Григорий Петровский

Григорий Иван улы Петровский (рус. Петровский Григорий Иванович, укр. Григорій Іванович Петровський, 23 гыйнвар (4 февраль) 1878(18780204), Печенеги, Волчанск өязе, Харьков губернасы — 9 гыйнвар 1958Мәскәү) — инкыйлабчы, ССРБ фирка һәм дәүләт эшлеклесе.

Григорий Петровский
Туган 4 февраль 1878(1878-02-04)
Печенеги, Харьков губернасы, Россия империясе
Үлгән 9 гыйнвар 1958(1958-01-09) (79 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Күмү урыны Мәскәү кирмәне диварының некрополе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, сәясәтче, фабричный рабочий
Эш бирүче Днепровский металлургический завод[d] һәм Мариупольский металлургический комбинат имени Ильича[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Петровский, Пётр Григорьевич[d] һәм Петровский, Леонид Григорьевич[d]
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

 Григорий Петровский Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Һөнәрмәнд гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. Харковь рухани семинариясендә ике ярым ел укыган, акча җитмәве сәбәпле укуын дәвам иттерә алмаган. 1898 дән РСДЭФ әгъзасы. Ике мәртәбә кулга алынган булган (1900, 1903). Беренчы рус инкыйлабы вакытында ыстачкы комитетын җитәкли.

1912 дә Мариупольдәге «Провиданс» заводы кырдыручысы Григорий Петровский Екатеринослав губернасы эшчеләр куриясеннән IV Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Бер үк вакытта «Правда» гәзитенең рәсми нәшире.

1914 тә кулга алына, 1915 тә Туруханск төбәгенә гомерлек сөргенгә хөкем ителә; 1916 дә Якутск өлкәсенә күчерелә.

Февраль инкыйлабыннан соң азат була. Июньгә хәтле Якутия комиссары, һәм Якутск Ватандашлар куркынычсызлыгы комитеты рәисе. Аннары фирка әмере белән Донбасска җибәрелә; РСДЭФның Екатеринослав губерна комитетының рәисе, Екатеринослав шәһәр думасы һәм Россия Җөмһүрияте Вакытлы Шурасы әгъзасы.

  • 1917 нең ноябреннән — РСФСР эшке эшләр халык кәмисәре.
  • 1919—1938 дә УССР ҮБК рәисе, бер үк вакытта 1922 дән ССРБ ҮБК рәисләреннән берсе, 1938—1939 гг. заместитель Председателя Президиума Верховного Совета ССРБ.
  • 1939 дә «халык дошманнары эшчәнлегенә юл куючылык»та гаепләнеп фиркадән чыгарыла һәм барлык вазыйфалрдан читләштерелә.

1940 тан үлгәнчегә хәтле ССРБ инкыйлаб музее директоры урынбасары. БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы, ССРБ ЮШ депутаты (1 чакырылыш).

Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләнгән.

Гаиләсе

үзгәртү

Балалары: Леонид (1902—1941) — совет хәрби эшлеклесе, сугышта һәлак булган; Пётр (1899—1941) — репрессияләр корбаны.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү