Галина Кривошапко

дирижер, музыка педагогы (Якутск)

Галина Кривошапко, Гали́на Миха́йловна Кривоша́пко (1916 елның 17 июне, РИ, Акмола өлкәсе, Омск2013 елның 6 феврале, РФ, Саха Республикасы, Якутск) ― дирижёр, музыка педагогы, Якут АССРның халык (1957), РСФСРның атказанган (1958) артисты. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972). Саха (Якутия) Республикасының Мактаулы гражданы (2002).

Галина Кривошапко
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Галина Михайловна Кривошапко

Туу көне

17 июнь 1916(1916-06-17)

Туу урыны

Россия империясе, Акмола өлкәсе, Омск

Үлү көне

6 февраль 2013(2013-02-06) (96 яшь)

Үлү урыны

РФ, Саха Республикасы, Якутск

Эшчәнлек еллары

1937 ― 2001

Дәүләт

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

дирижёр

Бүләкләр

РСФСР атказанган артисты РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1916 елның 17 июнендә Акмола өлкәсенең административ үзәге Омск шәһәрендә туган. Әтисе аңа 4, әнисе 14 яшь булганда вафат булганнар. Музыка белән 10 яшеннән шөгыльләнә башлый. Әбисе Агафья Тихоновна Степанова тәрбиясендә калган кыз Омск музыка техникумының фортепиано бүлегенә укырга кергән[1].

1937 елдан ― Тимер юлчылар клубының пианисткасы, 1940―1941 елларда ― Омск өлкәсе Пионерлар һәм укучылар йортының хормейстеры.

1941 елның февралендә табиблар киңәше буенча (табиблар аның туберкулез белән авырганын ачыклаган) Якутскига күченә. Якутск радиокомитеты симфоник оркестрында пианистка, аннары сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры булып эшли. 1944 елның ноябреннән ― ВКП(б) әгъзасы[1].

1957 елның декабрендә Мәскәүдә узган Якут әдәбияты һәм сәнгате декадасының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры була.

1959 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен профессор Борис Хайкинның опера-симфоник дирижерлык классы буенча тәмамлый.

1959 елдан Якутск дәүләт музыкаль-драма театрының баш дирижеры. 1961 елда Якутиядә беренче тапкыр Чайковскийның «Аккош күле» балеты куела.

1965 елның октябреннән ― Якут АССР Милли тапшырулар корпорациясе симфоник оркестрының баш дирижеры, аннары ― дирижер-консультанты.

Саха халык эпосы олонхо «Җитез Ньургун Боотур» уникаль грамъязмасы булдыруны башлап йөрүче, оештыручысы һәм сәнгать җитәкчесе.

1970-елларда Галина Михайловна башлангычы белән Якутск дәүләт университеты (хәзерге М. К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты) каршында «Классик музыка сөючеләр клубы» оештырыла.

Аның Мәскәү, Ленинград, СССРның башка шәһәрләре, Зур театр, Ленинград филармониясенең академия оркестры симфоник оркестрлары белән чыгышлары Бөтенсоюз радиосының «алтын фондына» яздырып алынган.

Якут АССР Гостелерадиосының симфоник оркестры белән беренче тапкыр Моцартның барлык 41 симфониясен (кереш сүз белән) башкара.

Музыка белеме өлкәсендә бердәнбер теоретик хезмәт ― «Якут халкының музыка мәдәнияте» (рус. Музыкальная культура якутского народа) авторы. ЯАССР Гостелерадиосында радио һәм телевизион цикллар алып баручы. Берничә китап язган, шуларның берсе, «Пространство моей души» 2002 елда басылып чыккан.

2013 елның 6 февралендә вафат булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Якут АССРның халык артисты (1957)
  • РСФСРның атказанган артисты (1958)
  • РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972)
  • «Поляр Йолдыз» ордены (Саха Республикасы, 2011) – классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга, яшьләрне рухи һәм эстетик тәрбияләүгә керткән зур өлеше, күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[2][3]
  • Саха (Якутия) Республикасының П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе (1998)[4]
  • Саха (Якутия) Республикасының Мактаулы гражданы (2002)[4][5]

Шәхси тормышы үзгәртү

Беренче ире ― табиб-хирург Владимир Иванович Симкин. Хатыны белән Якутскига күченеп, бер ел үткәч, вафат булган, Омскида җирләнгән[1].
Икенче ире (1943 елдан) ― Захар Тюнгюрядов[d] (1915―1975), 1961―1975 елларда Якут АССР Милли китапханәсе директоры [6].

Хәтер үзгәртү

  • 2013 елның 16 декабрендә Саха Республикасы Президенты Саха (Якутия) филармониясенә Галина Кривошапко исемен бирү турында Указга кул куйган[7].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Пётр Докторов. Легендарная Галина Кривошапко была стойким коммунистом. Якутское отделение КПРФ.
  2. Официальный информационный портал Республики Саха (Якутия): Кавалеры Ордена Республики Саха (Якутия) «Полярная звезда» — список награждённых. әлеге чыганактан 2013-11-03 архивланды. 2014-01-17 тикшерелгән.
  3. Галина Кривошапко – кавалер ордена «Полярная звезда». Якутия 24. әлеге чыганактан 2014-02-01 архивланды. 2014-01-18 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Вечная память Кривошапко Галине Михайловне // sakhalife.ru. әлеге чыганактан 2014-02-01 архивланды. 2014-01-17 тикшерелгән.
  5. Официальный информационный портал Республики Саха (Якутия) — Почетные граждане Республики Саха (Якутия). әлеге чыганактан 2013-10-04 архивланды. 2014-01-17 тикшерелгән.
  6. Историческое здание Национальной библиотеки. Официальный сайт Artefact(рус.)
  7. Филармония Якутии отныне будет носить имя Галины Кривошапко. Регионы России.ru (2013-12-17).(үле сылтама)|bot=InternetArchiveBot}}

Сылтамалар үзгәртү