Википедия:Марафоннар/Азия ае/2016/Катнашучыларга
Викимарафон | Катнашучыларга |
|
ММЧ һәм социаль челтәрләрдә |
Кагыйдәләр
үзгәртү- Чарага теркәлгән (теркәлү турында) бар кулланучылар кертелә.
- Марафонга түбәндәге таләпләренә туры килүче мәкаләләр кертелә:
- Мәкалә сезнең тарафыгыздан 2016 елның 1 ноябрь 0:00 белән 2016 елның 30 ноябрь 23:59 (UTC) вакытлары арасында яңа булдырылган.
- Мәкаләдә кимендә 3000 байт һәм 300 сүз булырга тиеш.
- Мәкалә әһәмиятлелек мәсләгенә туры килергә тиеш.
- Мәкаләдә абруйлы чыганаклар китерелергә тиеш.
- Мәкалә татарча язылырга тиеш (татар рәсми кирил яки латин әлифбасында), санак ярдәмендә тәрҗемәсе (мәсәлән "Яндекс-тәрҗемәче хезмәте") кертелми.
- Мәкаләдә тәнкыйтьләүче калыплар - (мәсәлән, {{орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} булмаска тиеш.
- Мәкалә гади исемлек булмаска тиеш.
- Мәкалә мәгълүматка ия булырга тиеш.
- Мәкалә Авторлык хокукларын бозмаска тиеш.
- 4 квалификацион мәкалә язган катнашучыга 1 открытка, 15 мәкалә язганнарга тагын берәве, лидерлар 30 мәкалә чиген узган чакта — бүлектә ике «Азия илчесе» билгеләнәчәк.
Искәрмә: Бар катнашучы бүлекләрдә дә шул тел сөйләшелгән берәр Азия иленә бәйле темаларга багышланган мәкаләләр Викимарафон зачётына кабул ителми.
Кертемне бәяләү
үзгәртү- Бәйге җәдвәленә аның чикләрендә язган мәкаләгезне фәкать үзегез генә кертә аласыз.
- ТатВики бәйге җәдвәленә яңа мәкаләләрне кертү өчен:
- үз хисап язмагыз белән бәяләү системасына керәсез (Log in, югары уң почмакта)
- мәкаләне теркәү сессияне ачасыз (Submit).
- мәкалә исемен күрсәткәч, мәглүматны бәяләү системасына кертүне һәм раслауны адым-адым башкарасыз (Next һәм башка зәңгәр төймәләр)
- Кагыйдәләргә туры килүен жюри әгъзалары билгели (Judge).
Бәйгенең ТатВики өлешендә катнашучылар исемлеге
үзгәртүКалыплар
үзгәртү- Катнашучыларга үз шәхси битләренә махсус {{User Asian Month}} катнашучы өлгесен урнаштырулары тәкъдим ителә.
- Һәр язылган мәкаләнең бәхәс битенә {{Азия ае}} калыбының урнаштырылуы сорала.