Вьетнамда ислам

Вьетнамда ислам (вьетн. Hồi giáo tại Việt Nam ) — Вьетнам территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Вьетнам халкының (97 млн 338 мең кеше) 0,10 % ы (96 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Илнең икенче зур шәһәре Хошиминда мөселманнарның 9 % ы яши, анда 5 мәчет төзелгән[2]. Мөселманнарның күпчелеге чам(ингл.) милләтеннән, сөнниләр.

Хошимин җәмигъ мәчете. Беренче катында ир-балалар өчен мәктәп, икенче катында намаз уку бүлмәсе урнашкан

ТарихҮзгәртү

 
Көньяк-Көнчыгыш Азиядә Чам халкы урнашу картасы

Ислам диненең өченче хәлифәсе Госман ибн Гаффан, 650 елда Вьетнамга һәм Кытайга беренче рәсми мөселман илчесен җибәргән.

XXI гасырларда гарәп диңгезче-сәүдәгәрләре Кытайга бару юлында Чампа(ингл.) корольлеге яр буйларында да туктаган.

1471 елда Чампа корольлеге җимерелгәч, чамнарның Малакка солтанлыгы(ингл.) белән элемтәләре көчәя. Әмма XVII гасыр уртасына кадәр чамнар арасында ислам киң таралыш алмаган.

XIX гасыр урталарында күп кенә мөселман-чамнар Камбоджадан күчеп килгән һәм Меконг дельталары районында урнашкан.

XX гасыр башында Малайзия мөселманнары чамнарга ныграк йогынты ясый башлый; дини басмалар да Малайзиядән кертелә, малайзияле руханилар малай телендә(ингл.) мәчетләрдә вәгазьләр укый, кайбер чамнар Малайзия мәдрәсәләрендә ислам динен өйрәнә. Меконг дельтасында шулай ук Малайзия мөселманнары барлыкка килә[3].

1832 елда Вьетнам императоры Минг Манг (Minh Mang) Чампа корольлеген басып ала. Чам мөселман лидеры Кятиб Сума (Katip Suma) Вьетнамга каршы җиһад игълан иткән. Вьетнамлылар, чам мәдәниятен җимерергә теләп, мөселман чамнарны дуңгыз һәм кәлтә ите, һинд динендәге чамнарны сыер ите ашарга мәбүр иткәннәр[4].

19551975 еллардагы Вьетнам сугышы вакытында мөселман подполковнигы Лес Касыйм (Les Kosem) җитәкчелегендә Чамны азат итү фронты (Front de Liberation du Champa, FLC) төзелә.

 
Чамны азат итү фронты байрагы

1976 елда Вьетнам Социалистик Республикасы төзелгәч, 55 000 мөселман Малайзиягә күчеп китә. 1750 кешене качак сыйфатында Йәмән ккабул иткән.

1985 елда Хошимин мөселман җәмгыяте 10 мең кешедән тора һәм этник яктан төрле була: чамнардан тыш, анда Индонезия, Малайзия, Бангладеш, Пакистан, Йәмән, Оман һәм Төньяк Африка вәкилләре дә була.

Зурлыгы буенча икенче урындагы Вьетнам мәчете 2006 елның гыйнварында Сюань-Луда, Дун-Най провинциясендә ачылган; аны төзү өлешчә Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре иганәләре хисабына финансланган.

Вьетнамда иң зур (1200 кешене сыйдыра) яңа мәчет — Каһраманнар Рәхмәт мәчете Анзянг провинциясендә 2017 елда Төркия бизнесмены Талип Каһраман (Talip Kahraman) акчасына ачыла[5].

Хошимин шәһәренең мөселман вәкиллекле комитетына 1991 елда җиде әгъза составында нигез салына; шундый ук орган 2004 елда Анзянг провинциясендә оештырыла.

Мөселман чамнарҮзгәртү

 
Мөселман чамнар

Вьетнамда Ислам — ул, барыннан да элек, милли азчылык булган Чам халкының дине. Вьетнамдагы мөселманнарның өчтән бер өлеше башка этник төркемнәргә (кхмер, малайзияле, минанг, вьет, кытай (хоа) һәм гарәп) караучы җәмгыятьләргә берләшкән.

Чамнар күп гасырлар башка мөселман дөньясыннан изоляциядә яшәүгә карамастан, үзләрен мөселман дип саный. Алар җомга көннәрендә генә намаз укый һәм Рамазанны өч көн бәйрәм итә. Сөннәткә утырту символик рәвештә башкарыла: сөннәтче кулына уенчык пычак тоып, кисү ишарәсе ясый.

2005 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Вьетнамда 66 мең (1999 елда 63 мең) мөселман булган. Мөселманнарның 77 % ы Көньяк-көнчыгыш төбәктә, 34 % ы — Ниньтхун провинциясендә, 24 % ы — Биньтхун провинциясендә һәм 9 % ы — Хошимин шәһәрендә; тагын 22 % ы Меконг дельтасы районында, нигездә, Анзянг провинциясендә яши. Ниньтхун провинциясендә (анда Вьетнамдагы чамнарның күп өлеше яши) 22 меңгә якын мөселман чам гомер итә.

Чамнарның тормыш-көнкүреше, этник вьетнамлылар белән чагыштырганда, күпкә сыйфатсызрак, аларга чиста су һәм электр энергиясе җитми, алар балчык йортларда яши. Җирле ветнамлылар аларның җирләренә басып керә. Чам мөселман әйдәманнарның халыкара оешмаларга чам халкына бәйсезлек сорап мөрәҗәгать итүләре җавапсыз кала.

ФотогалереяҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү