Дөбъяз авылында белем бирү тарихының башлангыч чоры

Төбәк тарихыннан кайбер фактлар үзгәртү

Биектау районы Татарстанда иң зур районнарның берсе булып көньякта Казан белән чиктәш. Биредә бөек шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләрендә тасвирланган Казан арты башлана. Бу як турында барып җиткән документларның күбесе 1552 елның көзенә карый, ул вакытта Явыз Иван гаскәрләре Казанны алгач, күп татарлар Казан артына, элеккеге Арча даругасына күчкән.
Авыл аксакалы Абдулла Баязитов сөйләгән риваятьтә әйтелгәнчә: "Башта качкан татарлар тау итәкләрендә, урманда яши башлаганнар, монда күп җәнлекләр булган. Еллар узып, урман киселгән булган һәм иген чәчелгән булган. Эш коралларын яфраклы каты агач токымнарыннан ясаганнар, иген, арыш, бодай, тары һәм ясмык чәчкәннәр. Игенне урак белән урганнар, көлтә белән бәйләгәннәр, кибән итеп өйгәннәр. Көз көне башакларны сукканнар. Мондый эш күп вакыт алган һәм кыш көне дә дәвам иткән".
Дөбъяз авылының атамасы, хәзерге галимнәр фикеренчә, Топъяз булган (төрки сүзләре "топ" - тамыр, һәм "аяз" - аяз дигән сүзләр). Монда элек урман булган, ә соңыннан төпләр генә калган.
Якның табигый байлыклары төрле кәсепләр үсүенә ярдәм иткән. XVII гасырда халык йон эрләү, тукучылык белән шөгыльләнгән. Дөбъяз авылы тирәсендә күп кызыл балчык булу чүлмәкчелек эшен һәм кирпеч ясау эшен башларга мөмкинчелек биргән.
Мисал өчен, бер мең кирпеч 2 мең сум 10 тиен торган (шул ук вакытта, өч пот иген 60 тиен торган).
Әле хәзер дә бу урыннарда уникаль зәңгәр балчык табыла.
XVIII гасырда Казанда Адмиралтейство төзелә башлаган һәм урманны кисә башлаганнар. 20 000 урман кисүчеләре арасында Дөбъяз кешеләре дә булган.
XIX гасырга кадәр күпчелек Дөбъязлылар җир сөрү белән мәшгуль булганнар. Авылда ике гыйбадәтханә, мәктәп, тимерчек алачыгы, биш җил тегермәне булган.
Авыл кешеләре төрле салымнар, "оброк"лар түләргә тиеш булганнар. Күп кеше моңа риза булмыйча Казан яки Спасскка батрак итеп яллану ягын кулайрак күргән.
Мәсьәлән, Алафузов фабрикасында Дөбъяздан Гали Гобәйдуллин, Әхмәт Әхтәмов, Сафиулла Насыбуллин һ.б. эшләгәннәр.

Дөбъязда мәгариф системасының башлангыч чоры үзгәртү

Идел Болгарында белемле булу электән үк дәрәҗә итеп саналган. Мәдрәсәләрне урта һәм хәттә югары белем бирү ханәләренә тәңгәл итәргә мөмкин булган. Шулай ук мәктәпләр булган (كتب "кәтәбә" - язарга дигән гарәп сүзеннән алынган). Монда рухи китаплар өйрәнгәннәр, күбесенчә 8-14 яшьлек малайлар укыган. Балалар тыңламасалар, аларның башларына төртеп физик җәза да бирелергә мөмкин булган. Мәктәп гадәттә авыл йортында булган, шул ук вакытта ул күрше авыл балалары өчен шулай ук тулай торак булып та торган.
Инкыйлабка кадәр Дөбъязда ике мәхәллә, ике гыйбадәтханә һәм ике мәктәб булган. Дөбъяз мәктәбе икенче мәхәллә мәктәбеннән килеп чыккан дигән фараз бар. Бер остаз булып Царевококшайск өязеннән Айшияз авылыннан Низамутдин Хөснетдинов булган. Биредә кызлар да укыган. Мәктәптә 75 малай һәм 60 кыз укыган. Биредә гарәп теле һәм дини китаплар өйрәнгәннәр. Шулай ук язу һәм хисап өйрәнгәннәр. Остазлар шәкертләрдән бүләк алырга мөмкин булганнар.
Мәктәп түбәнге дәрәҗә белем бирү баскычы, ә мәдрәсә югарырак белем бирү баскычы дип саналган.
Архив мәгълүматлары буенча ике йөз ел дәвамында (XVIII-XIX гасырларда) Идел буе һәм Чулман буе биш губернасында (Әстерхан, Вятка, Казан, Сарытау һәм Сембер) 42 мәдрәсә һәм 1677 мәктәп булган.
XIX гасырның икенче яртысыннан мәдрәсә уку планнарына дин һәм математика белән беррәттән фәнни-табигый дисциплиналар да кертелә. Шулай ук 1876 елда Казан Татар укытучылар мәктәбе ачыла.
1872 елда Казан уку округының инспекторы Василий Радлов отчётында шәкертләрнең белем дәрәҗәләре югары булганын билгеләп үткән.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү