Георгий Ревия (Георгий Ной улы Ревия, гөрҗ. გიორგი ნოეს ძე რევია; 1999 елның 3 апреле, Одинцово, Россия) — Грузия тимераякта фигуралы шуучысы. Бозда биюдә Мария Казакова белән яшьүсмерләр Гран-при финалы җиңүчесе (2019).

Георгий Ревия
Туган телдә исем рус. Георгий Ноевич Ревия
гөрҗ. გიორგი რევია
Туган 3 апрель 1999(1999-04-03) (25 яшь)
Одинцово, Россия
Яшәгән урын Одинцово
Тбилиси
Ватандашлыгы Грузия байрагы Гөрҗистан
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)

 Георгий Ревия Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Георгий 1999 елның 3 апрелендә Россиянең Одинцово шәһәрендә туа. Фигуралы шуу белән 2003 елда шөгыльләнә башлый[1]. 2016 елга кадәр Россия өчен чыгыш ясый (Ксения Конкина белән), аннан соң Грузия өчен чыгыш ясый башлый. Бер сезон дәвамында Ева Хачатурян белән ярышларда катнаша.

2017—2018 сезоныннан Мария Казакова белән чыгыш ясый башлый. 2018 елның мартында алар яшьүсмерләр дөнья чемпионатында катнашалар, анда 9 нчы урынны яулыйлар. Икенче елда шулай ук яшьүсмерләр дөнья чемпионатында чыгыш ясыйлар, анда 6 нчы урында урнашалар.

2019—2020 сезоны пара өчен бик уңышлы була. Ике яшьүсмерләр арасында Гран-при этабында да медальләр яулый алалар (Латвиядә узган этапта көмеш медаль, Хорватиядә — алтын). 2019 елның декабрендә Италиянең Турин шәһәрендә узган яшьүсмерләр арасында Гран-при финалында алтын медаль яулыйлар. Моңа кадәр Грузия спортчылары яшьүсмерләр Гран-при финалында мондый нәтиҗәгә ирешә алмаган һәм Казакова/Ревия беренче җиңгән пара була[2]. 2020 елның гыйнварында пара беренче тапкыр Аурупа чемпионатында чыгыш ясый, анда 14 нче урында урнашалар. Март аенда яшьүсмерләр дөнья чемпионатында көмеш медаль яулыйлар.

2021—2022 сезонында алар Nebelhorn Trophy 2021 ярышында катнашып, бронза медальләрен яулыйлар һәм 2022 елгы Олимпия уеннарына Грузия өчен бозда биюдә урын яулый алалар. Февральдә Пекинда узган Олимпия уеннарында пара 19 нчы урында урнаша[3]. Мартта дөнья чемпионатында чыгыш ясыйлар һәм 19 урында ярышны тәмамлыйлар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография. www.isuresults.com.(ингл.)
  2. Kazakova and Reviya capture first Junior Grand Prix gold for Georgia. goldenskate.com.(ингл.)
  3. Competition Results. www.isuresults.com.(ингл.)