Виктор Янукович

Виктор Фёдор улы Янукович (укр. Віктор Федорович Янукович) — Украинаның сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, дүртенче президенты (2010 елның 25 февраленнән). 2014 елның 22 февралендә Хакимиятне басып алган Евромәйдан көчләре Януковичка импичмент белдерде, ләкин Россия шушы импичмент канунсыз булып саный, ә Янукович - кануни президент булып таный.

Виктор Янукович
Туган телдә исем Віктор Федорович Янукович
Туган 9 июль 1950(1950-07-09) (74 яшь)
Енакиеве, Донецк өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР[1]
Милләт украин
Ватандашлыгы Украина байрагы Украина
Әлма-матер Донецк милли техника университеты[d] һәм Украина дәүләт финанс һәм халыкара сәүдә университеты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Төбәкләр фиркасе[d]
Җефет Людмила Янукович
Балалар Александр һәм Виктор
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] (2000)
Гыйльми исем: профессор

 Виктор Янукович Викиҗыентыкта

Төбәкләр фиркасе башлыгы, 20022005 һәм 20062007 елларда Украина премьер-министры вазифаларын башкара.

Кайбер чыганаклар буенча нәселе липка татарларына барып тоташа[2], фамилиясе "янык" (русча гарь, пепелище) яки "җан, ян" татар сүзләреннән килеп чыккан. . Яшь чагында ике тапкыр җинаять җаваплылыгына тартыла.

Хакимлекне югалту тарихы

үзгәртү
Төп мәкалә: Евромәйдан

2013 елның декабрь аенда Янукович Европа Берлеге белән Ассоциациягә керергә баш тарта. Көнбатыш яклы сәяси көчләр, аеруча көнбатыш украиналылар Киев шәһәрендә чуалышлар, хакимият белән ризасызлыкны - "Мәйдан"ны - оештыралар. Баш күтәрүчеләр арасында күп радикаль төркемнәр, шул исәптән украин милләтчеләре "Уң бүлек" (правий сектор) сугышчан оешмасы катнашалар. Вакыйгалар Украинада Янукович сәясәте аркасында килеп чыккан кыен икътисади һәм сәяси кризис фонында уза.

18-21 февральдә чуалышлар иң биек ноктага җитә, Киевта корал кулланыла башлый. Нәтиҗәдә 82 кеше вафат була (70 мәйданчы, 12 «Беркут»чы). Киев каласында озак (көз һәм кыш буе) барган чуалышлар 2014 елның 18 февралендә милициянең корал кулланып, күпсанлы оппозиция яклы кешеләрнең һәлак булуы белән тәмамлана. Канлы низаг Россия җитәкчелеге «көч кулланырга» киңәш биргәннән соң башлана.[3] 18-21 февральдә чуалышлар иң биек ноктага җитә. Нәтиҗәдә 82 кеше вафат була (70 мәйданчы, 12 «Беркут»чы).

Янукович белән оппозиция җитәкчеләре килешү төзи, ул килешү буенча «мәйданчылар»га каршы ут ачкан көч структуралары Киевтан чыгарылды, алмашка Янукович вакытыннан алда үткәреләсе, 2014 елның ахырына билегеләнгән президент сайлауларына кадәр вазифасында калырга мөмкинлеге бирелде. 21 февральдә, «мәйданчылар» кулына төшүдән куркып, Янукович вазифасын бушату турында белдермичә генә Киевтан Харьковка кача. 22 февральдә Украина парламенты — Югары рада президент В. Януковичка конституцион күпчелек белән импичмент белдерә. Конституция буенча Дәүләт Радасына Украина президентына импичмент белдерү иреге бирелсә дә, бу турыда махсус канун эшләнмәде. Бу юридик буталчыкка таянып Россия бу процедураны канунсыз итеп таныды.[4]

Россиядәге тормышы

үзгәртү

Австрия һәм Швейцария Януковичның һәм улының акча счетларын «катырдылар». Берникадәр вакыт югалып торганнан соң, Янукович Россиянең Дондагы Ростов каласында пәйда булып, 28 февральдә шунда пресс-конференция үткәреп, үзен кануни президент булуын белдерә.

6 март көнне килгән хәбәрләр буенча, Янукович инфаркт диагнозы белән хастаханәгә яткырылды. Хәле авыр булуы турында әйтелә.[5] Ләкин бу мәгълүмат дөрес түгел булып чыга, бу турыда Янукович 11 мартта Дондагы Ростов каласында яңа пресс-конференциясендә белдерү ясый һәм яңа хакимиятне канунсыз, конституцион булмаган түнтәрелеш нәтиҗәсендә хакимияткә килгәненә һәм ватандашлар сугышын кабызып җибәргәненә гаепли.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү