Гобәйдулла Илешев

Гобәйдулла Илешев (10 октябрь 1927 ел — 7 август 2009 ел) — галим-тарихчы, партия органнары хезмәткәре, югары мәктәп укытучысы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Тарих фәннәре докторы (1985), профессор (1988). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989).

Гобәйдулла Илешев
Туган 10 октябрь 1927(1927-10-10)
Түбән Сирбай, Максютовский сельсовет[d], Күгәрчен районы, СССР
Үлгән 7 август 2009(2009-08-07) (81 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Гөбәйдулла Шәрип улы Илешев 1927 елның 10 октябрендә Башкорт АССРның Зилаер кантоны Бөрҗән-Кыпчак улусы[1] Түбән Сирбай авылында крестьян гаиләсендә туган. Атасы Әхмәтшәриф һәм әнисе Миңлебикә Шверник исемендәге колхозда эшли, аларның 9 баласы була.

Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуын Мәкъсүт җидееллык мәктәбендә дәвам итә. 1940 елда мәктәпне тәмамлый. Шверник исемендәге колхозда эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944-1951 елларда ССРБ-ның Хәрби-Диңгез флотының Кара диңгез флотилиясендә хезмәт итә. 1952 елда запастагы офицерлар әзерләү планы буенча Тын океан флотына даими хезмәткә җибәрелә (Владивосток, Совет Гаваны. Аның белемен күтәрү М В. Фрунзе исемендәге Ленинград Югары хәрби-диңгез училищесында тәмамлана. Өлкән лейтенант званиесе бирелә.

1952 елдан Башкорт АССРның Күгәрчен һәм Яңавыл районнары мәктәпләрендә эшли.

1955-1957 елларда — Күгәрчен районында партия органнары хезмәткәре.

1957 елда Морак педагогия училищесын, 1961 елда — Свердловск шәһәрендә Югары партия мәктәбен тәмамлый.

1961-1962 елларда КПСС-ның Йомагужа район комитетының идеология бүлеге мөдире булып эшли.

1962-1965 елларда Уфа шәһәрендә КПСС-ның Ленин район комитетында эшли.

1965 елдан Дондагы Ростов дәүләт университетының КПСС тарихы кафедрасы аспиранты.

1968 елда кандидатлык диссертациясе уңышлы яклый.

1968-1971 елларда — Башкорт дәүләт педагогия институты укытучысы.

1971-1976 елларда Мәскәү технология институтының Уфа филиалында укытучы булып эшли.

1976 елдан — Уфа авиация институты доценты, бер үк вакытта 1983 елдан — тарих кафедрасы мөдире.

1985 елда Мәскәү дәүләт университетында «Деятельность Башкирской партийной организации по развитию сельского хозяйства (1946-1970 гг.)» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1991 елдан Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалында укыта.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре Башкортстанда XX гасырда аграр сәясәткә, XVIII гасырның 1-нче чирегеннән — XX гасыр ахырына кадәрге чорда Кара диңгездә Россия флоты тарихына багышланган.

100-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

    • Деятельность Башкирской партийной организации по развитию сельского хозяйства (1946—1970 гг.). Саратов, 1982.
    • Башкирская деревня в первые послевоенные годы (1946—1950 гг.). Уфа, 1988.
    • Флот — линия жизни. Уфа, 2009.

Гаиләсе үзгәртү

  • Хатыны — Мәрфуга Кинҗәгали кызы, педагог.
Кызы Гүзәл
Улы Марат, физик-математик
улы Илдус, дәүләт эшлеклесе, политолог, филолог, дипломат, югары мәктәп укытучысы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Флот элемтәсе алдынгысы» билгесе (1948)
  • ССРБ Хәрби-диңгез флоты Баш командующиеның Мактау кәгазе
  • Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1989)

Хәтер үзгәртү

  • Сибай шәһәрендә Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалы уку корпусы бинасына мемориаль тактаташ куела.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Илешев Гобәйдулла Шәрип улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 25 сентябрь 2019)