Дамир Сирин улы Хафизов (24.10.1974, СССР, ТАССР, Азнакай районы, Уразай) - рәссам, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Дамир Хафизов
Туган телдә исем Дамир Сирин улы Хафизов
Туган 24 октябрь 1974(1974-10-24) (49 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы , Уразай
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Дамир 1974 елда Татарстан Республикасы Азнакай районы Уразай авылында гадәти татар гаиләсендә туа.

1981 елда мәктәпкә укырга керә.

1989-1993 елларда Лениногорск педагогика училищесының сәнгать-график бүлегендә укый.

1993 елдан - 15 ел үз мәктәбендә рәсем, сызым һәм география укытучысы булып эшли. Дамир Хафизов мәктәп программасыннан таныш булган география фәнен квалификацияле укыту өчен, 1999 елда Казан дәүләт педагогика университетының табигый-география факультетының читтән торып уку бүлеген тәмамлаган[1].

2008 елда Яр Чаллы шәһәренә китә (гаиләгә акча кирәк булган, белгечлеге буенча эшләмәгән).

2010 елдан рәсем сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый.

Күргәзмәләре үзгәртү

Мәскәү, Казан, Уфа, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Октябрьск, Баулы шәһәрләрендә үткәрелгән күргәзмәләрдә катнашкан. Шәхси күргәзмәләре Азнакай шәһәрендәге "Азнакай курчагы" халык һөнәрчелеге Йортында, "Эбиволь" галереясында, театрның күргәзмәләр залында узган. К.Тинчурин исемендәге музейда, Казан шәһәренең «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залында, Я. Гашек исемендәге Бөгелмә шәһәре музеенда узган.

Нигездә, эшнең предметы һәм темасы булып пейзаж һәм натюрморт тора.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү