Дмитрий Кондратьев

Дмитрий Евгеньевич Кондратьев (1975 елның 30 апреле) — Россия футболчысы, һөҗүмче, ярымсакчы, мини-футбол уенчысы.

Дмитрий Кондратьев
Туган 30 апрель 1975(1975-04-30) (48 яшь)
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Нефтехимик

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Кондратьев карьерасын Яшел Үзән шәһәренең «Авангард» һәвәскәрләр клубында 1992 елда башлый. 1994 елдан өченче лигада Яшел Үзәннең «Прогресс» өчен чыгыш ясый. 1998 елда беренче дивизионда уйнаган Түбән Каманың «Нефтехимик» клубына күчә. Алга таба Волжскның «Диана» (1999—2001), Әлмәтнең «Алнас» (2001—2002), Йошкар-Оланың «Спартак» (2003) командалары өчен уйный. 1999/2000 сезонында Азәрбайҗан чемпионатында катнашучы Агдамның «Карабах» клубы составында биш матч уйный, өч гол кертә.

«Позис»/«Яшел Үзән» (2004—2006, 2011—2013), «Авангард» Яшел Үзән (2007), «Юрма» Чебоксар (2008), «Ибреси» Ибреси (2009—2010) һәвәскәрләр клубларында уйный.

1996/97 — 1998/99 сезоннарында Яшел Үзәннең «Диана» мини-футбол клубы өчен чыгыш ясый.

2016—2017 елларда Татарстан чемпионатында чыгыш ясаган «Яшел Үзән»нең баш тренеры булып эшли. 2016 елда команда чемпион була, ә 2017 ел башында республика Суперкубогына ия була, әмма 2017 ел сезоны барышында финанслау булмау сәбәпле аутсайдерга кадәр төшә[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Главный тренер ФК «Зеленодольск» рассказал о причинах провального сезона-2017

Сылтамалар үзгәртү