Габделкәрим Кәримов

Габделкәрим Кәримов, Габделкәрим Мигралим улы Кәримов (1986 елның 11 сентябре, ССРБ, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк) — Казакъстанның эстрада җырчысы, поп-җырчы K-Rim. Казакъстанның «X-Фактор» музыкаль телешоуы финалчысы. Иҗатында Европа поп-музыкасы белән Көнчыгыш мотивлары үрелеп бара.

Габделкәрим Кәримов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Габделкәрим Мигралим улы Кәримов

Туу көне

11 сентябрь 1986(1986-09-11) (37 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Кемерово өлкәсе, Новокузнецк

Эшчәнлек еллары

2010х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

поп, евро-поп, көнчыгыш музыкасы

Псевдонимнар

K-Rim

Коллективлар

Eurostar Entertainment

Хезмәттәшлек

Xit production

Бүләкләр

Eurasian Music Award (2013)

abdulkarim_karim

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«X-Фактор» телешоуында. 2010

1986 елның 11 сентябрендә Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә татар-ингуш гаиләсендә туган. 3 яшендә гаиләсе Алма-Атага күченә. 11 яшеннән футбол белән һөнәри нигездә шөгыльләнә, «Кайрат» ФКның юниорлар командасы өчен чыгыш ясый. Алматыда урта мәктәпне, «психолог» белгечлеге буенча Алматы дәүләт педагогика университетын (каз. Абай атындағы Қазақ ұлттық педагогика университеті) тәмамлаган (2010).

Иҗаты үзгәртү

Г. Кәримовның исеме Казакъстанда узган «X-Фактор» (kk) шоуында катнашып, финалга чыккач, билгеле була[1]. Әлеге проектта катнашканнан соң, Мәскәүдә дебют соло альбомын яздыра. 2011 елда Xit production продюсерлык үзәге белән контракт төзи, студиядә эшли башлый.

Студиядә яздырган беренче композициясе — «Дала җилләре белән» (рус. Ветрами пустынными). Әлеге җырның клибы 2012 ел башына әзер була. 2012 елдан Eurostar Entertainment халыкара концерт агентлыгының Казакъстан бүлекчәсендә эшли.

Репертуар үзгәртү

Урысча, инглизчә, казакъча башкарган «Странник», «Ветрами пустынными», Lady, Dream of My Life, «Потерянный рай», «Ты для меня», «Гашык журек» исемле композицияләре белән танылу ала. Күп җырларга көйне үзе яза.

Дискография үзгәртү

  • «Странник»
  • «Ветрами пустынными»
  • «Лейла»
  • «Навсегда»
  • «Никому тебя я не отдам»
  • «Комета»
  • «Если будешь рядом»
  • «Анашым»
  • «Снова вижу тебя»
  • «В океанах слёз»
  • «Dream of my life»
  • «Волна»
  • «Пилигрим»
  • «Скорпионы»
  • «Ангел»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2012 — Eurasian Music Award — «тамашачылар мәхәббәте призы»[2].
  • 2013 — Eurasian Music Award — «Иң яхшы җыр» номинациясе җиңүчесе[3].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү