Денис Шмыгаль, Дени́с Анато́лий улы Шмыга́ль (укр. Денис Анатолійович Шмигаль, 1975 елның 15 октябре, ССРБ, Украина ССР, Львов) — Украина сәясәтчесе, 2020 елның 4 мартыннан Украина Украина премьер-министры. 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 5 февраленә кадәр Ивано-Франковск өлкәсе дәүләт хакимияте башлыгы[1]. Икътисад фәннәре кандидаты (2003) [2].

Денис Шмыгаль
18нче Украина премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2020 елның 4 мартыннан
Премьер-министр урынбасары — Украина территорияләре һәм җәмгыятьләре үсеше министры
Вазыйфада
2020 елның 4 феврале – 2020 елның 4 марты
Шәхси мәгълүмат
Туган 15 октябрь 1975(1975-10-15) (48 яшь)
ССРБ, Украина ССР, Львов
Сәяси фирка фиркасез
Белем «Львов политехникасы» милли университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1975 елның 15 октябрендә Украина ССР Львов шәһәрендә туган. «Инженер-икътисадчы» белгечлеге буенча Львов политехника университетын (укр. Національний університет «Львівська політехніка») (1997) тәмамлаган. «Төбәк икътисады һәм җитештерү көчләрен урнаштыру» темасы буенча икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Алманиянең икътисад һәм энергетика министрлыгы менеджерлар әзерләү программасы буенча, Алманиядә стажировка үткән.

Хезмәт юлы үзгәртү

2000 елларда бизнес белән шөгыльләнгән. Львов өлкәсе администрациясе икътисад, инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә департаменты җитәкчесе (2009—2011), фискаль хезмәтнең өлкә идарәсе җитәкчесе, «Львовхолод» компаниясе вице-президенты (2014 елдан).

2018 елның гыйнварыннан Украина олигархы Ринат Әхмәтовка караган Борштын ТЭСы директоры була.

Беренче эш урыны «О'кей» ҖЧҖ була, анда ул 1994—1995 елларда менеджер булып эшли.

1995—2003 елларда бухгалтерлык эшендә: 1995—1997 елларда — «Електронбанк» АК валюта идарәсенең сәүдә операцияләре бүлегендә; 1997—1998 елларда — «Львов автобус заводы» ААҖ; 1998—1999 елларда — «С-Сәүдә йорты» ЯАҖ, 1999—2003 елларда — «ЛА ДІС» ҖЧҖдә.

2003—2005 елларда — «Львов автобус заводы» ЯАҖнең финанс бүлеге башлыгы, финанслар белән идарә итү һәм икътисади анализ бүлеге башлыгы, икътисади-стратегик үсеш буенча директоры.

2005 елның сентябрендә "ЛА ДІС" ҖЧҖнә кайта, анда 2006 елның июнь аена кадәр генераль директор урынбасары булып эшли.

2006 елның июненнән 2008 елның августына кадәр — «Комфорт-Инвест» инвестиция компаниясе ҖЧҖнең икътисад буенча директоры, 2008 елның сентябреннән 2009 елның сентябренә кадәр — «РОСАНІНВЕСТ» ҖЧҖ генераль директоры.

2009 елның сентябрь-октябрь айларында Львов өлкәсе дәүләт администрациясе рәисе ярдәмчесе булып эшли.

2009 елның октябреннән 2011 елның апреленә кадәр Львов өлкәсе дәүләт администрациясе Баш икътисад идарәсен җитәкләгән (2010 елда төп идарә икътисад һәм инвестицияләр буенча Баш идарә итеп үзгәртелгән).

2011 елның августыннан декабрь аена кадәр Төбәк үсеше институтының иҗтимагый оешмасы идарәсен җитәкли.

2012 елның гыйнварыннан декабренә кадәр Львов өлкәсе дәүләт администрациясе икътисад һәм сәнәгать сәясәте баш идарәсе башлыгы, 2013 елның гыйнварыннан декабренә кадәр — Львов өлкәсе дәүләт администрациясе икътисадый үсеш, инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать департаменты директоры булып эшли.

2014 ел башыннан апрель аена кадәр — Украинаның халык депутаты Роман Чернега ярдәмчесе-консультанты (7нче чакырылыш, Виталий Кличконың «УДАР» фиркасе).

2014 елның маеннан декабренә кадәр Львов өлкәсе табышлар министрлыгының Баш идарәсендә начальник урынбасары булып эшли.

2015 елның гыйнварыннан 2017 елның гыйнварына кадәр «Львовхолод» ТПК ҖЧҖендә президент киңәшчесе, вице-президент, генераль директор, күзәтчелек шурасы әгъзасы булып эшли.

2017 елның гыйнварыннан 2018 елның гыйнварына кадәр «ДТЭК Західенерго» ҖАҖдә генераль директорның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли.

2018 елның гыйнварыннан 2019 елның июленә кадәр ДТЕК Бурштинська ТЕС директоры булып эшли, «ДТЭК Західенерго» ҖАҖ (рус. ПАО) генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы.

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

2014 елгы парламент сайлауларында 121нче сайлау округыннан (Львов өлкәсе) халык депутатлыгына кандидат була. Үз-үзен күрсәтүче.

2015 елда — «Халык контроле» фиркасеннән Львов өлкә шурасына депутатлыкка кандидат.

2019 елда Львов өлкәсе администрациясе рәисе вазыйфасына кандидат була.

Украина премьер-министры үзгәртү

2020 елның 3 мартында Украина парламенты (Югары Рада) Алексей Гончарукның отставкага җибәрү турындагы гаризасын карый һәм гаризаны канәгатьләндерә[3].

Югары Рада депутатлары Украина премьер-министры итеп җәмгыятьләрне үстерү министры Денис Шмыгальне сайлый. 291 парламентарий карарны хуплаган, 59 депутат каршы булган, 46сы битараф[4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү