Абд ар-Рахман ибн Мөэмин
Абд ар-Рахман ибн Мөэмин яки Габдерахман ибн Мөэмин, Абд ар-Рахман ибн Мөэмин әмир (عبدالرحمن ابن مؤمن, tat.lat. Abd ar-Raxman ibn Mö'min(үле сылтама)) (X гасыр — 1006 ел, Болгар шәһәре) — Идел буе Болгары хәкиме, Мөэмин ибн Әхмәд әмир улы.
Абд ар-Рахман ибн Мөэмин عبدالرحمن ابن مؤمن | |
---|---|
Туган телдә исем | Абд ар-Рахман ибн Мөэмин |
Туган | X гасыр Болгар шәһәре |
Үлгән | 1006 ел Болгар шәһәре |
Милләт | болгар |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | сәясәтче, гаскәри |
Ата-ана |
|
Абд ар-Рахман ибн Мөэмин хәкимлеге чорында Идел буе Болгары дәүләте Болгар шәһәре тирәсендә үзәкләштерелә.
Болгар-Рус мөнәсәбәтләре яхшыртуы
үзгәртүБолгар-Рус мөнәсәбәтләре яхшыртыла, хәтта берничә чыганак буенча Киев Русе кенәзе Владимир-1 Абд ар-Рахман ибн Мөэмин кызына өйләнә, бу гаиләсендә мәшһүр Изге Борис һәм Глеб туалар. Шулай итеп Святополк Мәлгун (Окаянный) тарафыннан үтерелгән Владимир-1 уллары Борис һәм Глеб — Абд ар-Рахман ибн Мөэмин нәселеннән дә булган.
Болгар-Рус мөнәсәбәтләре яхшыртудан соң (985 елдан), соң болгар-рус сәүдәсе киңәеп китә, шуңа күрә Абд ар-Рахман ибн Мөэмин Идел буе Болгары дәүләте төньяк-көнбатышында яңа сәүдә (соңрак хәрби дә) үзәге нигез салган — Казан шәһәре. Кайбер чыганак буенча Әхмәд ибн Җәгъфәр әмирен Хасан (Казан) да атыйлар һәм Казан шәһәре нигез салуы боерыгы белән бәйлиләр (940—950 елларда), ләкин бу турында капма-каршы фикерләр бар: теге вакытта анда кече көймәләр торуы ноктасы гына булуы ихтимал. Абд ар-Рахман ибн Мөэмин хәкимлеге чорында (980—1006) анда чын сәүдә шәһәрчеге килеп чыга. Шулай итеп, Казан шәһәре башта кече сәүдә факториясе буларак болгарлар көнбатыш дәүләтләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләрендә катнашкан. Казан Кирмәнендә үткәргән казу эшләре Казан шәһәре 1000 ел тирәсендә сәүдә үзәге булганлыгын исбатлады (керамика, чүлмәкләр, савыт-саба, тәңкәләр).
Абд ар-Рахман ибн Мөэмин исеме белән Болгар шәһәрендә дирһәмнәре сугылган (997/998)[1].
Хәтирә
үзгәртү2005 елда Казан шәһәрендә Казанның меңьеллыгы бәйрәме үткәрде. Казанга күп кунаклар килде, Россия президенты, БДБ президентлары килделәр. Россия, Татарстан, Казакъстан президентлары — Владимир Путин, Минтимер Шәймиев, Нурсолтан Назарбаев Казан метросы ачылу тантанасында катнашты. Күп Казан тарихи биналары Казанның меңьеллыгына яңадан торгызылган иде[2].
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.