Гуннар Ярринг (шведча Gunnar Valfrid Jarring) – дәүләт эшлеклесе, төрки телләр белгече, швед. 1907 елның 12 октябрендә Швециядә фермер Брунби гаиләсендә туган. 2002 елда (94 яшь) вафат.

Гуннар Ярринг
Туган телдә исем Гуннар Вальфрид Ярринг, Gunnar Valfrid Jarring
Туган 12 октябрь 1907(1907-10-12)
Швеция
Үлгән 29 май 2002(2002-05-29) (94 яшь)
Стокһольм, Швеция
Күмү урыны Vikens old cemetery[d][1]
Милләт швед
Ватандашлыгы  Швеция
Әлма-матер Лунд үнивирситите
Һөнәре дипломат, төрки телләр белгече
Эш бирүче Лунд үнивирситите
Җефет Agnes Urania Jarring[d]

 Гуннар Ярринг Викиҗыентыкта

Дипломат эшчәнлеге үзгәртү

1940-1941 елларда Әнкарада Швеция консуллыгы атташесы.

1941-1945 елларда Тәһранда Швеция илчелеге бүлек мөдире.

1946-1948 елларда Аддис-Әбабәдә Швециянең ышанычлысы.

1948-1951 елларда Нью-Дәһлидә илче.

1952 елдан Стокһольмда бүлек башлыгы.

1956-1958 елларда БМОда илче. Кәшмир мәсьәләсе белән шөгыльләнә.

1958-1964 елларда Вашингтонда илче.

1964 елдан ССРБдә, Монголиядә илче. Солженицынга Нобель бүләге бирүгә бәйле кыенлыклар кичерә.

Төрки телләр белгече үзгәртү

Уйгыр телен, фарсы, төрек телләрен белә. Лунд университетын тәмамлаган . Укытучылары Михаил Хандамиров, проф. Ракет (G. Raquette), В. Банг (W. Bang,). Л. Фекете (L. Fekete).

1929-1930 елларда Кашгарда һәм Янгисарда (Көнбатыш Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы ) яшәп, уйгыр теле фонетикасы буенча китап (Studien zu einer ostturkischen Lautlehre) яза. 1933 елда шуның буенча докторлык диссертациясе яклый.

1936 елда уйгыр теле һәм үзбәк фольклоры буенча “Җимешләр бәхәсе” (The Contest of the Fruits) китабын яза.

1938 елда Әфганстан үзбәкләре сөйләмен (Uzbek text from Afghan Turkestan) өйрәнә.

1964 елда уйгыр теле диалектларын өйрәнеп, сүзлек (An Eastern Turki-English Dictionary) төзи.

Кырым татарлары, Кемаль Ататөрек, Карл ХII нең Әнкарада булуы турында китаплар авторы.

Г.Ярринг хезмәтләре үзгәртү

  • Studien zu einer osttürkischen Lautlehre (1933 ел)
  • The Contest of the Fruits, An Eastern Turki Allegory (1936 ел)
  • The Uzbek Dialect of Qilich (Russian Turkestan) (1937 ел)
  • Uzbek Text from Afghan Turkestan with Glossary (1938 ел)
  • Materials to the Knowledge of Eastern Turki (1946-51 еллар)
  • An Eastern Turki-English Dialect Dictionary (1964 ел)

Чыганаклар үзгәртү

1. Шохрат Кадыров. Российско-туркестанский исторический словарь. Том 2. Осло, 2004 .

2. Ф. Лукьянов Почему Гуннар Ярринг не возглавил ООН. Время новостей.N°96, 31 май 2002 ел.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

http://www.centrasia.ru/person2.php?&st=1094766196(үле сылтама)

http://feb-web.ru/feb/izvest/1967/06/676-560.htm

http://www.vremya.ru/print/23648.html

  1. 1,0 1,1 http://gravar.se/resultat/?forsamling=0&fornamn=Gunnar&efternamn=JarringGravar.se.