Ганада ислам
Ганада ислам (ингл. Islam in Ghana, гарәп. الإسلام في غانا ) ― динамик үсештәге диннәрнең берсе.
Ганада ислам | |
Дәүләт | Гана |
---|---|
Ганада ислам Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртүХәзерге Гана территориясендә ислам 1390-елларда барлыкка килгән [1]. Урта гасырларда Ислам таралышы, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре белән сәүдә элемтәләренә бәйле. XV гасырдан ислам илнең төньяк өлешендә тарала башлый.
XIX гасыр башында мөселманнар саны Нигериянең төньягыннан күчеп килгән мөселман качаклар хисабына арткан.
1970-еллардан Африкада исламизм таралуга карамастан, Ганада мөселманнар һәм христианнарның үзара тыныч яшәеше сакланып кала.
Саны һәм таралышы
үзгәртү2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Гана Республикасында ил халкының (31 млн кеше, 2020 елга, бәяләү) 17[2] ― 25 % ы[3] ― мөселманнар. Мөселман җәмәгатьчелеге илдә мөселманнарның саны 30 % тәшкил итә, дип раслый.
Гана мөселманнарының 51 % ы ― Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр, Шәфигый мәзһәбе вәкилләре дә бар. Мөселманнарның 16 % ы ― Әхмәдия мөселманнары (Ганада 1926 елдан яшәп килә) һәм 6[4] ― 8 % ы [5] ― шигыйлар һәм ваһһабилар.
Мөселманнар күбесенчә илнең төньягында яши. Ислам фульбе, гурма, хауса, лоби, буса, вала, дагомба, мампруси этник төркемнәре арасында киң таралган.
Шигый исламы тиз таралу 1980-елларда илгә Ливан сәүдәгәрләре килеп җитүгә бәйле [6].
Гана мөселманнары арасында Суфичылык аз таралган булса да, биредә Тиҗания һәм Кадыйрия тәрикатьләре вәкилләре бар.
Оешма
үзгәртүГанада эшләүче Мөселман советы (Muslim Council of Ghana) мөселманнарга дини һәм социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук Мәккәгә хаҗ оештыра[4].
Мәгариф
үзгәртүМөселман халкы күп булган районнар һәм шәһәрләрдә башлангыч һәм урта дини белем алырга тәкъдим итүче ислам яки гарәп мәктәпләре эшли.
Танылган мөселманнар
үзгәртү- Мөбарәк Вакасо (2002), футболчы.
Мәчетләр
үзгәртү-
Боле мәчете ― Ганада Боле шәһәрендә балчыктан ясалган мәчетләрнең берсе
-
Тамале шәһәре мәчете
-
Тамале шәһәрендә Әхмәдия мәчте
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ J. Gordon Melton, Martin Baumann. . — ISBN 1-57607-223-1.
- ↑ Field Listing :: Religions 2014 елның 12 май көнендә архивланган..cia.gov. Retrieved 29 December 2012.
- ↑ Калып:En2017 insamer.com 2020 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ 4,0 4,1 The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (August 9, 2012). әлеге чыганактан 2012-10-24 архивланды. August 14, 2012 тикшерелгән.
- ↑ Rapport 2012 елның 24 октябрь көнендә архивланган. du Pew Forum sur l'affiliation des musulmans dans le monde(ингл.)
- ↑ Калып:En Description 2009 елның 22 май көнендә архивланган. de l'islam chiite au Ghana par le site ImamReza
- ↑ Президент преподнес мусульманам 100 мешков продовольствия. islamnews.ru (2014-07-11). 2014-07-13 тикшерелгән.