Гариф Чокалый (Гарифулла Гайнулла улы Гайнуллин) — татар язучысы.

Гариф Чокалый
Туган телдә исем Гарифулла Гайнулла улы Гайнуллин
Туган 1878(1878)
Сембер губернасы Буа өязе Иске Чокалы авылы
Үлгән 1935(1935)
Омск өлкәсе Тюкалин районы Охотниково авылы
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь

Шагыйрь һәм хикәятче Гариф Чокалый 1878 елда Сембер губернасы Буа өязе Иске Чокалы авылында (хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы) крестьян гаиләсендә туган. Башта авыл мәктәбендә, аннары Сембер шәһәре мәдрәсәсендә укый. Үзлегеннән русча өйрәнә.

1905 елгы революция тәэсирендә татар авылларында мәдрәсәләр каршында рус класслары ачыла. Чокалый үз авылында татар балаларына рус теле укыта.

Октябрьдән соң, 19191921 елларда Буа өязе халык мәгарифе бүлегендә инструктор (инспектор) булып эшли. Буа мәктәпләрендә укытучылык итә.

Иҗат эшчәнлеге 1910 елларда башлана. 19101914 елларда аеруча нәтиҗәле эшли. «Чын вәгъдә», «Биш мужик», «Надан ата», «Тәрәкъ­кый мәхәббәте», «Кызыклы шигырьләр» исемле шигырь китаплары (Шигырьләр «Кызыклы шигырьләр» (1912) китабыннан китерелде), «Гаффар агайның тормышы», «Яхья суфи» исемле проза китаплары басылып чыга.

Шигырьләрендә күбрәк шәхси азатлык таләп итеп, бәхетне шәхси азатлыкта күрсә, хикәяләрендә XX йөз баш татар әдәбиятының үзәк традицияләреннән берсе — мәгърифәтчелек әдәбияты фикерләренә килеп кушыла, үзенең киләчәк турындагы якты өметләрен белемле кешеләргә төби, татар тормышының алга баруына киртә булып торган иске хорафатларны контрастлык алымнары белән сатира астына ала, бу яктан хикәяләре З. Һади хикәяләренә якын тора. Сатира аның хикәяләренең дә бер үзенчәлеге.

Г. Чокалый — балалар өчен дә шигъри мирас калдырган язучы. Монда әдипнең төп темасы — ятимлек.

Ятимлек темасы XX йөз башы татар балалар әдәбиятының байтак битләрен алып тора. Г. Тукай, Н. Думави, З. Ярмәки, Ф. Агиев, Ф. Ибраһимов шигырь һәм хикәяләрендә ятимлек җәмгыятьнең уңай якка хәл итәргә тиешле бер бурычы итеп тасвирлана. Әлеге язучыларда баланың әти-әнисе юк, ул шуңа ятим.

Г. Чокалый бу җәһәттән татар балалар әдәбиятында яңа сәхифә ача, ятимлекне ата-ана арасында булган мөнәсәбәт белән бәйли. Аныңча, гаиләдә тынычлык булырга, ата-ана бер-берсе белән тату яшәргә тиеш, шунда гына ятимлек бетерелә, бала бәхетле була. Ачыграк итеп әйткәндә, автор бала язмышында ата-ананың җаваплылыгына басым ясый. Бу турыда үз теле белән генә сөйләми, үтемлерәк юлларын эзли, кечкенә геройның:

Әткәй, син нидән
биздең әнкәйдән,
Тормыштан кызык
Бетеп китте ямь,

дип өзелеп-өзелеп сөйләве бүген дә ата-анага кисәтү булып яңгырый.

Г. Чокалый шәхес культы чорында кулга алына. Омск өлкәсе Тюкалин районы Охотниково авылында 1935 елда сөргендә вафат була.