Газифә Хәсәншина

Газифә Хәсәншина (Газифә (Газыйдә[1]) Хәсән кызы Хәсәншина, 25 гыйнвар 1915(1915-01-25), Нарат-Елга, Мөслим вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе1986, Азнакай, Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Татарстан АССРның Азнакай районы үзәк район хастаханәсе табибы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1969).

Газифә Хәсәншина
Туган 25 гыйнвар 1915(1915-01-25)
Нарат-Елга, Мөслим вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1986
Азнакай, Азнакай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

1915 елның 25 гыйнварында хәзерге Чистай районы Нарат-Елга авылында крестьян гаиләсендә туа. Килеп чыгышы буенча - татар.

1936 елда Казан медицина институтын тәмамлый. Татнаркоминистрлык боерыгы белән Азнакай районына табиб-педиатр сыйфатында җибәрелә. Сәпәй участок хастаханәсендә эшли башлый. Соңрак Еврей автономияле өлкәсенә китә, анда хастаханәдә эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка алына.

1947 елда туган ягына кайта һәм Сәпәй хастаханәсендә эшләвен дәвам итә. 1954 елда Азнакай район хастаханәсенә бала тудыру бүлеге мөдире итеп күчерелә. Күп еллар районда бердәнбер акушер-гинеколог була. Югары квалификацияле табиб булып эшли, гинекология һәм акушерлык операцияләренең киң диапазонына ия була. Аның инициативасы буенча районның акушерлык-гинекология учреждениеләре практикасына диагностиканың һәм дәвалауның заманча алымнары кертелә. Районның акушерлык-гинекология хезмәте белән җитәкчелек итүне оста башкара, шул рәвешле халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын яхшыртуга ирешә.

Аның эшчәнлеге бүләкләү кәгазе белән билгеләп үтелде, анда болай диелгән: «32 еллык табиблык эшчәнлегенең 25 елы Азнакай районы халкына акушерлык-гинекология ярдәменең сыйфатын һәм культурасын яхшыртуга бирелгән. Йөклелекне исәпкә алу 1959 елда 35% тан 1968 елда 77% ка кадәр арткан. Соңгы 10 елда районда аналар үлеме очраклары юк. Яңа туган балаларның үлүе авыл буенча 1000 туганга 9,4-тән һәм шәһәр буенча 14,0-дән авыл буенча 4,1-гә кадәр һәм 1967 елда шәһәр буенча 10,0-кә кадәр кимегән».

Яшь табиблар белән үз тәҗрибәләре белән һәрвакыт теләп уртаклаша, урта медицина персоналын әзерләү буенча зур эш алып бара. Соңгы елларда гына да пенсиягә китәр алдыннан 50 квалификацияле акушерка әзерләгән.

СССР Югары Советы Президиумының 1969 елның 4 февралендәге карары белән совет кешесенең сәламәтлеген саклау өлкәсендәге зур казанышлары өчен Хәсәншина Газифә Хәсән кызына Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

1972 елда пенсиягә чыкканчы хастаханәдә эшли. Берничә тапкыр халык депутатларының авыл һәм район советлары депутаты итеп сайлана. Азнакай шәһәрендә яшгән. 1986 елда вафат була.

Шулай ук гомерендә күп кенә медальләр, «Сәламәтлек саклау отличнигы» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнгән, Татарстан АССРның атказанган табибы булган.

Хәтер үзгәртү

Аның хөрмәтенә Азнакай шәһәре район хастаханәсе бинасында мемориаль такта куелды.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 258нче биттә

Чыганаклар үзгәртү

  • Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. Казань, 2003
  • Исмагилов И. Герои татарского народа. Казань, 2006
  • Кузьмин М. К. Учёные-медики — Герои Социалистического Труда. Москва, 1988.
  • Наградной лист
  • Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. Москва, 2006

Сылтамалар үзгәртү