Габбәс Мөхәммәтшин

Габбәс Мөхәммәтшин, Габбәс Нурулла улы Мөхәммәтшин (1935 елның 9 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яңа Писмән районы, Кирлегәч2019 елның 12 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — Татарстанның хуҗалык һәм мәдәният эшлеклесе, ТАССР атказанган төзүчесе, ТАССР (ТР) мәдәният министры урынбасары (1989-1997). Казанда «Әлмәт якташлыгы» җәмгыяте рәисе[1].

Габбәс Мөхәммәтшин
Туган телдә исем Габбәс Нурулла улы Мөхәммәтшин
Туган 9 май 1935(1935-05-09)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яңа Писмән районы, Кирлегәч
Үлгән 12 гыйнвар 2019(2019-01-12) (83 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре төзүче, завод директоры, министр урынбасары
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган төзүчесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1935 елның 9 маенда Татарстан АССР Яңа Писмән районы (1955 елдан Лениногорск районы) Кирлегәч авылында туган. Иркутскида хәрби техниклар мәктәбен (техникум) тәмамлаган (1954). 19541956 елларда хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1954 елда Ерак Көнчыгыш тимер юлы махсус конторасында төзелеш мастеры.

19561957 елларда Ерак Көнчыгыш тимер юлының Владивосток дистанциясе төзелеш мастеры.

19571978 елларда Әлмәтнең «Татнефтестрой» берләшмәсе Тимер-бетон эшләнмәләр заводы (рус. завод ЖБИ): өлкән мастер, цех башлыгы, җитештерү-техник бүлек башлыгы, өлкән инженер, завод директоры.

19781980 елларда Лиепая (Латвия) төзелеш материаллары комбинаты директоры.

19801987 елларда Әлмәтнең йортлар төзү комбинаты башлыгы. 1982 елда ул җитәкләгән йортлар төзү комбинаты рекордлы күләмдә (75 539 квадрат метр) йортлар җиткерә. 5 катлы йортлар белән бергә 9 катлы йортлар салуга керешә.

19871989 елларда Казанның «Татжилгражданстрой» тресты баш инженеры. Сөембикә манарасын сипләү эшендә турыдан-туры катнаша.

1989 елның сентябреннән 1997 елның декабренә кадәр ТАССР (1991 елдан Татарстан) мәдәният министры урынбасары.

2019 елның 12 гыйнварында 83 яшендә вафат.

Китабы үзгәртү

  1. Семь ступеней минарета Сююмбеки: Историко-публицистический очерк о древнейшем архитектурном памятнике на территории Казанского Кремля (XVI-XX вв.). Казань: Дом печати, 2003. ISBN 5-94259-050-8[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү