Гафиятулла Арсланов
Арысланов Гафиятулла Шаһимәрдән улы (баш. Арыҫланов Ғәфиәтулла Шаһимәрҙән улы)- (20.09.1915—05.01.1945) — танкист, гвардия майоры (1944). Советлар Берлеге Герое (1940). Башкорт. Кинҗә Арыcланов нәселеннән. Башкортлардан беренче Советлар Берлеге Герое.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
БиографиясеҮзгәртү
Ырынбур губернасы, шул ук исемле өязнең 1‑се Кинҗәабызда (2-се Кинҗәабызда) авылында 1915 елның 7 (яңа вакыт буенча 20) сентябрендә авылдаш гаиләсендә дөньяга килә.
1937 елда Стәрлетамак нефть техникумында[1] белем ала. Шул ук елда Куергазы военкоматы аша Кызыл Армия сафына алына.
1939 елда Көнбатыш Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
1939 елның декабереннән — 1940 елның мартына кадәр Төньяк‑Көнбатыш фронтта хезмәт итә, 1939-40 елгы совет‑фин сугышында катнаша.
1941 елда В. И. Ленин исемендәге Сембер Кызыл Байраклы танк училищесын белем ала.
1941-1945 елда Бөек Ватан сугышында катнаша.
1943 елдан бирле Көньяк‑Көнбатыш, Воронеж, Үзәк, 2 нче һәм 3‑нче Украина фронтларында танк батальоны командиры, танк полкы командиры урынбасары.
Курск, Орел, Харьков, Смоленск, Дебрецен (Венгрия) шәһәрләрен азат итүдә катнашкан.
1945 елның 5 гыйнварында Венгриянең Будапешт шәһәрендә батыр һәлак була.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Хәзерге Ишембай нефть көллияте