Галапагос утраулары
Галапагос утраулары (исп. Islas Galápagos, исп. galápago — «ташбака» сүзеннән) — Тын океанның экватор өлешендәге утраулар төркеме. Көньяк Америкадан 1000 км көнбатыштарак ураншкан, Эквадор Җөмһүриятенә карый.
Галапагос исп. Islas Galápagos | |
Акватория | Тын океан |
Утраулар саны | 126 |
Иң эре утрау | Исабела |
Гомуми мәйдан | 8010 км² |
Ил | Эквадор |
Беренче дәрәҗә АБ | Галапагос |
Бөтендөнья мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы'ның «Бөтендөнья мирасы исемлеге» объекты | |
---|---|
Galápagos Islands (Галапагос утраулары) | |
Сылтама | №1 Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегендә (en) |
Тип | Табигый |
Критерийлар | VII, VIII, IX, X |
Төбәк | Латин Америкасы һәм Кариб бассейны |
Кертү елы | 1978 (2-нче сессия) |
Галапагос Викиҗыентыкта |
Иң эре утраулар: Исабела, Фернандина, Сан-Сальвадор, Санта-Крус һәм Сан-Кристобаль. Мәйданы 7,8 мең км². 25 мең кеше яши (2010). 1935 елда милли парк дип игълан ителгән.
Галапагос утраулары янартау атылуыннан пәйда булган, биеклеге — 1707 метргача. Климат коры, еллык уртача температурасы +23°С. Галапагос утрауларында тропик һәм суык минтакалары үсемлекләрне һәм хайваннарны очрап була (лиана һәм мүк (мүк), тропик кошлар һәм Антарктика акчарлаклары, тутыйкош белән пингвин, су эте). Эндемик төрләр күп.
Административ үзәк — Бакерисо-Морено.