә омтылу максатында, махсус бәя бирү билгеләмәләре булдырылды. Баштарак (1978дан башлап) алар мәдәни мирас объектлары өчен генә кабул ителде, һәм билгеләмәләр исемлегендә алты пункт бар иде. Соңрак, дөнья кыйтгалары арасында ниндидер дәрәҗәдә тигезлек булсын өчен, табигый объектларга кагылышлы һәм дүрт пункттан торган исемлек барлыкка килде. Ниһаять, 2005 елда ике төр мирас өчен уртак билгеләмәләр дә булдырылды. Хәзерге бөтендөнья мирасы объектларының һәркайсы теге яки бу билгеләмәләрнең[2] ким дигәндә берсенә җавап бирә.

Мәдәни билгеләмәләр үзгәртү

 
Бохнядагы тоз шахтасы (Польша) — исемлектә 32 нче санлы объект
  • (I) Объект кеше иҗади даһилыгының кабатланмас үрнәге булып тора.
  • (II) Объект билгеле бер вакытта яки мәдәни киңлектә, архитектурада яки технологияләрдә, монументаль сәнгатьтә, шәһәрләрне планлаштыруда яки әйләнә-тирә мохиттә кешелек кыйммәтләренең бер-берсенә шактый зур йогынты ясавын күрсәтә.
  • (III) Объект гамәлдә булган яки инде юкка чыккан мәдәни традицияләр яисә цивилизация өчен уникаль яки, һәрхәлдә, гадәттән тыш күренеш булып тора.
  • (IV) Объект кешелек тарихының мөһим бер дәверен гәүдәләндерүче конструкцияләрнең, архитектура яки технология ансамбльләренең яисә әйләнә-тирә мохитнең күренекле үрнәге булып тора.
  • (V) Объект, мәдәниятнең (мәдәниятләрнең) яки кешенең әйләнә-тирә мохит белән мөгамәләсе өлгесе буларак, кешелекнең җирдән һәм диңгездән гадәти файдалану юлы белән барлыкка килгән традицион корылмасы үрнәге булып тора — бигрәк тә ул кире кайтарып булмаслык үзгәрешләрнең. көчле йогынтысы аркасында зәгыйфьлек хәлендә калган булса.
  • (VI) Объект төрле вакыйгалар яисә гамәлдә булган традицияләр, идеяләр, инанулар, сәнгать һәм әдәбият әсәрләре белән турыдан-туры яки матди яктан бәйле һәм гадәттән тыш дөньякүләм әһәмияткә ия. (ЮНЕСКО комитеты фикере буенча, бу билгеләмәнең башкалары белән берлектә кулланылуы кулайрак булыр иде).

Табигый билгеләмәләр үзгәртү

 
Галапагос утраулары — исемлектә беренче санлы объект
  • (VII). Объект табигый феномен яки гадәттән тыш табигать гүзәллеге һәм эстетик әһәмият киңлеге булып тора.
  • (VIII) Объект Җир тарихындагы төп чорларның, шул җөмләдән үткән заманнардан калган истәлекләрнең дә, күренекле өлгесе, рельеф үсешендә барган геологик сөрешләрнең яки геоморфологик һәм физик-географик үзгәрешләрнең үзенчәлекле символы булып тора.
  • (IX) Объект җир, төче су, яр буе һәм диңгез экологиясе системаларының һәм хайваннар бергәлекләренең эволюциясе һәм үсешендә барган экологик яки биологик сөрешләрнең күренекле өлгесе булып тора.
  • (X) Объект үзендә биологик төрлелекне саклап калу өчен аеруча әһәмиятле булган табигый яшәү мохитен үз эченә ала, шул җөмләдән гадәттән тыш дөньякүләм әһәмияте булган һәм юкка чыгып баручы төрләрне саклау күзлегеннән караганда да.

Теркәү тәртибе үзгәртү

Иң элек ил, ЮНЕСКО билгеләмәләренә таянып, үз фикеренчә дөньякүләм әһәмияте бар дип саналган объектларны әзерли һәм башлангыч исемлеккә кертә. Башлангыч исемлектә булмаган объектлар мирас буларак теркәлә алмый.

Кагыйдәләр буенча, ил ел саен ике генә объектны теркәүгә тәкъдим итә ала: йә берәр табигый һәм мәдәни мирас объектын, йә ике табигый мирас объектын [3].

Номинация үткән объект буенча ахыргы карарны ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты үзенең еллык сессиясендә кабул итә. Комитет объектны тәкъдим иткән илдән өстәмә мәгълүматлар бирүне таләп итә ала [4].

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. World Heritage List , Официальный сайт комитета всемирного наследия ЮНЕСКО
  2. Рәсми сәхифәдә билгеләмәләр исемлеге (ингл.)(ингл.
  3. Россия ел сае ЮНЕСКО исемлегенә объектлар тәкъдим итәчәк, чираттагылары — Псков һәм Свияжск. tourism.interfax.ru. 2016-04-09 тикшерелгән.
  4. тарафыннан объектларны бөтендөнья мирасы буларак теркәү тәртибе, оешманың рәсми сәхифәсендә (ингл.)(ингл.