Дионисий (Пиррос)

Архимандрит Дионисий Пиррос (грек. Ἀρχιμανδρίτης тулы һәм архаик формада Дионис Пиррос Фессалиец, грек. Θετταλός, чын исеме Дионисос Пурос; 1774 ел (яки 1777 ел), Кастаниа — 1853 елның 12 феврале, Афина[1])— яңа мәгърифәт эшлеклесе, архимандрит, табиб, фәлсәфәче һәм тәрҗемәче, укытучы, сәяхәтче, географ, тарихчы, ботаник, минералолог, эшмәкәр, милли-азатлык сугышында катнашучы.

грек. Διονύσιος Πύρρος
Җенес ир-ат
Сурәт
Ватандашлык  Греция
 Госман империясе
Туу датасы 1774
Туу урыны Кастанея[d], Госман империясе
Үлем датасы 12 (24) февраль 1853
Үлем урыны Афин, Греция
Һөнәр төре рухани, кәшиш, укытучы, эшкуар
Әлма-матер Павия үнивирситите[d]
Сугыш Юнанстан инкыйлабы[d]

Греция тарихында йатрофилософос (ιατροφιλόσοφος) буларак искә алына, башкача әйткәндә табиб, аерым алганда фәлсәфи мәсьәләләрне һәм сәнгатьне били[2].

Яшьлек үзгәртү

 
Преображенский монастыре Метеор

1774 елда (башка чыганаклар буенча 1777 елда) бүгенге трикалның фессалий номасы Кастани Тау авылында туган [3]. Әтисенең фамилиясе Пурос (Πούρος) яки Бурос (Μπούρος)[4], ләкин улы тарихта Дионисиос Пиррос Фессалиец (Διονύσιος Πύρρος ό Θετταλός) булып калды. Әтисе Дионисийга биш яшь булганда үлә. Аның энесе иеромонах Иоаким булуыда ачыклана.

Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңрак Преображенский монастыренда Амвросий, элеккеге Триккский (Трикала) епискобы тарафыннан иеродиаконга куела.

Пиррос Трикалга, көнбатыш Македониядән Козани шәһәреннән чыккан С. Стамкидисага грек грамматикасы дәресләрен үзләштерергә килә. Шуннан соң күрше Тирнавос шәһәренә юнәлә, Иоанниса Пезаросага укырга керә.

Аннан аның зур сәяхәте башлана. Ул Фессалия, Македония, Афон, Лемнос һәм Тенедос утрауларыны, Фракияга юл тота. Сәяхәте аның Константинопольгә килү белән тәмамлана. Биредә ул башта өй укытучысы булып эшли, соңрак Иеремия митрополиты Халкидон (Маврокордатос) секретаре була. Аннары энесе белән Иерусалимга юнәлә.

Ике ел (1803-1805) ул грек мәгърифәте үзәкләренең берсе булган Кече Азия Кидониесында яши. Биредә ул математика, физика өйрәнә. Хиосе утравында ул белемен оратор сәнгате, теология һәм астрономия дәресләре тулыландыра. Соңрак Смирна халкы соравы буенча, Кече Азиягә укытучы сыйфатында кайта. Ул Смирнада озак вакытлар укыта, әмма аның тынгысыз натурасы башка белемнәрдә таләп итә [5].

Италия үзгәртү

Дионисий Италиягә китә. Туган якларында озак тормый һәм Керкир утравы аша ул Неапольгә, берничә көннән соң Тосканага килә. Греция общинасы аңа бер ел җирле грек православие чиркәвенең викарие булырга тәкъдим итә. Алга таба ул Пиза, Флоренция, Миланда була, астрономия һәм математика дәресләренә йөрүне дәвам итә. Павияда ул җирле университетка (1807) языла һәм анда медицина һәм фәлсәфә укый. 1813 елның 14 апрелендә ул үзенең фәннәр докторы дипломын ала. Шуннан ул Падуи һәм Милан академияләрендә дә тыңлаучы ролендә була. Белем алуын Вена университетында тәмамлый.

Янә Грециядә үзгәртү

Венадан соң Дионисий Грециягә әйләнеп кайтырга һәм табиб булып эшләргә ниятли. Шулай ук Хиоста нигезләнергә карар кыла.

Әмма Италиядән, Закинф аша, ул Патрага килә һәм анда берничә ай яши. Афинаның якынлыгы һәм Дионисийның кызыксынучанлыгы аның борынгы шәһәргә барып кайтуының сәбәбе булып тора. Митрополит Афин Григорий IV Лесбосский тәкъдименнән соң, ул шәһәрдә калырга ният итә.

Монастырь Игумены, Дионисиос Петракис, аны медицинаны, табигый фәннәрне һәм фәлсәфәне өйрәтергә калырга чакыра. Ул 1813-1815 елларда Афинада кала [6].

Ул беренче "фәнни мәктәп"кә, ботаника бакчасына һәм Димитрис Каллифронас йортында минералогия музеена нигез сала.

1815 елда аның "Афин фәнни мәктәбе" финанс проблемалар аркасында эшләвен туктата. Халкис шәһәрендә сигез ай дәвамында ул Эвбеи Хөкүмәте Осман-паша үтенече буенча үз медицина хезмәтләрен күрсәтә. Шуннан Пиррос янә Греция җиренә сәяхәткә китәргә ниятли. Бу сәяхәт 20 ай дәвам иттә.

Аның юлында Мегара, Беотия, Фокида, Этолия, Пелопоннес, Идра, Порос, Китира, Сирос, Кея утраулары һәм янә Константинополь була. Нәтиҗәдә «Греция һәм аның сугышлары буенча сәяхәт» (« Περιήγησις της Ελλάδος και πόλεμοι αυτής αρχαίοι και νεώτεροι») эше барлыкка килә. Константинопольгә ул 1818 елда, патриарх булып Кирилл VI сайлангач килә. 1819 елның 14 гыйнварында, яңа патриарх Григорий аны солтанның баш табибы Мостафа Пехксет белән таныштыра. Мостафа аны медицина һөнәрен алып бару өчен кирәкле рөхсәт белән тәэмин итә.

Ул 2 ел дәвамында табиб булып эшли. 1820 елның 20 февралендә патриарх Григорий аны "Вселен троны архимандриты" саны итеп саный. Шулай ук аңа вәгазьче вазыйфаларын да йөкли.

Соңгы еллар үзгәртү

Ил монархиягә әйләнгәч, яңа хөкүмәт Дионисийга бернинди ярдәм дә күрсәтми. 1835 елда Дионисий Афинага килә һәм күп кенә китапларын бастыра, шуннан соң Бухареста, Яссада, Константинопольдә була һәм янәдән Афинага кайта.

Гомеренең соңгы елларында ул Афинада табиб булып эшли һәм китаплар яза.

1853 елның 12 февралендә Афинада вафат була.

Пиррос китаплары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Πανδέκτης: Πύρρος Διονύσιος ο Θετταλός
  2. Τεγόπουλος-Φυτράκης, Ελληνικό λεξικό, εκδ. Αρμονία , σελ. 319, ISBN 960-7598-00-8
  3. Πολιτιστικοι Ποροι - Κοινοτητα Αμπελακιων
  4. Πύρρος, Διονύσιος (Καστανιά Τρικάλων, 1777 - Αθήνα, 1853) - Εκδοτική Αθηνών Α.Ε
  5. Φαρμακοποιια Γενικη / Πυρροσ Διονυσιοσ. Ο Θετταλοσ
  6. Ιερα Μονη Ασωματων Πετρακη