Георгий Черданцев

Георгий (Юра)[1] Владимирович Черданцев (1971 елның 1 феврале, Мәскәү) — Россия спорт комментаторы, телетапшырулар алып баручы. НТВ һәм «НТВ-Плюс» телеканалларының спорт комментаторы буларак танылу алган[2]. РФПЛ матбугат атташесы (2004—2007). Хәзерге вакытта «Матч ТВ» каналында эшли.

Георгий Черданцев
Туган 1 февраль 1971(1971-02-01) (53 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре журналист, телеалыпбаручы, радиоведущий, комментатор

 Георгий Черданцев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Георгий Черданцев 1971 елның 1 февралендә Мәскәүдә туган. Автобиографиясе буенча, ата-анасы гомер буе МДУның биология факультетында эшләгәннәр: әнисе — фәннәр кандидаты, фәнни хезмәткәр, әтисе — фәннәр докторы, профессор[3][4]. Черданцевның карт бабасының атасы Никанор стенография буенча беренче Россия дәреслеген язган. Аның карт бабасы — Глеб Никанорович Черданцев — Үзбәкстанның беренче географик картасын төзегән. Кайчандыр Ташкәнтның бер урамы һәм торак массивы Черданцев исемен йөрткән[5].

1987 елда Мәскәүнең инглиз телендә кайбер фәннәрне укыта торган 23 нче махсуслаштырылган мәктәбен тәмамлый. Тренер Олег Васильевич Шахин җитәкчелегендә 7 яшьтә футбол уйный башлый[6]. 1982—1989 елларда Мәскәү чемпионатында «Спартак» өчен уйнаган, әмма тез җәрәхәтләнү сәбәпле, футбол карьерасын тәмамларга мәҗбүр булган.

1992 елда «инглиз теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының роман-герман бүлеген тәмамлый[7]. Шулай ук итальян телен дә белә. Югары уку йортын тәмамлагач, банкта юридик бүлегендә тәрҗемәче булып, аннары Истанбулда складта йөкче һәм Италиядә туристик фирмасы вәкиле булып эшли[8]. Шулай ук 2 семестр РФ Тышкы эшләр министрлыгының МДХМИ икътисади факультетында укый.

Телевидение үзгәртү

НТВ/НТВ-Плюс/Матч ТВ үзгәртү

Телевидениедә 1996 елдан бирле эшли. «НТВ-Плюс» телекомпаниясендә тәрҗемәче вазыйфасында эшли башлый, аннары зур булмаган сюжетлар, репортажлар, футбол чемпионатларына күзәтүләр тавышлыландыра. Василий Уткинның «Футбол клубы» программасында корреспондент булып эшли. Корреспондент сыйфатында «1998 елгы дөнья чемпионатында футбол клубы» (НТВ) исеме астында чыгарылышлар өчен репортажлар әзерләгән. Беренче шәрехләгән футбол матчы 1998 елда була — Италия һәм Норвегия җыелма командалары арасында Франциядә узган дөнья чемпионаты уенының трансляция язмасы.

1999 елның көзеннән 2001 елның июненә кадәр ТНТ һәм НТВ-Плюс Футбол[9][10] телеканалларында «Аурупа футбол атнасы» күзәтү программасының алып баручысы һәм җитәкчесе була[11]. 2000 еллар башында Василий Уткин урынына «Футбол клубы»ның берничә чыгарылышын үткәрә.

1999 елдан 2009 елга кадәр НТВ-Плюс Футбол каналында «Ирекле бәрү» мәгълүмати-аналитик программасын алып барган[12]. 2000 еллардан һәм 2015 елга кадәр Черданцев шулай ук футбол турында НТВ-Плюс Футбол каналында, ә аннары «Наш футбол» каналында да «Обратный отсчёт»[13], «2:1», «Постскриптум», «90 минут»[14] һәм «90 минут Плюс» буенча аналитик программаларының авторы һәм алып баручысы булып тора. 2002 елдан 2003 елга кадәр ТВС каналында спорт яңалыкларын укыган[15].

«НТВ-Плюс» телекомпаниясендә эшләгән чорда футбол буенча Италия чемпионаты матчларына аңлатма биргән. Шулай ук 2000 елда (Мәскәүдән), 2002, 2008 һәм 2016 елларда Дөнья һәм Аурупа чемпионатлары трансляцияләрдә аңлатмачы булып эшли. УЕФА Чемпионнар лигасының өч финалын (2003, 2007 һәм 2015 елларда), шулай ук «Зенит» белән «Рейнджерс» арасында 2007/2008 УЕФА Кубогының финал уенын шәрехләгән[16].

2008 елның мартыннан 2011 елның декабренә кадәр — НТВ каналында «Футбол төне» программасын алып баручы[17].

2013 елның августында «Спорт Плюс» телеканалы җитәкчесе итеп билгеләнә. 2014 елның февралендә шул ук каналда «Спорт FM» радиосын алып баручысы Софья Тартакова белән бергә Сочидан «Олимпийский канал» алып барган.

Футбол буенча 2014 елгы дөнья чемпионаты вакытында «НТВ-Плюс» телеканалында «Дөнья чемпионатында футбол клубы» тапшыруында «Футбол багажнигы» рубрикасын алып бара.

2015 елның 1 ноябреннән, «НТВ-Плюс»та спорт редакциясе таралу сәбәпле, яңа «Матч ТВ» спорт телеканалында «Барысы да футболга!» һәм «Футболдан соң» программаларын аңлатмачы һәм алып баручы вазыйфасына керешә[18]. 2016 елның 10 июлендә Константин Генич белән бергә «Матч! Футбол 1» каналында ПортугалияФранция 2016 елгы Футбол буенча Аурупа чемпионатының финал уенын шәрехләгән[19].

Башка телеканалларда һәм радиостанцияләрдә үзгәртү

2005 елның февраленнән 2013 елның августына кадәр — «Серебряный дождь» радиостанциясендә «Футбол тыңлыйбыз» программасын алып баручы[20].

Первый каналда чыккан «Гражданин Гордон»[21], «Әйтсеннәр», «Алар һәм без» һ.б. ток-шоуда катнашкан.

2013 елның сентябрендә Геннадий Орлов белән бергә Первый каналда «Зенит» — «Спартак» РФПЛ матчы трансляциясен шәрехләгән[22]. 2014 елның июнендә шул ук каналда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын шәрехләгән. Шуннан соң «Первый канал» өчен тагын берничә трансляция шәрехләгән: 2015 елның июлендә Россия һәм Испания арасында яшүсмерләр Евро-2015 финалын, шулай ук РФПЛ ЦСКА — «Спартак» уенын һәм 2016 елгы Аурупа чемпионатының Россия — Швеция һәм Россия — Черногория сайлап алу матчларын.

2014 елның 27 сентябрендә «Санкт — Петербург» каналында «Зенит» — «Спартак» матчын шәрехләгән.

2015 елның ноябрендә «Дом-2» реалити-шоуында катнашучылар арасында футбол матчын шәрехләгән[23].

Бүләкләр үзгәртү

  • «Иң яхшы комментатор» номинациясендә РФС «Стрелец» премиясе (2001)[24];
  • «Иң яхшы спорт журналисты» номинациясендә РФС һәм РФПЛ «Премьер» уртак премиясе (2005)[25];
  • «Иң яхшы спорт комментаторы» номинациясендә ТЭФИ Россия телевидение академиясенең милли телевизион конкурсы финалисты (2009)[26];
  • Иң яхшы спорт комментаторына «Алтын микрофон» премиясе (2011);
  • «Футболны пропагандалаган өчен» номинациясендә РФС премиясе (2012)[27];
  • «90 минут плюс» иң яхшы футбол ток-шоуы өчен РФПЛ «Премьер» премиясе (2013)[28];
  • «Россия футболын популярлаштыруга һәм пропагандалауга зур өлеш керткән өчен» РФПЛ премиясе (2013)[29];
  • Иң яхшы тележурналистка «Алтын микрофон» премиясе (2014);
  • РФ Президентының 2014 елгы Кышкы Олимпия уеннарын әзерләүдә һәм аны үткәрүдә күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт хаты (2014)[30];
  • «Физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен» РФ Спорт министрлыгының мактау грамотасы (2019)[31].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Черданцев: посреди беседы Капелло сорвал петличку…
  2. Георгий Черданцев, комментатор телеканалов НТВ и "НТВ-Плюс". Lenta.ru (2011-12-26).
  3. БИОГРАФИЯ.
  4. Георгий Черданцев: «Более расфуфыренной и бессмысленной лиги, чем английская, в Европе нет» (2014-03-27).
  5. Биография на сайте Георгия Черданцева
  6. Европейская футбольная неделя. ТНТ (2001-10-31). әлеге чыганактан 2002-02-11 архивланды.
  7. Ответы Георгия Черданцева. Газета.ру (2012-09-27). әлеге чыганактан 2018-12-08 архивланды. 2022-05-09 тикшерелгән.
  8. Георгий Черданцев: "Болею за «Спартак», я же играл за него". spartakworld.ru (2012-10-11).
  9. Георгий Черданцев. Вокруг ТВ.
  10. Другое. НТВ-Плюс (2002-11-10). әлеге чыганактан 2003-03-06 архивланды. 2022-05-09 тикшерелгән.
  11. Георгий Черданцев: "В нашей сборной Хиддинк халтурит". Собеседник (2008-06-21).
  12. Десять лет без Юры Тишкова. Sportbox.ru (2013-01-12).
  13. Россия и Спартак. НТВ-Плюс (2002-11-10). әлеге чыганактан 2003-02-20 архивланды. 2022-05-09 тикшерелгән.
  14. Спортивное телевидение: «Футбольному обозрению» по-прежнему нет равных. Радио Свобода (2008-04-28).
  15. Анонс ТВС (2:53). YouTube (2008-09-15).
  16. «Кто называет его чипсоедом, сам и есть чипсоед». Георгий Черданцев – о том, закончил ли Аршавин вообще все (2016-02-10).
  17. Футбольная ночь на «НТВ». Фонтанка.ру (2008-03-24).
  18. Футбольный комментатор Черданцев покинул "НТВ-плюс". Интерфакс (2015-10-16).
  19. Генич и Черданцев прокомментируют финал Евро-2016 на «Матч ТВ» (2016-05-27).
  20. Слитки гражданского общества. Список лауреатов "Человека дождя" полевел, а икра почернела (2011-02-21).
  21. Гражданин Гордон — Евро-2012: чем неудача России отличается от предыдущих — Первый канал
  22. Матч «Зенит» — «Спартак» прокомментируют Орлов и Черданцев (2013-09-27).
  23. Дмитрий Тарасов: "Черданцев на «Дом 2»? Это отдельная тема" (2015-11-15).
  24. "Стрельцы" обрели хозяев (2001-12-31).
  25. Футбол. Стали известны имена лауреатов премии "Премьер"-2004 (2005-03-09).
  26. Черданцев проиграл Гендлину борьбу за «Тэфи». LiveSport.Ru (2009-09-27).
  27. Георгий Черданцев получил премию "За пропаганду футбола". Чемпионат.com (2012-05-26).
  28. Премия Премьер. РФПЛ. әлеге чыганактан 2014-04-10 архивланды. 2022-05-09 тикшерелгән.
  29. Премия Премьер. РФПЛ. әлеге чыганактан 2014-04-10 архивланды. 2022-05-09 тикшерелгән.
  30. Георгий Черданцев.(үле сылтама)
  31. Приказ «О награждении Почётной грамотой Министерства спорта Российской Федерации» от 8 мая 2019 г. № 69 нг, archived from the original on 2019-05-28, retrieved 2022-05-09 

Сылтамалар үзгәртү